+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
3 июль 2023, 04:50

Очраштырды безне гармун моңнары

Мәгъфур Лотфуллинның игелекле эшләре якташлары хәтерендә саклана.  

Очраштырды безне гармун моңнарыОчраштырды безне гармун моңнары
Очраштырды безне гармун моңнары

Әй, гомер агышлары, елларның бер-берсен әйдәп алга барышлары! Безнең беренче тапкыр очрашканга 42 ел вакыт үтеп тә киткән икән. Мин ул чакта Бишбүләк район Советы башкарма комитетында мәдәният бүлеге мөдире булып эшли идем. Мәгъфур Лотфуллинның исә, мәдәният йортында, фермада эшләп, үзешчән сәнгатьтә катнашып йөргән чоры. Район конкурслары, фестивальләре күпләрне бергә очраштырды да инде. Без дә шунда аралашып, дуслашып киттек. Бергәләп мәдәни чараларда катнаштык, хәтта Башкортстан телевидениесендә дә чыгыш ясадык.

...Биш елдан соң аны зоотехник итеп тәгаенлиләр. Читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Җаваплы вазыйфаларда эшләп, зур оештыру сәләтенә, эшлекле сыйфатларга ия була. Әлбәттә, ул халык ихтирамын яулый һәм “Иң яхшы ферма мөдире”, ”Иң яхшы бригадир”, ”Районның иң яхшы зоотехнигы” дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
Мондый дәрәҗәләргә ирешүнең чыганагы кай тарафлардан икән? Әмма язмышын авыл белән бәйләп, Мәгъфур әтисе Мәсгуть аганың эзеннән китә (кызганыч, ул авыру аркасында 58 яшендә якты дөньядан киткән). Сәләтле малай музыкага тартыла. Ул кошларның моңлы җырын, чишмә челтерәвен, тормышның ритмлы сулышын искиткеч күңел нечкәлеге белән кабул итә.
Кече яшьтән үк Мәгъфур атлар ярата. Аның әтисе мал табибы булып эшләгән, төшке ашка ат белән кайткан. Әтисе ашаган вакытта, малай ат тирәсендә бөтерелгән: малкайны әле сыйпаган, әле аның алдына печәнен салган. Аннары әтисе белән фермага юлланган. Дилбегәне кысып тоткан, ат “җене” кагылган малай, күрәмсең, бу мизгелләрдә кабатланмас ләззәт кичергәндер. Ат исе, туган авыл урамнарыннан тулпардай канатланып очу — болар барысы да аңлата алмастай соклану, горурлык хисе уяткандыр яшь-җилкенчәктә. Әнә шул чакларда күңелендә атларга да аерым мөнәсәбәт чаткылары бөреләнгәндер. Әнисе Сәлимә апа исә фермада савучы, соңрак пешекче, алдынгы чөгендер үстерүче булган.
Мәгъфур кызыксынучан, сәләтле малай булып үсә. Кемдер гармунда ниндидер көй уйнавын ишетсә, ул шунда ашыга. Кайчак кушылып җырлап та җибәрә.
Һәр көнне еларга җитешеп, әти-әнисеннән гармун сатып алуларын үтенә. Нишлисең, аңа баян сатып алып бирергә туры килә. Ул чакта баян артыннан малайның башы гына күренеп торган. Ә йөрәк түреннән моң агыла, ул исә күңелләрне кузгата...
Заманында солдат боткасын ашаган, соңыннан туган ягына кайтып, хуҗалыкның урта звеноларында җитәкче, шулай ук колхозда профком рәисе, халык контроле рәисе һәм башка вазыйфаларны төгәл башкарган булдыклы белгечне авылдашлары 1998 ел башында “Коммуна” колхозы рәисе итеп сайлый.
Бу авыр еллар иде, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, Мәгъфур Мәсгуть улы халыкка ихтирам белән карый. Билгеле, таләпчәнрәк, кырысрак чаклары да булгандыр. Тормыш бит ул. Шулай да һәркем белән уртак тел табарга тырыша. Чөнки ул данлыклы “Курзиев” мәктәбен үткән. Аңа бик таләпчән, элекке колхоз рәисе Мөхәммәдулла Курзиевның эш стиле ошый. Ул, остаз буларак, бар яклап үрнәк күрсәтә, зур проектларны башлап җибәрүче һәм тормышка ашыручы була. Юл, күпер, күп кенә социаль объектлар төзүгә зур игътибар бирә ул. Үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә таләпчәнлек күрсәтә. Ул алар белән эшләгәндә дә, сәхнәдә дә, бәйрәмнәрдә дә бергә була — хәтта халык белән беррәттән чөгендер утаган. Дәртле, төрле якка сәләтле Мөхәммәдулла Мөхтәр улы җырлап-биеп, уйнап кына калмый, үзе язган шигырьләрен дә халык алдында укый иде. Ни кызганыч, төрле яклап искиткеч талантлы авылдашымның гомере генә бик кыска булды. Рухы шат булсын. Ә бит ул заманында миңа фатир биреп, колхозга профсоюз комитеты рәисе вазыйфасын тәкъдим иткән иде. Нишләптер, ризалашмадым.
Авыл халкы күренекле якташыбыз Таһир Таһировның (Ахунҗанов) “Сәгать”тә очрашырбыз” повестенда тасвирланган гүзәл чара — “Сәгать” бәйрәменә Уфа артистларын, ”Кызыл таң” гәзитенең абруйлы журналисты Равил Карамовны чакырып, тынгысыз Мөхәммәдулла Курзиев аңа яңа импульс бирде, диләр. Әлбәттә, хак сүзләр...
