+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
18 июль 2023, 04:25

Иптәш секретарь

Күренекле дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Дүртөйле районы хакимиятенең элекке башлыгы Рәзил Мусинның тууына 80 ел.

Иптәш секретарьИптәш секретарь
Иптәш секретарь
Ул күптән безнең арабызда юк инде. Утыз еллап. Әмма аның якты образы халык хәтерендә яши. Еш кына: “Ә бу бина Мусин заманында төзелде”, “Мусин вакытында болай иде...”, “Рәзил Ситдыйк улы моны күрсә, шатланыр иде”, дип кабатларга яратабыз. “Борчылыр иде” дигәнне дә ишеткәлибез. Аны халык ярата иде, кемнәрдер курка, ә кайберәүләр өнәп бетерми иде. Ул таләпчән, ә кайчак хәтта каты, кайвакыт хисчән, романтик, шул ук вакытта, исәп-хисапны яхшы белүче кеше булды.

Исән булса, Рәзил Мусинга 80 яшь тулыр иде. Дүртөйле халкы хәтерендә ул яшь, энергиясе ташып торган, үзеннән соң изге эш-гамәлләр һәм якты истәлекләр калдырган шәхес булып саклана.

Аны әле дә исән дип күз алдына китерәсе килә. Мөгаен, таң белән торып, Коммунистик урамы буйлап (хәзер ул Мусин исемен йөртә) эшкә ашыгыр иде. Урамның һәм Ленин исемендәге үзәк мәйданның хәзер ничек күркәмләнүен, һичшиксез, югары бәяләр иде. Дүртөйлелеләр бу уңай үзгәрешләрне район хакимиятенең хәзерге башлыгы Риф Йосыпов исеме белән бәйлиләр. Күпләр аны Мусин белән чагыштыра: шул ук энергетика, тынгысызлык, тиз арада җитди һәм дөрес карарлар кабул итү сәләте.
Шул ук зур булмаган, күркәм йортта Рәзил Мусинның мөлаем тормыш юлдашы Сәбилә Моталип кызы яши. Ул бергә үткән гомер мизгелләренең һәркайсын кадерләп йөрәк түрендә саклый. Биредә алар өч балаларын тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына чыгардылар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын тапты, данлыклы нәселне лаеклы итеп дәвам итә.

Ә урамның каршы ягында Мәгафур Даниевның кечкенә йорты. Бу юллар авторы аның белән берлектә китап чыгарды. Анда мондый сүзләр бар: “...район башкарма комитеты рәисе, аннары райкомның беренче секретаре вазыйфасында Рәзил Ситдыйк улы Мусин кыю, максатчан эш алып барды.
Яшермим, Мусинның бөтен тормышы, авыр һәм җаваплы мәшәкатьләре, шатлык һәм сагышлары белән, минем күз алдымда үтте. Күршедә генә яшәдек бит. Ул яңа формация җитәкчесе иде. Һәрчак янып яшәде. Кайчак өзлегә күрмәсен дип уйлап куйганым да булды. Әмма аның үзенә язмыш тарафыннан бирелгән миссияне җиңел итеп, хәтта чәм белән үтәвен күреп, шатландым һәм шул ук вакытта... көнләштем дә. Бу ак көнләшү иде.
Тагын бер нәрсәне билгелисем килә. Ул ярты сүздән әңгәмәдәшенең әйтергә теләгән, төп фикерен тотып ала белә иде. Районыбыз, Дүртөйле халкы өчен ул бик күп эшләр башкарыр иде, сарык тиресе ябынган бүреләр кулыннан һәлак булмаса. Әмма үзенең кыска гына гомерендә эшләп өлгергән якты гамәлләре дә санап бетерерлек түгел.

Ул кыйбласын үзгәртмәде. Хәтта Коммунистлар партиясен тараткач та, районның партия оешмасын тергезүгә башы белән чумды, гәрчә мондый адымнар хупланмаса да.
Партия таркалгач, күп кенә партия хезмәткәрләре эшсез калды. Рәзил Мусин аларның барысын да эшкә урнаштырды. Аның абруе һәрчак югары булды. Юкка гынамыни ул җәмәгать башлангычында республика Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары вазыйфасын башкарды. Һәрчак кешеләр язмышы, Туган ил язмышы өчен борчылды. Ул бит район күләмендәге генә җитәкче түгел, ә республика дәрәҗәсендәге сәясмән булды”.

Ә әнә анда, ак каеннар арасында партия райкомы бинасы күренә. Әгәр дә аның диварлары ишеткәннәрен сөйли белсә, биредә нинди карарлар кабул ителгәнен түкми-чәчми җиткерер иде. Ул районның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча карарлар кабул ителә торган чын штаб булды. Мусинның фикердәшләренең кайсысын гына алма, һәрберсе зур шәхесләр. Энциклопедик белемгә ия, Есенинны яттан сөйләүче Владислав Заволокин, хәрби орденнар кавалеры Ильяс Исламгулов, озак еллар районның авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән фронтовик-офицер Мөхлис Шакиров.

Әйе, кадрларны сайлау, тәрбияләү, үстерү партия эшендә мөһим юнәлеш булды. Ул беркайчан да үз агымына куелмады. Тиздән сугышның утын-суын кичкән иптәшләр янына сәләтле яшьләр килде. Ринат Хәйруллин, Ирек Камалов, Рәис Шакиров, Фәгыйть Галиев, Альберт Дәүләтбаев, Кәрим Рәкыйпов, Хәмит Мөхәмәтҗанов, Валерий һәм Ревенир Сираҗевлар, Рәшит Әхмәтов, Рамил Хәсәнов, Марат Хафизов, Фәрит Карманов, Ришат Бакиров һәм башкалар. Алар үзләрен Мусин мәктәбе тәрбияләнүчеләре, дип әйтә ала. Остазларына тугрылык сакладылар. Хәтта кемнәрдер аның исемен хәтерләрдән җуйдыртырга тырышкан вакытларда да…
Аның исемен хәтерләрдән җуеп булмый һәм булмас та, чөнки исеме яхшы эшләре белән бергә тарихка уелган.

Туган якны һәм тарихны өйрәнү музее киң тәрәзәләре белән шәһәрнең үзәк мәйданына карый... Аның төзелешен беренче секретарь үзе контрольдә тотты, рухи мирасны җыюда, күргәзмәләр оештыруда катнашты. Мәктәпләрдә һәм авыл мәдәният йортларында да бер-бер артлы музейлар ачылды.
Тыкрык очында район гәзите редакциясе һәм типография бинасы. Аның төзелеше озак елларга сузылды. Республиканың Матбугат, полиграфия һәм китап сату буенча идарәсенең бусагаларын таптау көткән нәтиҗәне бирмәде. Райком секретаре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә объектны халык төзелеше буларак күтәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Һәркайсына эшне бүлеп бирде: кем нинди вакытка нәрсә эшләргә тиеш. Һәм йөк урыныннан кузгалды! Объект партиянең чираттагы съезды алдыннан, ә Рәзил Мусин аңа делегат итеп сайланды, файдалануга тапшырылды. Ул редакциягә җиһазлар, оргтехника, хәтта басу станоклары алуны да тәэмин итте.
М-7 федераль трассасы чатында Мусин тәкъдиме белән, шулай ук халык төзелеше рәвешендә, күркәм “Сарманай” кафесы калыкты.
Ленин урамы да матурланды. Яңа биш катлы йортлар барлыкка килде. Аларның берсе ул район башкарма комитеты рәисе булган чакта ук салынды, ә икесен “Сельхозтехника” оешмасы төзеде. Бюрода шундый бурыч куелды: торак мәсьәләсен берьюлы хәл итеп булмаса да, киеренкелекне киметергә кирәк. Нәтиҗәдә зур булмаган предприятиеләр дә үз исәбенә хезмәткәрләре өчен торак төзи башлады. Ул вакытта беренче секретарьның башлангычын райсельхозтехника җитәкчесе, актив һәм эш дип янучы шәхес Мәсгуть Хәйруллин күтәреп алды.

Әлбәттә, төп төзүчеләр нефтьчеләр булды. “Чакмагышнефть” идарәсе ел саен бер-ике биш катлы йортны файдалануга тапшырды! Алар социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә катнашты. Рәзил Ситдыйк улы тәкъдиме белән Мәдәният һәм техника йортына янкорма төзелде. Шул рәвешле анда зур паркет зал барлыкка килде. Әле дә бу залда массакүләм чаралар уза.

Беренче секретарьнең дусты, якташы һәм фикердәше “Чакмагышнефть” идарәсенең ул вакыттагы җитәкчесе Флүр Хәтмуллин аның турындагы истәлекләре белән бүлешеп, түбәндәгеләрне җиткерде:

– Аның исеме эшләрендә. Дүртөйледәге күпкатлы йортлар, авыллардагы асфальт түшәлгән киң юллар – бу өлкәләрдә безнең белән бернинди район да ярыша алмый иде. Мул икмәк уңышы, җир куеныннан алынган миллионнарча тонна “кара алтын”, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башкалар – болар барысы да район җитәкчесенә һәйкәл булып тора. Яше-карты аның исемен, эшләрен белә. Хәтта үзе исән чагында өнәп бетермәгәннәр дә аның районыбыз үсешендә нинди зур роль уйнавын танымый булдыра алмый! – диде Флүр Хәтмуллин.
Рәис Галиев:

– Рәзил Ситдыйк улының исеме белән, иң беренче чиратта, районның авыл хуҗалыгы тармагының үсешен бәйлим. Ул игенчелектә дә, малчылыкта да яңа технологияләр кертте. Мусин җитәкчелегендә эшләгән елларымны гомеремнең их күркәм чоры, дип исәплим. Миңа Калинин исемендәге колхоз дилбегәсен тоттыргач, башта югалып калдым: нәрсәдән башларга? Райкомның беренче секретаре Мусин килде. Аның белән хуҗалыкны аркылы-буй йөреп чыктык, механизаторлар, терлекчеләр, ветераннар белән очраштык. Ничек итеп хуҗалыкны күтәрү хакында бергәләп уйлаштык. Һәм безнең эшләр алга китте! Колхоз өч ел рәттән Бөтенсоюз социалистик ярышның җиңүчесе булды! Әйе, ул вакытта куәтле, эшкә сәләтле рәисләр корпусы барлыкка килде. Хәниф Вәлиев, Вәгыйзь Хәйруллин, Әлзәм Сәйфуллин, Хәвис Каюмов, Наил Бигаев – эшкә бар сәләтен биргән җитәкчеләр булды.

Ә менә алдынгы сыер савучы Рәзифә Ханова (хәзер мәрхүмә инде) район җитәкчесен болай хәтерли иде:
– Сынаучан карашы, җитез итеп атлап йөрүе әле дә күз алдында тора. Гади авыл эшчәннәренә игътибарлы булды. Безнең мөрәҗәгатьләргә колак салды, ярдәм итте. Кемгәдер бура юнәтергә, кемгәдер җиңел машина, икенчеләргә суыткыч алырга ярдәм итте. Элек бит болар дефицит иде. Ә ул хезмәт алдынгыларына һәрвакыт ярдәм итү хәстәрен күрде.

– Минем фикеремчә, Рәзил Ситдыйк улы кебек нәтиҗәле эшләүче район җитәкчеләре бармак белән генә санарлык, – ди гаилә дуслары Әмир Сәфиев. – Ул безнең эшчеләрне тәэмин итү бүлегенә һәрдаим ярдәм күрсәтте. Ул елларда көндәлек товарларга зур кытлык иде бит. Мусин республика, “Башнефть” җитәкчелегенә чыгып, әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлын таба иде.

– Рәзил Ситдыйк улы белән без 70нче еллар уртасыннан таныш булдык. Мин ул чакта райкомның беренче секретаре Әхмәт Гата улы Әминевның ярдәмчесе вазыйфасында эшли идем. Соңрак Социалистик Хезмәт Герое, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Әхмәт Әминев Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры булды, – дип хатирәләрен яңарта Әнвәр Хафизов. – Мусин ул чакта авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Карл Маркс исемендәге колхозда эшләп йөри иде. Кызыклы факт: хуҗалык җитәкчесе Рифхат Еникеев, кадрларга кытлык башлангач, диплом эшләрен яклау вакыты алдыннан агрофакка барып, Тәкәрлек авылы егете Әлзәм Сафиуллинга туган колхозына кайтырга тәкъдим итә. Ә тегесе Рәзилне дә алыгыз әле, ди. Дуслар сынатмый. Яшь булуларына карамастан, чәмләнеп эшкә тотыналар. Соңрак Әлзәм Төхвәтулла улы “Маяк” колхозы рәисе була, аны алдынгылыкка чыгара, кандидатлык диссертациясен яклый, районның авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкли, Русиянең Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана.

Ә Еникеев мәктәбен һәркем дә үтә алмый. Ул үзенә карата да, башкаларга да үтә таләпчән, буш куыкларны җене сөймәгән кеше иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Еникеев районда гына түгел, республика күләмендә дә зур абруйлы шәхес булды.
Мусин данлыклы рәис күзе алдында идарәче кадр һәм авыл хуҗалыгы белгече буларак үсә. Утыз яше дә тулмаган Рәзил Ситдыйк улы колхоз рәисе итеп тәгаенләнә, озак та үтми, район башкарма комитетына рәис итеп сайлана. Арытаба аны КПССның Үзәк Комитеты каршындагы академиягә укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач, бераз КПССның өлкә комитетында инструктор булып эшли. Ә 1978 елда район коммунистлары аны Дүртөйле районының беренче секретаре итеп сайлый.
Кайда гына эшләсә дә, Мусин югары нәтиҗәләргә иреште...

...Рәзил Мусин, һичшиксез, Агыйдел ярында Р. Еникеев һәйкәленә чәчәкләр салыр иде...
– Яңа гына сайланган беренче секретарь белән райком аппаратының беренче очрашуын яхшы хәтерлим, – ди Русиянең атказанган зоотехнигы Рәшит Әхмәтов. – Әлбәттә, без аны барыбыз да яхшы белә идек. Искечә эшләп булмас инде дип, үзебезне эчтән генә әзерләп тә куйдык. Әмма нинди темплар белән эшләргә туры киләчәген, нинди таләпләр куелачагын күз алдына да китермәгәнбез. Аның: “Мин шикәр түгел. Яңа, югары үсеш баскычына күтәрелмичә торып, җиңел тормыш көтмәгез”, – дигән сүзләре истә калган.

Элек, мин колхозда зоотехник булып эшләгәндә, беренче секретарь хуҗалыкка ярты елга бер тапкыр килә иде. Ә Мусин бер көндә ике яки аннан да күбрәк хуҗалыкка бара. Моннан тыш бит ул сәнәгать предприятиеләренә дә чыга, ә алар алтмыштан артык иде. Эш сәфәрләрендә райком секретаре һәрчак мәсьәләләрнең төбенә төшенеп, аларны чишү юлларын таба белде.

...Рәзил Ситдыйк улы Агыйдел елгасы аша салынган күпер буйлап үтәр иде. Бу да аның хезмәт җимеше. Агыйдел бит районны икегә бүлеп ага, уң як ярда район үзәгеннән язгы һәм көзге юл өзеклегендә аерылып калып, дүрт колхоз җәфа чигә иде. Ике паром белән генә хәлдән чыгып булмый. Шуңа да Мусин күпер төзү мәсьәләсен хәл итүне үзенең намус эше итеп кабул итте һәм башкарып та чыкты.

Әйе, кызганычка каршы, Рәзил Мусин шәһәребез буйлап та, авылларыбыз урамнарын иңләп тә үтә алмый. Мөгаен, күргәннәренең күбесеннән ул канәгать калыр, тагы да күркәмрәк тормышка омтылып яшәүче, хезмәт салучы Дүртөйле халкы өчен сөенер иде.
Ул район тарихына чын лидер булып кереп калды. Республикабызның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Наҗар Нәҗми, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре белән бик дус булды. Үзен чын Дүртөйле кешесе дип санады.

Ул тормышыбызны яхшы якка үзгәртергә килгән кеше булды. Без аны көтеп алдык, районда тәртип урнаштыруына ышандык. Аек акыл белән эш итүчеләр аның район җитәкчесе итеп тәгаенләнүен зур канәгатьлек белән кабул итте. “Юлдаш” гәзите редакциясе коллективы белән 1994 елның 4 мартында булган очрашуда Мусин кешеләрнең тормышын яхшырту өчен властька кайттым, дип билгеләде.

Ул яшәгән урам, алдарак әйтүемчә, хәзер Мусин исемен йөртә. Ә каберендә һәйкәл. Аңа ел саен 9 мартта – һәлак булган көнендә дуслары, хезмәттәшләре, туганнары килә. Ак мәрмәр һәйкәлгә кызыл канәферләр ята. Алар, әйтерсең дә, чәчәкләр түгел, ә кан тамчылары... Аның канының тамчылары...

Хәмит Нәбиев,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас