

Башкортстанда 108 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахан Нурисламов вафат булды.
Ул Аскын районының Упканкүл авылында туган һәм яшәгән. Бөтен сугыш юлын үткән. «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң туган авылына кайта һәм колхозда механизатор булып эшли.
Ветеранның зур һәм тату гаиләсендә 7 бала үскән, аның 50дән артык оныгы һәм туруны булган.
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.