-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 июль 2023, 09:45

Рөстәмне үпкәләткәннәр

Шулкадәр позитив кешене дә чыгырыннан чыгарырлар икән!

Рөстәмне үпкәләткәннәр
Рөстәмне үпкәләткәннәр
Эш шунда, язылучылары Рөстәм Нәбиевны фигурист Роман Костомаров белән чагыштыра башлады, соңгысының аякларының бер өлешен күптән түгел ампутацияләделәр.

- Ахмак кешеләр мине Костомаров белән чагыштыра башлады, ул тиз генә аякка басты, ә мин инде 7 ел моны эшли алмыйм, имеш, — дип язган Рөстәм Нәбиев үзенең Telegram каналында.

Ул аларның хәлләрен чагыштырмаска сорый, Роман Костомаровның аягының өчтән бер өлеше ампутацияләнгән, шул ук вакытта Нәбиевның өчтән бер өлеше генә калган.

Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма җимерелү вакытында аякларын югалткан иде. Хәзерге вакытта ул актив тормыш рәвеше алып бара һәм биек тауларны, шул исәптән Эверестны да яулый.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас