+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
23 июнь 2023, 08:25

Танылган актриса вафат

Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы Фирдәвес Гыйззәтуллина кинәт вафат булган.

Танылган актириса вафат
Танылган актириса вафат

Аңа 49 яшь, алтын юбилеена кадәр ул биш көн генә яшәмәгән.

Фирдәвес Альберт кызы Гыйззәтуллина 1973 елның 27 июнендә Сибай шәһәрендә туган. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында 2003 елдан бирле эшләгән.

Сәнгать институтын тәмамлаганнан соң ул гаиләсе белән Мәскәүгә китә, анда рәссам сыйфатында төрле иҗади коллективлар белән күпсанлы театр-концерт проектларын бизәүдә хезмәттәшлек итә.

М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Фирдәвес Гыйззәтуллина рәссам-сценограф сыйфатында спектакльләрне бизи, актриса буларак бик күпләрендә катнаша.

Актриса белән хушлашу 24 июньдә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Көньяк зиратның хушлашу залында узачак.

Ике ел элек Уфада актрисаның әнисе, Башкортстанның халык артисты Вакилә Калмантаева вафат булган иде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: