+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
1 июль 2023, 12:35

Нурия Измайлова вафат

Танылган шагыйрә, бик күп җыр сүзләре авторы Нурия Измайлова вафат булган.

Нурия Измайлова вафат
Нурия Измайлова вафат

Аңа 73 яшь иде. Шагыйрә Благовар районының Иске Күчәрбай авылында туган. Аннары  Татарстанның Ютазы районында һәм Башкортстанның Шаран районында урта мәктәптә укыган. Югары белемне Казанда алган.

Нурия Измайлова "Яратам" (1981), "Алтын тарак" (1984), "Мин зур үскәч" (1986), "Ива на ветру" (1986), "Минем җәй" (1987), "Иң серле әкиятем" (1989), "Җирдә" (1993), "Ак малай - минем энем" (1995), "Адашкан" (2000), "Язылмаган хатлар" (2001), "Тауга карап, таулар булып..." (2011) китаплары авторы.

1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1996 елдан ул Америкада яши иде.

Туганнарының, якыннарының авыр югалту хәсрәтен уртаклашабыз, сабырлык телибез.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: