Хәзер инде ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабыргасы сынуы турында хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, берничә көн буе аның гәүдәсенең ян ягы авыртып йөргән, ул аңа игътибар итеп тормаган, авыртуга түзгән, чыдар хәле калмагач кына дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аңа күңелсез хәбәр җиткергән.
«Тикшерү нәтиҗәләре мине шаккаттырды», – дип язган Рөстәм Нәбиев.
Блогер буларак та танылган Рөстәм бу елны сәламәтлеген ныгытырга теләве һәм өч катлаулы операция ясатырга җыенуы турында да хәбәр иткән иде.
Фото: социаль челтәрләр