Гомер дигәнең, аккан су кебек ага да ага. Балачак, яшьлек еллары ерагайган саен, тагын да тизрәк ага ул. Гомер дигәнне тау менеп төшкән бер мизгел, дип юкка гына әйтмиләр шул...
Данлыклы якташыбыз, хәрби теоретик, армия генералы, “Маршал йолдызы” иясе, тарих фәннәре һәм хәрби фәннәр докторы, Русия хәрби фәннәр академиясе президенты, Русия хәрби галимнәренең интеллектуаль фонды җитәкчесе, легендар якташыбыз Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның тууына да 100 ел.
Аның белән очрашуларыбызны барлыйм. Якыннан танышканга кадәр аның 80нән артык татар генералын һәм адмиралын Мәскәүдә “Президент-отель”дә җыеп, бер матур мәҗлес үткәрүе хакында гәзитләр үзенчәлекле сенсация итеп бастырып чыгарган иде. Стандарт булмаган, ул вакытта һич тә көтелмәгән алым иде ул, шул ук вакытта бик табигый дә. Һәм мондый гамәлне бары тик армиядә гаять зур абруй казанган (ул вакытта Мәхмүт Гәрәев СССР Генераль штабы начальнигының беренче урынбасары) һәм данлыклы шәхес кенә башкара ала иде.
Шуннан башлап Мәхмүт ага күпләрнең игътибар үзәгендә булгандыр: телевидение, гәзит-журнал сәхифәләрендә ул әледән-әле күренеп торды, Хәрби фәннең фәнни-теоретик мәcьәләләренә багышланган калын-калын китаплары басылды, ил җитәкчеләре даирәсендә парадларда катнашты, катлаулы сорауларга җавап бирүче эксперт буларак та чыгыш ясады. Болары читтән күзәтүләр, ләкин аларда да Мәхмүт аганың югары дәрәҗәдәге шәхес икәнлеген күрми калу мөмкин түгел.
Уфада беренче очрашуда интервью алу мөмкинлеге булмады, икенче очрашуыбызда “Шәрык” радиосы хәбәрчесе буларак шактый тәфсилле сөйләшү мөмкинлеге туды. 80 яшьлек Мәхмүт ага бик теләп сорауларга җавап бирде, алдыбызда гади дә, гали дә полководец иде. Шуңа да күңелдә булган барлык сорауларны бирү мөмкинлеге булды, һәм аларга төпле җаваплар да алынды.
Аның ике тапкыр фән докторы булуы турында ишеткәч, шунда ук хәтергә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев килде. Бәләбәй педагогия училищесында эшләгән чакта безгә ул килгән иде: икесе дә шулкадәр тыйнак, гади, зыялылык бөркелеп торган зур, якты шәхесләр!
Гомерлек хатирә булып калган бу очрашу язмалары радио дулкыннарында тыңлаучыларга барып җитте. Бер генә көн дә татар авылында яшәмәгән, бер генә сәгать тә татарча укымаган Мәхмүт ага туган телендә бик теләп сөйләште. Моның сәбәбе бик гади булып чыкты – нинди генә фән һәм вазыйфа олимпларына күтәрелмәсен, ул үз мил-ләтенең чын патриоты, аның тугры улы булган. Калганнары бар да шул мәңгелек чыганактан килгән хиссияте миллия – уй, гамь, милли моң...
Үзбәк, таҗик, урыс мәктәпләрендә белем алса да, ул туган теле һәм мәдәниятенә гомер буе тугры кала, – чын зыялы кеше башкача була да алмый торгандыр.
Мәхмүт Әхмәт улы Чиләбедә туса да, туган ягы итеп Башкортстанны санады. Аның әтисе Чишмә районының Салих авылыннан, әнисе Татарстаннан була. Булачак генерал Димдәге тимер юлчылар мәктәбендә һәм Ишембайда мәктәптә укый, ул мөмкинлек булган саен Салих авылына килә, бабасы каберен яд итә, Коръән укыта, балачак
хатирәләрен яңарта. Ул заманнар никадәр генә авыр булмасын, балачак, яшьлек хатирәләре кеше күңелендә иң якты истә-лекләр булып гомерлеккә саклана.
Чиләбедән Гәрәевлар Омскига күченә, анда ачлык башлангач, 1932 елда Урта Азиягә юлланалар. Ташкентка ярты ел баралар, Каршы шәһәрендә төпләнәләр. Мәхмүт бик иртә армия сафларына килә: кавалерия полкында тәрбияләнә, мәктәптә белем ала һәм Ташкентта хәрби училищеда укый башлый. Ярты ел үтүгә Бөек Ватан сугышы башлана, һәм яшь офицер фронтка җибәрелә.
Сугыш еллары хакында Мәхмүт ага болай сөйләгән иде: ”Иң истә калганы, иң куркынычы – сугышка беренче керү вакыйгасы. Өйрәтүен өйрәттеләр, аңлаттылар, ләкин сугыш хәлләре бөтенләй башкача булып чыкты. Башта бик кыен булды. Сугыш елларында биш тапкыр госпиталь-ләрдә дәваланырга туры килде. Мәскәү, Смоленск, Ржев, Белоруссия, Литва, Польша җирләрен азат иткәч, Көнчыгыш Пруссиядә сугышны тәмамладым. Аннары безнең бишенче армияне Япониягә каршы җибәр-деләр”.
1944 елда капитан Гәрәев, кавалерия дивизиясен чолганыштан алып чыккан өчен, генералларга гына бирелә торган Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Соңрак ул Ватан сугышын һәм икенче Бөтендөнья сугышын фәнни-теоретик анализлаган хезмәтләре өчен Русия Федерациясенең дә шул исемдәге полководец орденына лаек була.
Шулай итеп, ике полководец орденына лаек була маршал
Г. К. Жуков исемендәге Русия Дәүләт премиясенең беренче лауреаты Мәхмүт Гәрәев. Шулай ук ул М. В. Фрунзе исемендәге премия лауреаты. Ул җитәкләгән Оборона министрлыгы комиссиясе зур фәнни-аналитик эзләнүләр нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның санын – 27 миллион – билгели.
Улы Тимур Мәхмүт улының да генерал булуын телгә алгач, аның хәрби һөнәр сайлавын Мәхмүт ага болай аңлаткан иде: “Хәрби юлны сайлау дигәннән бер мәзәк сөйлисем килә: училищега бару-бармау хакында уйланган бер солдат әнисеннән киңәш сорап хат яза. Әнисе: “Улым, син училищега бар, безне сакларга башка илдән солдат килмәс бит?!” – дип җавап язган, имеш.
“Сугыш – бик начар нәрсә, һәм һичкемнең дә анда булуын теләмибез. Без аның нинди икәнлеген тагы да яхшырак беләбез. Әнә шул сугышны булдырмас өчен бик яхшы армия, гаскәрләр, офицерлар кирәк. Сугышны шулай гына булдырмаска мөмкин. Шулай булгач, безнең һөнәр иң гуманлы профессия булып чыга, чөнки ул меңнәрчә, миллионнарча гомерләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Беркем дә сугыш теләми, ләкин безнең теләкләр генә аз. Дошман килә икән, аңа каршы барырга кирәк, ләкин белеп, хәзерлекле булып”.
Фән баскычлары буйлап күтәрелүе хакында түбәндәгеләрне җиткерде. Рота, аннары батальон командиры булган Гәрәевның, солдат гомерләрен саклап, хәрби бурычны уңышлы үтәү юллары хакындагы алдынгы тактик тәҗрибәсе армия масштабында методик белешмә итеп таратыла. Сугыш ахырында ул армия штабы хезмәткәре була һәм Фрунзе исемендәге Хәрби академиягә укырга керә.
