

“Каласым килә сезнең арада”... Ирек Кинҗәбулатовның шушы шигъри юллары искә төшсә, Мәскәүдәге Пушкин һәйкәле күз алдыма баса. Хәтер дигәнең шунда ук бөек шагыйребезнең, дөнья шигърияте гениеның, 1836 елда язылган мәңге онытылмас үлемсез поэтик юлларын барлый башлый:
Слух обо мне пройдет по всей
Руси великой,
И назовет меня всяк сущий
в ней язык,
И гордый друг славян, и финн,
и ныне дикой
Тунгус, и друг степей калмык...
“Куган юлым гел хак булды,
Хыялларым һәрчак ак иде”...
Бу юллар миңа, нигәдер, Пушкинның янә: “Что чувства добрые я лирой пробуждал, Что в мой жестокий век восславил я Свободу” дигән үлемсез шигъри юллары кебек яңгырый. Халкым һәм хаклык дип янып яшәгән Ирек Кинҗәбулатовның, минемчә, алдагы поэтик юллары нәкъ: “Я памятник себе воздвиг нерукотворный” әсәренең рухы белән, тулысынча, аваздаш. Димәк, бөек А. С. Пушкинны укыган, яраткан горур славян, финн, тунгус һәм далалар дусты – калмык кебек, Русия халыклары арасында урыс шагыйрен үз телендә укыган башкорт халкы да бар, алай гына да түгел, бөек урыс шагыйре рухын халкы йөрәгенә җиткерер үз әдипләре бар. Шуларның берсе – Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе һәм башка әдәби премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дистәдән артык шигъри җыентыклар авторы Ирек Кинҗәбулатов.
Шигърияте югары бәяләнде
Ирек Кинҗәбулатов 1938 елның 15 июлендә Кырмыскалы районының Абдулла авылында туган, Иске Бәбечтә урта мәктәп тәмамлый. Булачак шагыйрь-трибун, шагыйрь-патриот дүрт ел Кара диңгез флотында крейсер рулевойлары командасының старшинасы була. Демобилизацияләнгән матрос, капитан-лейтенант дәрәҗәсенә җитеп, диңгез романтикасына тугры кала, шигырьләрендә дә океан шавы тынмый. Мәсәлән:
Мин тельняшка
киеп яшьлегемдә
Күпме дәрья кичтем җир
буйлап.
Йөрәккенәм әллә нишләп
китте
Шул елларны тагы бер уйлап.
(“Тельняшка”).
Ирек Кинҗәбулатовның шигърияте бар булмышы белән дөнья иминлеге, ил тынычлыгы, кешеләрнең хәвеф-хәтәрсез яшәве, иртәгәсе көнгә өмет-ышаныч рухы белән сугарылган. Әле БДУның тарих һәм филология факультеты студенты булганда ук диңгез чирканчыгы алган шагыйрь шигърият дәрьясына чирканчыксыз – каләм шомарту чорын кичерми, үз тавышы белән килеп керде. Аның иҗатын өйрәнүчеләр һәрвакыт менә шушы шигырьгә игътибар итә:
...Урак өсте,
Әни арыш ура.
Әзер кебек очып үтәргә.
Төш алдыннан хат
ташучы безгә
Әллә нинди хәбәр китергән,
Урган арышмыни, ауды әни,
Их, мин гамьсез, нигә белмәдем,
Ә шулай да әнием кулларыннан
Очып киткән хатны эзләдем.
Таптым.
Аны иң якыным күреп,
Кулны җәеп, җиргә егылдым...
Камыллы кыл шулчак әтиемнең
Яңаклары төсле тоелды.
(“Басу юлы”).
Шагыйрьгә, бихисап каләмдәшләре кебек, әти төсен, ярдәм-хәстәрен күреп үсү язмаган, яу яланында ул батырларча һәлак булган. Әмма шагыйрь Лотфый Кинҗәбулатовның каһарманлыгы белән горурланып яшәде, тол әнисен гомере буе кадерләде. Шуңадыр, мәңгелек йортлары, шагыйрь васыяте белән, янәшә. Фатирында (еш күрер идем) яугир әтисенә багышлап тектергән гимнастерканы һәм кызыл йолдызлы буденовканы “иң якыны күреп” саклады. Менә кайда илсөярлек һәм яугир аталар әманәтенә, аналар намусына һәм бөеклегенә тугрылык!
Шагыйрьнең әдәби мирасы бай. Ул “Басу юлы” (1970), “Сыерчыклар бала очыра” (1993), “Сөю иртәсе” (1988), “Мин – башкорт” (1993), “Аргамакта” (1998), “Замана тавышы” (2008), “Гомер китабы” (2013), “Бер яшәргә тудым” (2018) җыентыклары авторы. Күпьяклы, гомерле иҗатны шигырь сөючеләр җылы кабул итте, ул әдәби тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчы-галимнәр тарафыннан югары бәһаланды, тирән гыйльми тикшеренүләр объекты булды. Мәсәлән, академик Гайса Хөсәенов: “Нинди генә чорлар кичермәсен, әдәбиятта, сәнгатьтә нинди генә үзгәрешләр, кискен сыналышлар булмасын, Ирек Кинҗәбулатовның поэзиясе, нигездә, тыштан тыныч тонлы, эчтән үзенчә табигый моңлы иҗат булып кала. Аның поэтик үзенчәлеге кадимге һәм хәзерге тормышны табигый агышында традицион сурәтләү чаралары аша табигый итеп тасвирлауда”, – дип билгеләде. Янә бер якташы, профессор Тимергали Килмөхәммәтов әйтүенчә: “Ирек Кинҗәбулатов лирикасы, чынлап та, туган төяккә тамырланып үсә һәм көч ала. Ул заман шагыйре, шигырьләре, поэмалары бүгенге дәвернең ялангач нервысына бәйләнгән”. Халык шагыйре Кадим Аралбай болай дип фикер җебен сүтә: “Кайсы гына шигырен укыма, нинди генә поэмасына тукталма, аларның һәрберсендә халыкчан, гадәти образларга тап буласың. Бу – иң төп әдәби сыйфат билгесе, Ирекнең бөтен иҗатына хас күренеш”. Тирән һәм җентекле тәнкыйть мәкаләләре авторы, профессор Әнгам Хәбиров шагыйрь иҗатын болай дип бәһалый: “Ирек Кинҗәбулатов иҗаты – үзенчәлекле иҗат... Гомумиләштереп әйткәндә, И. Кинҗәбулатовның әсәрләре шагыйрьнең тәмам формалашкан үз стиле, үз темасы, шул темага үз карашы бар, дип расларга хокук бирә”.
Ирек Кинҗәбулатов заманында “Мин – башкорт!” дип күпләрне сагайтса да, асылда, Әнгам Хәбиров әйтмешли, “Мин – россиян!” булып калды. Республикабызда, Ватаныбызның төрле тарафларында дус-ишләре арасында төрле милләт вәкилләре булды. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин: “Аны Казанда да яраттылар” мәкаләсендә болай дип язды: “Соңгы елларда ул Казанда М. Гафури, Х. Туфан, Г. Тукай юбилейларында катнашты. Өч тапкыр ялкынлы чыгыш ясады. Ул килү белән, тиз арада “Ирек Кинҗәбулатов Казанда!” дигән хәбәр таралыр иде. Шундый дустым белән горурланам!” – дип язды. Әйе, Ирек Кинҗәбулатов иҗаты хәзерге башкорт шигъриятенең йөзен билгеләүче күренешкә әверелде. Бу, беренче чиратта, авторның шигърияткә олы җаваплылык белән каравына, шигырьнең югары вазыйфасын, илаһи көчен, тылсым серен тануга бәйле булды. Автор “Шигърият” әсәрендә шул җаваплылыкны тирән тойды, каләмдәшләрен дә шуңа чакырды: “Әй, шигърият, синең белән яшәп, Торам кайчак синнән кырдарак. Синең белән күпме канатлансам, Синең алда күпме кызарам”. Ирек Кинҗәбулатовның шушы шигырьдә чагылган үз-үзенә таләпчәнлеге сокландырмый калмый: “Ихлас сүзем ышандырмый икән, Син гаепле түгел, мин – үзем”.
Ышанабыз, әле озак еллар һәр сүзеңә ышаначакбыз, шагыйрь, кешеләрне ышаныч яшәтүенә үзең дә инана идең фани дөньяда.
“Арка терәр башка халкым да юк...”
Бу шигъри юллар Ирек Кинҗәбулатовның өч строфадан торган һәм “Бер уйласаң – тагы нинди ирлек, Кирәк тагы нинди иркенлек” дигән юллар белән башланган шигыреннән алынды. Минемчә, бу поэтик әсәр — тулысы белән замандашыбызның шигъри йөзен, иҗат кредосын билгеләүче асыл юллар. Нәкъ шушы шигырьдә авторның бар ихласлыгы, кешеләргә әйтер сүзе, хәтта бәхилләшү сүзләре чагыла кебек. Әнә, ничек тәмамлый ул: “Йөрәгемдә ни барлыгын әйтәм – Эчемдәге тышта – серем юк. Арка терәр башка халкым да юк, Барып үлер башка җирем юк”. Бар булмышы, тормыш юлы, рухи дөньясы, кешеләр белән, милләтенә карамый, якын күреп аралаша белүе белән расланды шагыйрьнең иҗат кредосы. Халык, хаклык һәм кешеләр – шагыйрьнең, чынлап та, дөньяга карашы, яшәү рәвеше иде. Ул шушы өч бөек төшенчәдән аерылмады, шуларсыз нинди “ирек һәм иркенлек” булуы мөмкин?! Пушкин алда әйтелгән юлларда, билгеле булуынча, үз заманын “каты гасыр” дип атаган. Ирек Кинҗәбулатов дәвере бигүк катыдан булмаса да, аяусыз 38дә туган шагыйрьне газаплы уйларга салды, заман өчен сызланулары шигырьләрендә бар дөреслегендә яңгырады.
Әдәбият белгече, профессор Тимергали Килмөхәммәтовның шагыйрь турындагы язмаларында шундый юллар бар: “Заман турында шигырь язу, төптәнрәк уйласаң, хәтәр эш”. Язды Ирек Кинҗәбулатов, түзә алмады, язды һәм ничегрәк итеп язды! Бүген экологик проблеманы күтәрмәгән шагыйрь юктыр, ә Ирек Кинҗәбулатов, шагыйрь һәм журналист, “Бөрҗән эте” әсәрендә шушы рәвешле набат сукты:
Чебен кебек үтә машиналар,
Этләр ятып кала, өрмиләр.
Бар урманны ташып бетеп
барсын,
Этләр, әйтерсең дә, күрмиләр.
Этләр белән эт булмаска иде,
Нинди уйга этләр тарыган?
Әллә алар өрә белми туган,
Әллә алар өреп арыган.
Бөрҗән эте, ничек итеп, ничек
Өрмәскә син шулай өйрәндең?
Шуны күреп янам, гүя, бәйле
Мин каравыл эте Бөрҗәннең.
Шигырьгә Т. Килмөхәммәтов бәясе белән чикләник: “Өрмәүче эт – өнсез халык – әсәргә озын гомер бирүче тере фикер ул”. Ифрат дөрес бәһа. Ә шагыйрь каһарманлыгы нидә?! Үзен шул эт белән чагыштырып, образлы фикер аша эчендәген, җаны әрнеп, әйтеп салды автор: “Саклар өчен бүген, яклар өчен, Эй, күп кирәк әле йөрергә. Эттән калышмаска исәбем бар, Өйрәнмәсәм дә мин өрергә”.
Мостай Кәримгә багышлап язылган бер шигырендә: “Булды шагыйрь намус патшасы да, Булды шагыйрь намус колы да”, – дип язды. Бүген без бу афористик сүзләрне Ирек Кинҗәбулатовның үзенә кайтарып куябыз, чөнки ул үзе дә “намус патшасы һәм колы” булды. Шул ук 1710 чакрымдагы Олы Теләк фаҗигасен шагыйрь намус кушуы буенча чагылдырды, башкача булдыра алмады.
