

Зыятдин Камалиның исеме Ислам һәм татар дөньясында киң билгеле. Быел ХХ гасырның бөек дин белгече һәм мәгърифәтчесе Зыя Камалиның тууына 150 ел тула. Шушы уңайдан “Башкортстан туган якны өйрәнүчеләр берлеге”нең мактаулы әгъзасы, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Юрий Ергин белән билгеле шәхеснең тормыш юлы һәм дин-мәгърифәт эшчәнлеге турында әңгәмәләштек.
– 10 ел элек “Башкортстанның педагогик журналы”нда Сезнең “Зыя Камали – “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы: фаҗигале 30нчы еллар” дигән мәкаләгез дөнья күрде. Пәрвәзетдин Камалетдинов 1873 елның 8 декабрендә Уфа өязе Кара-Якуп волостеның Келәш авылында күпбалалы ярлы гаиләдә туган. Ни өчен Зыя Камали Сезне кызыксындырды?
– 1997 елда Казанда “Иман” нәшриятында басылган күләме буенча кечкенә (барлыгы 50 бит), әмма эчтәлеге буенча саллы булган “Зыя Камали: фикер иясе, мәгърифәтче, дин эшлеклесе” дип аталган китап белән таныштым. Ул вакытсыз вафат булган Т. Р. Камалов (1964-95) тарафыннан язылган. Китабында ул Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәтендә сакланган “Камалетдинов Зыятдин эше”нә сылтана. Әмма билгесез сәбәпләр белән әлеге тикшерү эшеннән документлар, Зыя Камалиның 1956 елда аклау датасыннан тыш, үзе тарафыннан кулланылмаган. Сез югарыда атаган журналда басылган мәкаләмдә мин бу бушлыкны өлешчә булса да тулыландыруны максат итеп куйдым.
– Пәрвәзетдин Камалетдиновның язмышы турында сөйләп үтсәгезче?
– Ул 6 яшеннән урындагы муллада сабак ала башлый. Арытаба укуга сәләтле, тырыш малай белем алуын Уфада “Усмания” мәдрәсәсендә дәвам итә, аны тәмамлаганнан соң, 1898 елда Уфа мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына Истанбулга укырга җибәрелә, шуннан соң тиздән Каһирәгә күчә. Анда ул “Әл-Әзһәр” университетында танылган дин белгече-реформатор Мөхәммәт Аббуда (1845-1905) белем ала башлый. Укытучысы йогынтысында Пәрвәзетдин үзен фәнгә һәм мәгърифәтчелеккә багышларга карар итә, Аббу киңәше буенча исемен Зыяга үзгәртә (Зыятдин гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә – “нур, иман яктысы” дигәнне аңлата).
– Мисырдан Уфага кайткач, Пәрвәзетдин Камалетдиновны нинди язмыш көтә?
– 1904 елда Уфага кайткач, Зыя Камали күпмедер вакыт “Усмания” мәдрәсәсендә философия фәнен һәм Коръән укыта. 1906 елдан Уфада нәшер ителүче “Мөселман дөньясы” гәзитендә мәкаләләрен бастыра башлый, гәзитнең мөхәрририят әгъзасы һәм хәтта аның аерым чыгарылышларының мөхәррире була. 1906 елның октябрендә Зыя Камали яңа укыту ысулы кулланылган “Галия” мәдрәсәсенә нигез сала, ул Русиядә мөселманнарның беренче югары уку йорты була. 1908 елда ул Уфаның Икенче җәмигъ мәчете имамы итеп билгеләнә, бу аңа “Галия” мәдрәсәсенең рәсми җитәкчесе булырга мөмкинлек бирә. 1915 елда Зыя Камали төбәктә мөселман хатын-кызлары өчен педагогик юнәлешле беренче югары учреждение – “Әнәсия”не ача.
– Зыя Камалиның фәлсәфи мирасы турында сөйләп нәрсәләр әйтер идегез?
– Ул әле дә аз өйрәнелгән. Аның эшләренең тулы исемлеге дә билгеле түгел, чөнки аларның күбесе басылмый калган. 1909 елда Зыя Камали Уфада “Шәрык” (Көнчыгыш) нәшриятында үзенең төп хезмәте – “Ислам фәлсәфәсе”нең дүртенче өлешен – “Дини хезмәт фәлсәфәсе”н бастыра. Бу Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә зур кызыксыну тудыра. Арытаба бу хезмәтнең беренче һәм икенче өлешләре, “Иман фәлсәфәсе” исеме астында чыккан, “Аллаһның гаделлеге” (Уфа, 1910) һәм “Дини тәдбирләр” (Уфа, 1913) беренче өлешләренә кушымталары дөнья күрә. Кискен публицистик стильдә язылган бу хезмәтләрендә Зыя Камали киң аудитория өчен аңлаешлы татар телендә Исламны модернизацияләү, аның тәгълиматларын заманча фән һәм мәдәният белән берләштерү идеяләрен бәян итә.
Беренчеләрдән булып Зыя Камали татар теленә мөселманнарның төп изге китабы – Коръәнне, Мөхәммәд пәйгамбәрнең вәгазьләр язмасын тәрҗемә итә. Әмма консерватив руханиларның каршылыклы карашы бу ике томлы хезмәткә дөнья күрергә мөмкинлек бирми. Зыя Камалиның башка хезмәтләре дә басылмый кала. Мәсәлән: “Коръәннең чын юлы”, “Безнең рухи мәктәпләр – мәдрәсә һәм мәктәп” һәм “Ислам фәлсәфәсе”нең өченче өлеше, нигездә мөселман юриспруденциясе мәсьәләләренә кагыла. Күрәсең, Зыя Камали язган “Дин тарихы” да югалган.
– 1917 елның Февраль һәм Октябрь революцияләре арасында Зыя Камалиның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
– 1917 елның Февраль һәм Октябрь революцияләре арасындагы чорда Зыя Камали сәяси тормышта актив катнаша: Мөселман руханилары берлеге әгъзасы итеп сайлана (Уфа, 1917 елның марты), Беренче Бөтенрусия мөселманнар съезды (Мәскәү, 1917 елның мае), Эчке Русия һәм Себер мөселманнары Милли Җыелышы (Уфа, ноябрь, 1917 – гыйнвар, 1918) эшендә катнаша.
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Русиядә тулысынча урнашкан яңа сәяси режим шартларында Зыя Камали акрынлап актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлектән читкә китә башлый. Шуңа карамастан, 1923 елда ул Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте казые итеп сайлана, аның җитәкчесе мөфти Риза Фәхретдинов була.
– Зыя Камалиның Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте белән хезмәттәшлеге турында нәрсә билгеле?
– 1924-28 елларда Үзәк диния нәзарәте Уфада дини-әхлакый һәм фәлсәфи җыентык “Ислам маджаләсе”н (Ислам җыентыгын) бастыра. Аның мөхәррире казый Кәшәфетдин Тәрҗеманов була. Нәкъ менә шушы җыентык битләрендә Зыя Камали мөселман космологиясе, Исламның фәнгә мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча үзенең төп идеяләрен, революциягә кадәр елларда барлыкка килгән һәм язылган, әмма басылмаган “Хәликәт галәм вә хәликәт бәшәр” (“Галәмнең һәм кешелекнең барлыкка килүе”) китабының эчтәлеген тәшкил иткән фикерләрен бәян итә башлый. Бу әсәрнең идеяләре 1924-30 елларда вакытлы матбугат битләрендә Зыя Камали исеме астында барлыкка килгән радикаль-модернист характердагы басмаларның асылын тәшкил итә: болар – Кыямәт көненә, оҗмах, тәмугка ышану, “изгеләрнең” могҗизалы гамәлләре, фәнни хакыйкатьләрне, социаль һәм техник яңалыкларны турыдан-туры Коръәннән чыгару. Әмма Зыя Камалиның Ислам тәгълиматларын “социальләштерү” буенча омтылышлары ул вакытта Совет Русиясендә инде тулысынча формалашкан тоталитар режим шартларында аны коткара алмый.
– Ни өчен 1936 елда Зыя Камали СССР Эчке эшләр Халык комиссариаты органнары тарафыннан кулга алына?
– 1936 елның апрелендә мөфти Риза Фәхретдинов вафат була. Ул вакытта Үзәк диния нәзарәте, чынлыкта исә, дини мөселманнарга һәм мөселман руханиларына һөҗүм иткән сәяси репрессияләрнең ярсулы океанында ялгыз утрау булып кала. Риза Фәхретдиновның вафатыннан соң бер атнадан Мәскәүдә СССР Эчке эшләр Халык комиссариаты органнары тарафыннан ”Үзәк диния нәзарәте җитәкчеләренең яшерен килешүе турында эш” кузгатыла. Гаепләүнең асылы түбәндәгечә: мөфти урынбасары казый Кәшәфетдин Тәрҗеманов Диния нәзарәтенең башка җитәкчеләре белән бергә (Зыя Камалетдинов нәкъ шундый билгеләмә белән кулга алына) мөселман халкының дингә ышанган өлеше арасында дин өлкәсендә дәүләт сәясәтенә карата ризасызлык тудыру максатында аны ябу турында карар кабул итә: дингә ышанучыларны Совет властена каршы чыгару. Барлыгы 25 кеше кулга алына, аларның күпчелегенең Үзәк диния нәзарәтенә бернинди дә катнашы булмый: алар Тәрҗемановның Мәскәү, Казан, Пермь һәм Ташкентта яшәүче яхшы танышлары даирәсенә керә. Тикшерү барышында кулга алынганнарны өстәмә рәвештә Кытай, Япония, Германия һәм Финляндиядәге татар эмиграциясе белән бәйләнештә булуда гаеплиләр.
1938 елның гыйнварында Мәскәүдә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе барлык кулга алынганнарны 5-10 елга иркеннән мәхрүм итә һәм РСФСР Җинаять кодексының 58-4 һәм 58-10 статьялары буенча биш елга хокукларыннан мәхрүм итә. Тәрҗеманов – 10, Камалетдинов 7 елга иркеннән мәхрүм ителәләр. Зыя Камали Беломор-Балтыйк комбинаты Киров тимер юлының Медвежья Гора станциясендә НКВД холык төзәтү-хезмәт лагеренда җәзасын үти.
– Зыя Камалига каршы икенче җинаять эше кузгатылу турында сөйләп үтсәгез иде.
– 1938 елның көзендә, Башкорт АССРы Эчке эшләр Халык комиссариатының 3нче Дәүләт иминлеге бүлегенә Тәрҗеманов һәм Камалетдиновны “Башкортстан, Татарстан һәм Советлар Союзының башка өлкәләрендә контрреволюцион, исламистик баш күтәрүче оешма булдыруда һәм Ак эмигрантлар, контрреволюцион оешмалар һәм чит ил разведкалары белән элемтәдә” гаепләү турында өстәмә мәгълүмат килгәнгә күрә, икесе дә СССР НКВДсы санкциясе белән Уфага БАССР НКВДсының 3нче бүлегенә яңа җинаять эше кузгату һәм тикшерү үткәрү максатларында кайтарыла. Камалетдинов Уфага холык төзәтү-хезмәт лагереннан 1938 елның 7 октябрендә кайтарыла, ә Тәрҗеманов шул ук елның 14 октябрендә кайта. Тикшерү вакытында икесе дә НКВДның эчке төрмәсендә тотыла.
– Зыя Камалиның икенче җинаять эше ничек тәмамлана?
– Камалетдиновтан унсигез тапкыр сорау алына, әмма 1938 елның гыйнварында тәмамланган Мәскәү процессы белән чагыштырганда, ул бернинди дә яңа күрсәтмәләр бирми. 1939 елның 20 июлендә карар чыгарыла: “Камалетдинов Зыятдинны гаепләү буенча тикшерүне туктатырга, ә аны җәзасын үтү өчен Беломор-Балтыйк комбинаты Киров тимер юлының Медвежья Гора станциясенә НКВД лагерена кире озатырга”. Бу карар нигезендә Зыя Камали Мәскәү процессы буенча җәзасын үтәүне дәвам итү өчен холык төзәтү-хезмәт лагерена җибәрелә. Әмма юлда ул авырый, поезддан төшерелә һәм Куйбышев шәһәрендәге төрмәдә вафат була.
Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсендә сакланучы Зыя Камалиның тикшерү эшеннән бары бер документ кына тулысынча тергезелгән. Ул, чынлыкта, 1938 елның март ахырында Уфада НКВДның эчке төрмәсендә язылган автобиография булып тора. Бу документ Зыя Камали тарафыннан фарсы телендә язылган, аннары урыс теленә тәрҗемә ителгән һәм сорау алу протоколы рәвешендә рәсмиләштерелгән, аның өч бите дә гаепләнүченең имзасы белән расланган. Беренче тапкыр ул ун ел элек “Башкортстанның педагогик журналы”нда басылып чыкты.
1956 елның 8 мартында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе, 1937 елның 7 гыйнварында Мәскәүдә “Үзәк диния нәзарәте эше” буенча хөкем ителгәннәрнең материалларын тикшереп, (алар арасында Зыятдин Камалетдинов һәм Кәшәфетдин Тәрҗеманов та бар), яңа ачылган шартлар буенча һәм җинаять составы булмау сәбәпле, барлык хөкем ителгәннәргә карата хөкем карарын гамәлдән чыгара (ул вакытка дүрт кеше генә исән була).
Полина Павлова,
“Телешко” федераль телевидение мәктәбен тәмамлаучы.
Фотолар Юрий Ергинның шәхси архивыннан алынды.