“Коммуна” колхозы элек-электән районда алдынгы хуҗалыклардан саналды. Аның белән тынгысыз, тәвәккәл Рәмзил Габделхәй улы Нуриәхмәтов җитәкчелек иткән чорны да халык онытмый. Авыл хуҗалыгы кооперативында тегермәннең, кибетнең, пекарняның, хәтта кадак ясау участогының, кече инкубаторның булуы район өчен матур үрнәк иде. Мин “Кызыл таң”да хезмәт куйганда 1997 елның 10 март санында якташларымның уңышлары хакында горурланып язган идем.
Мәгъфур Мәсгуть улы да кул кушырып утырмады, үзенчә эзләнде, яңалык кертергә тырышты. Ул — зур стажлы җитәкче, 25 елдан артык гомерен хуҗалыкны алып баруга багышлаган. Бу вакыт эчендә аңа утны-суны кичәргә туры килгән. Эштә һәрвакыт проблемалар туып тора: фермаларны кышлатуны, язгы кыр эшләрен, уңыш җыюны башкарып чыгарга, авыл хуҗалыгы продукциясен ничек сатарга, яңа техника юнәтергә һәм башкалар. Хуҗалыкның төп юнәлеше — элек-электән үсемлекчелек, шулай ук мөгезле эре терлек үрчетү, дәүләткә сөт сату булды. Уртача уңыш гектарыннан 20 центнердан артты, елына һәр сыердан уртача 3100 килограмм сөт савылды. Хуҗалыкның географик яктан уңышсызрак территорияне биләвен исәпкә алганда, бу нәтиҗәләрне начар дип әйтеп булмый, әлбәттә. Кулдан килгәнчә машина-трактор паркы яңартыла, соңгы елларда яңа “Агромаш” комбайны, “МТЗ-12-31”,
“МТЗ-82” тракторлары һәм башка техника сатып алынган.
Ни дисәң дә, үткәннәр сагындыра. Усак-Кичү, Иттихат авыллары халкының тырыш хезмәте шәхси хуҗалыкларның көнкүрешен, меңнән артык кешенең яшәү шартларын яхшырту өчен дә ифрат күп көч салынган бит. Хуҗалык рәисе буларак, Мәгъфур кордаш заманында Усак-Кичүдә хәтта чәчтараш хезмәтен дә оештырган кеше бит әле. Ә инде торак пунктлары үзара асфальт юл белән тоташкан, йортларга табигый газ үткәрелгән, эчәр су белән тәэмин ителгән, авылда гомуми урта белем бирү мәктәбе, табиблык амбулаториясе, авыл мәдәният йорты, китапханә, почта, авыл хакимияте, кибетләр һәм башка объектлар бар.
Мәгъфур Лотфуллин алдынгы Калинин авыл биләмәсенең элекке башлыгы, Бишбүләк районының шәрәфле шәхесе, дустым Зөфәр Казыйхан улы Фәхрисламов (урыны оҗмахта булсын) белән озак еллар кулга-кул тотынышып, дустанә мөнәсәбәттә эшләде. Соңрак аның эшен Рәмил Шиһапов дәвам итте. Бүген исә бу вазыйфада дәрт-куәте ташып торган, чагыштырмача яшь кеше — Дарвин Габделнәҗип улы Йомагулов. Ул җитәкләгән авыл биләмәсе район өчен маяк булып тора. Монда, әлбәттә, ”Коммуна”дан тора-бара җаваплылыгы чикләнгән ”Усак-Кичү” җәмгыятенә әверелгән, бигрәк тә “Ямалетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы аның умыртка баганасы ролен үтидер, мөгаен. Бүгенге “Усак-Кичү” җәмгыяте (элекке “Коммуна” колхозы) үз хезмәткәрләре: Башкортстанның атказанган терлекчесе Мәрхәбә Сираева, өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры, терлекче Әскать Ганиев һәм башкалар белән горурлана. Хуҗалыкның уңышлары, әлбәттә, аның җитәкчесе белән дә бәйле. Билгеле, туган җиренең тынгысыз кешесе Мәгъфур Мәсгуть улы Лотфуллинның өлеше дә бар. Бу турыда аның бүләкләре: РСФСР, Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм башкалар сөйли. Бәлки аның тормыш иптәше Нәсимә Шәйдулла кызы да үз ролен үтәгәндер. Ул, гомер буе мәктәптә математика фәнен укытып, ”РСФСР гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булган. Ирле-хатынлы алар илебезгә лаеклы балалар үстергән. Динар белән Лиана Башкортстан аграр университетын тәмамлаганнар. Икесе дә тормышта үз урынын тапкан.
Балалары, оныклары, дус-туганнары килсә, Лотфуллиннар йортында күңелгә ятышлы җыр-моң яңгырый. Шушы көннәрдә Мәгъфур Мәсгуть улына 65 яшь тула. Соңгы вакытта сырхаулап торса да, аның эшчәнлеге тукталмаган, ярдәмчеләре дә, үзе дә бирешмәскә тырыша. Без аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Хәләл җефете кебек гомер юлдашы булган затлы баянын алыр да, кайчандыр туган авылым Кыңгыр-Мәнәвездәге “Әнкәйләр чишмәсе” янында икәүләп сузган “Җидегән чишмә”не җырлап җибәрер. Күңелләрне берчә иркәләп, берчә сагышка салып талгын гына җыр агыла:
...Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу...
Халык шагыйре Әнгам Атнабаев язганча, җырлар агыла, гармун күрекләре сузыла, сузылмый шул гомер генә. Шулай да, ямансуламыйк, исәнлектә-иминлектә, яшимен дип, дәртләнеп яшик. Ә бит гармун күрекләренең “хутлары” җитәрлек, алда булсын гомерләр бергәләп үтәрлек...

Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ,
журналистика ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас