+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
21 июль 2023, 08:30

"Син терелттең мине..."

Рөстәм Нәбиевның хатыны Индирага 29 яшь тулган. Рөстәм аны бик җылы сүзләр белән котлаган. Тугры, түземле, искиткеч чибәр һәм акыллы Индираны без дә котлыйк әле. 

"Син терелттең мине..."
"Син терелттең мине..."
"8 ел элек нәкъ синең туган көнеңдә мин 7 көнлек комадан чыгып, тормышка кайттым. Сине күргәч, еладым, күз яшьләре үзеннән-үзе акты. Казарма җимерелеп төшкәч, мин синең белән мәңгегә хушлаштым... Ләкин сине ялгыз калдырырга теләмәдем, минем Индирамның башка кешегә эләгүен теләмәдем. Мәхәббәтебезнең сафлыгы шундый зур көчкә ия булды, ул мине теге дөньядан кайтарды.

Синең белән  мин киләчәгемә ышандым. Миңа тормышка кайту мөмкинлеге биргәнең өчен рәхмәт. Мине ирең итеп сайлаганың өчен рәхмәт.

29нчы туган көнең белән, минем патшабикәм! Мин сине бик яратам!' - дип язган Рөстәм.
 
Котлыйбыз! Алдагы гомерегез дә тынычлыкта, мәхәббәттә узсын!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: