+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 апрель 2023, 08:00

Рөстәмне чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!

Кичә ул Мәскәүдә мәртәбәле чарада катнашты. 

Рөстәмне чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!
Рөстәмне чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!
Рөстәм Нәбиевның бик яхшы блогер булуын беләбез. Ул дусларын үзенең яңалыклары белән таныштырып бара.

Дөньядагы иң биек тауларны яулавын да блоглары аша күрәбез. Рөстәм - дөньяда кулларында тауларга күтәрелгән беренче кеше.

Кичә ул Мәскәүдә үткән мәртәбәле «PERSONO года 2023» премиясен тапшыру тантанасына чакырылды һәм илдә "иң мотивацияли торган блог" өчен бүләкләнде.
 
Бу ел саен үткәрелә торган зур күләмле вакыйга, анда төрле эшчәнлек өлкәләреннән күренекле шәхесләр : эшкуарлар, шоу-бизнес йолдызлары, табиблар, рестораторлар һәм башкалар җыела.
 
Премия Бөтендөнья интеллектуаль милек көненә багышланган. Анда җәмгыять, инновацион технологияләр, мәдәният, икътисад үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне үз хезмәтләре һәм һөнәри казанышлары өчен бүләкләделәр.  
 
Бу - Рөстәмнең чираттагы җиңүе. Котлыйбыз!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: