

Әти-әнисе җырласа - тәрәзә пыялалары зыңлаган, диләр. Хәйдәр абыйсы - татар җырын буй җитмәс сәнгать югарылыгана күтәргән Оста. Халидә үзе дә, биш туганы да җырлаган.
"Әхмәт, Хәйдәр, Рәйхана, мин... Эштә дә, өйдә кичләрен концерт куярга керешсәк тә дүрт бала төп көч идек. Хәйдәр абый кыюсыз, аны җырлатуы кыен иде. Үсмер чорына килеп кергән мәле бит, оялгандыр да. Әхмәт хәйләкәр, башлап җибәрә дә, Хәйдәр күтәреп алуга күздән югала. Ә Хәйдәр бер башладымы тиз генә туктый белми, җырлый да җырлый иде, мәрхүмкәем. “Безгә кайчан чират җитәр икән?” – дип чаршау артында кабалануларыбыз!.. Әле бит бер-беребезне халык җырчысы дип игълан итәбез, - дип сөйләгән ул гәзит хәбәрчесенә.
Халидә апаның тагын бер истәлеге: "Тел ачылгач та мыгырдап, көйгә салыбрак сөйләшкәнбез. Мин бигерәк тә: “Хәзер әни самавыр куя, әти килә...” – дип, курчагым белән уйнаганда да сүзләремне җырлабрак әйткәнмен. Мәктәптә укыганда шигырьләрне дә нишләптер көйләп, тизрәк өйрәнә идем. Мәктәптә онытылып китеп, җырлабрак сөйләргә керешсәм: “Халидә, җыр дәресе түгел ич!” – дип көләләр иде... Укытучы Нәфисә апа: “Халидәнең үзенә җайлы икән, сөйләсен!” – дип гел мине яклап килде. Соңыннан әйтте: “Син җырлаганда күңелемә иңгән рәхәтлекне әйтеп тә аңлата алмыйм”, – диде. Ә бит җырла дип бастырсалар җырламый идем мин".
Халидә Бигичева кебек тавышлы, хәтта аңа охшатып җырлаган җырчы да юк. Ул - кабатланмас һәм бердәндер. Күптән түгел очрашуыбызда ул "Кызыл таң" укучыларына кайнар сәламнәрен җиткерүебезне үтенде. Ә без бүген барыбыз да аны туган көне белән котлыйбыз. Асыл мәрҗәннәрдәй балкып торган якты күңел, тормыш дәрте белән тулы кайнар йөрәк биргән аңа Аллаһ. Аңа кушып, сәламәтлек, тормыш яме, яшәү гаме һәм мәхәббәт телик яраткан җырчыбызга.