Янә килеп, Ирек Кинҗәбулатовның егетлеге (бу сүзне яратып кулланыр иде) кылдан нечкә милли мәсьәләдә аеруча ачык чагылды. Аның “егетлеге” милли чикләнгәнлек кысаларында түгел, ә Русия патриотизмы белән сугарылуында күренде. Сүз киң билгеле, аерым шигъри җыентыкка исем биргән “Мин – башкорт!” шигыре хакында. Аның иҗатында башкорт халкының данлы тарихы, милләтебез яшәеше үзәккә куелды. Моңача безнең поэзиядә мондый кискен милли караш ул дәрәҗәдә күтәрелмәде. Шунысы куанычлы: шагыйрь, милли чикләнгәнлекне алга куеп, башкортлык белән масаймады, киресенчә, Русия халыклары арасындагы роле белән горурланды. Профессор Әнгам Хәбиров әсәрнең Мостай Кәримнең “Россиянмын” шигыре белән аваздашлыгын билгеләп, шулай дип язып чыкты: “Ирек Кинҗәбулатовның поэзиясе белән якыннан танышканда, “Мин – башкорт!” дигән җөмләнең, чынлап та, тиктомалга күкрәк сугу түгеллегенә ышанасың”. Әйе, башкаларны түбәнсеткән адәм – үзе патриотик шәхес була алмый. Ирек Кинҗәбулатов Башкортстанны да, Русияне дә тиң яраткан олы шәхес иде:
Мин – күптәнге,
Киләчәкле башкорт –
Меңәр еллык юлым артымда.
Үткәннәре барның – киләсе бар,
Шуны белсен яшем, картым да.
Һәр сүзендә – асылы
Хәзерге башкорт шигъриятен, аның аша башкорт әдәби телен үстерүгә күпсанлы әдәби премияләр лауреаты, сүз остасы Ирек Кинҗәбулатов гаять зур өлеш кертте. Билгеле, теге яки бу авторны, зурдан кубып, сүз остасы дип атыйбыз икән, аның мотлак фактик нигезе булу кирәктер. Минемчә, мондый югарылык өчен авторның дөньяны художестволы һәм эмоциональ кабул итү дәрәҗәсе, аңа шәхсән карашы, үз халкының лингвистик шәхесе булуы, ә әсәрләренә туган халкының менталь үзенчәлекләре, халыкчан теле хас булуы мөһим. Соңгы вакытта әдәби тәнкыйтьтә халыкчанлык категориясе хакында төрле фикерләр ишетелеп кала. Бу тәңгәлдә мин тәнкыйтьче Фәнил Күзбәков карашын яклыйм. Галим болай дип билгели: “Халыкның тел очында йөргән канатлы сүзләрен, идиоматик әйтемнәрен табигый рәвештә әсәр структурасына кертеп җибәрүдә күренә халыкчанлык... Халыкның тарихы, аның язмышы ана сөте белән кергәндә, геннарда һәм йөрәктә сулкылдаганны түкми-чәчми ак кәгазь битенә төшерә алу маһирлыгы булганда гына ирешергә мөмкин халыкчанлыкка” (“Ағиҙел”, 5нче сан).
Салават Юлаев премиясе лауреаты Ирек Кинҗәбулатов иҗаты мондый бәһа-критерийларга барлык форма һәм эчтәлек планында, фикерләү үзенчәлеге, әсәрләренең поэтикасы белән һәр җәһәттән туры килә. Әнә, якташы Тимергали Килмөхәммәтов заманында нәрсә диде: “Ирек Кинҗәбулатов шигъриятенең үз поэтик алымнары, образлары һәм образлылыгы бар, үзенчәлекле шигырь төзелеше яши. Бу иҗатның шагыйранә тылсым сере, барыннан бигрәк, җирдәге, тормыштагы көндәлек күренеш һәм гади әйберләрне шигырь итеп яңарта алуда. Хәтта бәрәңге чәчкәсе гөлтләп китә анда”. Чынлап та, ул үзенең тәүге “Басу юлы” китабыннан ук бай һәм халыкчан теле, образлы фикерләве белән укучысын җәлеп итте, күңелен эстетик ләззәт белән баетты. Шагыйрь әдәбият дөньясына сүз бәсен, кодрәтен, стилистик мөмкинлекләрен аңлап килде, алар авторның асылы һәм булмышы иде. “Гомер китабы” шигыренең берничә юлына игътибар итик:
Сынсын каләмем –
Язсам ялганны.
Кире алсыннар
Хаклы алганны.
Тоташ булмышым
Тора ачылып.
Һәрбер сүземдә —
Барлык асылым.
Т. Килмөхәммәтов әйткән “шагыйранә тылсым сере”нең асылы нидә соң? Бу могҗизага шагыйрь, беренче чиратта, халыкчан фикерләве, гади, әмма тирән мәгънәгә ия шигырь коя белүе, афористик иҗат, канатлы сүз, сүзбәйләнешләр, башкорт теленең стилистик байлыгына ия булуы, үзе дә соклангыч, Ирекчә, җөмләләр төзү маһирлыгы белән иреште. Замандашлар аның яратып әйткән фикерен хәтерлидер: “Өч тиен түләп сөйләттеләр, биш тиен түләп туктаттылар”. Һәр чыгышында шулай дип әйтеп, тулы залларны көлдереп алыр иде. Ирек Кинҗәбулатов афоризмнары – үзе бер хәзинә! Тарихта Конфуций, Аристотель, Әфләтүн (Платон) һәм башка философларның афоризмнары билгеле, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләрен дә шуңа кертәләр. Татар әдәбиятында Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ иҗат итсә, үзебездә Равил Бикбаев хәдисләре, бер-ике юллыклары – афористик жанрның матур үрнәкләре. Ирек Кинҗәбулатовтан берничә мисал: “Бу гомернең бөтен мәгънәсе – Мескенлек һәм ирлек арасы”, “Кешеләрне иртә мактау кайчак Яманрак була агудан”. Авторның хикмәтле фикере тулы бер строфада ачык күренә:
Язын кар китсә,
Кар кайтмас, димә.
Башта чал юкка,
Картайтмас, димә.
Яки: “Күпме уйлан, күпме саташ, Күпме тырыш, күпме маташ, Тик бер көнгә бер өлкәдә Булып булса икән Гаташ”. Бу юлларда үлчәп кенә әйтелгән, дусларча, төртмә тел, шул ук вакытта каләмдәше иҗатына соклану чагыла. Канатлы фикер, моннан тыш, аерым сүз-образ дәрәҗәсендә дә камиллек үрнәгенә әверелә: “Мин детдомга җибәрелгән идем, Килә иде сиңа сыешасым. Синең канат асларыңда ул чак, Урын табылмады, Кыйышкы”. Строфадагы “сыйышасым” сүзе әдәби телдә “сыенасым” фигыле белән бирелергә тиеш кебек, әмма шагыйрь аңа халыкчан вариант тәкъдим итә, нәтиҗәдә, “Кыйышкы” – авыл исеменә бик күркәм рифма ясалган. Шагыйранә тылсым сере шулай туадыр. Телебездә “күз тимәсен” дигән магик сүз бар, ә менә аңа якын торган теләк Иректә яңа сүз-образ булып, диңгез төбендәге мәрҗәндәй, балкып китә: “Бер сирпеләм – күз тимәсен, Кыеш әйтеп – сүз тимәсен!” (“Бәләкәй Шәүрәгә”). “Сүз тимәсен!” – нинди олы табыш, сүз-хәзинә бит бу! Нигә безгә аны магик сүз буларак актив кулланмаска?!
Моннан тыш, Ирек Кинҗәбулатов иҗатының янә бер балкышы –авторның “сүз-образ” тудыру осталыгында күренә. Моның асылы шагыйрьнең капма-каршылыклы мәгънәле фикер һәм парадокслар, ягъни көтелмәгәнлек тудыра алу сәләтендә ачык чагыла. Бу стиль аеруча кумиры Наҗар Нәҗмигә хас иде. Мәсәлән:
Биш сумымны урладылар,
Шуның белән хурладылар.
Шигыремне урладылар,
Вәт, ичмасам, зурладылар.
Янә:
Кырык төрле уй үтеп
китте баштан,
Йөрәккенәм кырыкка туралды.
...Яшьтәш урыс шофер
җырлап бара
Башкорт халык җыры
“Урал”ны.
Искиткеч көтелмәгәнлек: урыс кешесе классик башкорт халык җырын җырлап барсын әле! Бөрҗәнне белмәгәннәргә ул бигрәк көтелмәгәнчә яңгырыйдыр. Автор янә капма-каршылыклы фикер сюжеты тудыру ярдәмендә иҗат осталыгын күрсәтте. Берничә үрнәк: “Чыктым бөтен дөньялардан сине – Синнән бар дөньяны эзләргә”, “Бер уйласаң – торып бер көлерлек, Бер уйласаң – ятып еларлык”, “Чыгып китеп булмый – капка бикле, Өйгә кереп булмый – өй бикле”. Әнә шундый капма-каршылыклы фикер агышы укучыга көчле тәэсир итә, уйландыру чарасына әверелә, шагыйрьнең иҗат манерасын билгели. Чынлап та, шагыйрь искитмәле һәм шаккатыргыч образлар эзләмәде, тормышның гадәти агышындагы күренешләрдән философик нәтиҗәләр ясады, туган теленең стилистик мөмкинлекләре, тел гәүһәрләре менә дигән шигырьләр тудырырга булышлык итте. Гадилектә – бөеклек, дигәнең шулдыр инде. Шагыйрьнең көндәлек шәхси сөйләме, төртмә теллелеге (янәш эшләгән Рәшит Солтангәрәевтан килмәдеме икән?) сүз уйнату осталыгы, асылда, аның поэтик осталыгы булды.
Ирек Кинҗәбулатов иҗаты хакында сөйләгәндә, аның багышлауларына игътибар итмәү хилаф булыр, чөнки алар аның шигъриятенең нәкъ яртысын алып тора. Багышлау дигәндә, иң тәүдә А. С. Пушкинның — Анна Кернга, ә үзебезнең Мостайның Хәсән Туфанга багышланган классик шигырьләре хәтердә яңара. “Патшалар ятлап алырлык шигырьләр яза бит ул”, – диде Мостай Кәрим. Ирек Кинҗәбулатовның багышлауларына карата халык шагыйре Роберт Миңнуллин болай дип язды: “Тәнкыйтьчеләребез багышлауларга ничектер киная беләнрәк карарга ярата.
Әмма багышлаулар — бит ул шигъриятнең аерым бер өлкәсе. Ирекнең багышлаулары искиткеч камиллеккә, образлылыкка, төгәл күзәтүләргә нигезләнеп язылган шигырьләр”. Әйе, шагыйрьнең мондый әсәрләре сүз юкта сүз булсын, дип, иҗат ителмәгән, аларга автор героена карата тирән сөю, шәхеснең ил алдындагы эшчәнлегенә, үзенчәлекле кылыкларына поэтик бәһа рәвешендә язылган, аларда шулай ук шагыйрьнең күңел киңлеге ап-ачык чагыла. Ул, кемнәргә генә язмасын, йөрәгендәге иң мөкатдәс уй-тойгыларын салды. Мәсәлән, ил улы Рамазан Өметбаевка багышлавында:
Мин таң калам уйлап,
бер күңелгә
Халык рухы ничек сыйганны.
Син кайтарып
киттең кешеләргә
Тоташ йөрәгеңә сыйганны, – дип язды.
Ә атаклы күз табибы, академик Марат Азнабаевка карата шундый эчкерсез юллар язды сүз остасы: “Марат Тәлгать улы! Тик бер сорау, Соравымнан юл юк качарга: Нинди чара табып, ничек итеп, Күргәннәрнең күзен ачарга?!” Күренүенчә, бу юлларда бернинди дә чамасыз мактаулар юк, ә югары философик пафослы гомумиләштерүләр яңгырый, чөнки шагыйрьне “күбесенчә күрүчеләрнең күрмәве, хаклык сукырлана баруы” сызландыра. Шуңа күрә авторның багышлаулары үзе бер поэтик һәм фәлсәфи дөнья, кешелек дөньясы. Шагыйрь иҗатына карата мәкалә ахырындагы иң төп сүзне дә авторның үз авызыннан әйттереп төгәллисе килә:
...Шигырь мине үзе эзләп табып,
“Менә хәзер утыр, яз!” – диде.
Өстәп аңа әрнү, сагыш
куштым,
Монысы да әле аз иде.
Әрнеткәнне язам,
зарланмыймын,
Кысыр көекләрне зар итеп.
Язсам язам башка чара юкта,
Тик язмыймын юкны бар итеп.
Әнә шуңа да синең шигъриятең үлемсез, Ирек Кинҗәбулатов. Вакыт сине никадәр каты иләмәсен, халкыңа, якын күргән кешеләреңә, киләчәк буыннарга әйткән сүзең, асыл гәрәбәдәй, төс-хакын югалтмас, чөнки һәр сүзеңдә хаклык тантана итте! Әйе, шулай булсын!
Фәнзил Санъяров,
Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты,
Салават Юлаев ордены кавалеры.