Аннары Брестта полк һәм дивизия командиры, Белоруссиядә армия штабы начальнигы була. “Без килгәндә хәрби лагерь казармалары җимерек хәлдә иде әле, шуңа землянкаларга урнаштык. Брест геройларын эзләдек, оборона музеен оештырдык, каһарман командир керәшен татары Петр Михайлович Гавриловка ярдәм иттек: мин аңа реабилитация эшләрендә булыштым. Кат-кат очрашып сөйләшә, татар җырларын җырлый идек. Соңрак бу эшкә Ленин премиясе лауреаты, язучы Сергей Смирнов та кушылып китте. Петр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелде, майор чины, партия әгъзалыгы кайтарылды, ул СССРның Югары Советы депутаты итеп сайланды, гаиләсен тапты”, — диде ул чор хатирәләрен яңартып Мәхмүт Гәрәев.
1970-71 елларда Мисырда хәрби киңәшче була, аннары Урал хәрби округының штаб начальнигы булып хезмәт итә, СССР Генераль штабының фән-ни идарәсе начальнигы, Генераль штаб начальнигының беренче урынбасары итеп тәгаенләнә. Талантлы якташыбыз Мәхмүт Гәрәев ике хәрби академияне дә алтын медаль белән тәмам-лый.
1989 елда совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылгач, ул баш хәрби киңәшче итеп Кабулга җибәрелә. Шул еллар хакында: “Әлбәттә, бик авыр булды, ләкин без үз вазыйфаларыбызны үтә-дек. Чит ил радиостанциялә-рендә ул вакытта бер мәзәк йөри иде: “100 мең кешелек армия урынына Әфганстанга бер татар Гәрәев җибәрелгән”, дигән. 1992 елда отставкага чыгып, Русия Хәрби Фәннәр академиясе оештырдык, аның президенты итеп мине сайладылар”, — диде.
– Академиянең эшчәнлеге нәрсәгә юнәлтелгән?
– Төп бурыч – илнең оборонасын көчле һәм арзан итү. Бик мөһим мәсьәлә бу. Әлбәттә, монда хәрби як белән бергә икътисадның да хәлиткеч роле бар. Комплекслы бурычлар тора ил алдында.
– Сезнең фәнгә килүегез нидән башланды?
– Теләсә нинди эшне яхшырак башкару хакында уйланудан иҗат, фән башлана. Мин бер генә эшне дә шаблон белән башкармадым. Шулай фәнгә кереп китеп, ике докторлык диссертациясе якладым: хәрби фәннәре һәм тарих фәннәре буенча.
– Һәм хәзер Русия хәрби фәннәренең атасы, патшасы – Сез инде?
– Нишлисең инде. Шулайрак килеп чыга.
– Мәхмүт ага, Сез күп җир-ләр гизгәнсез, төрле илләрдә яшәгәнсез һәм беркайчан да туган тел, милли моңнарыбыздан аерылмагансыз. Тормышыгызда аларның роле нинди булды?
– Милләттәшемне, якташларны кайда гына күрсәм дә, бик шатлана идем. Сөйләшеп сүзләр бетми иде. Сусап, көтеп ала идем андый очрашуларны. Халкыңны, милләтеңне яратырга кирәк. Халкыңны яратсаң, аның телен, моңын онытып булмый. Шуларны кызым Галия һәм улым Тимурга җиткерергә тырыштым.
Үзбәк, фарсы, инглиз, урыс телләрен белсәм дә, татар теле һәрчак күңелем түрендә булды. Соңгы вакытта мин аны тагын да җентекләбрәк өйрәнәм – татар мәктәбендә укырга туры килмәде бит!
– Ә җырлар?
– Мин татар, башкорт халык җырларын бик яратам. Әти бик матур итеп җырлый иде. Авыр чакларда туган җырлар белән юана идем.
– Безнең халыкның нинди сыйфатлары Сезне сокландырды?
– Түземлелек, дип әйтер идем.
– Ватан сугышында халкыбыз каһарманлыгы символы булып Муса Җәлил тора. Сез аңа бүгенге көн биеклегеннән ничек карыйсыз?
– Муса Җәлилнең рухи каһарманлыгын һәркем белә. Каһарман шәхес һәм талантлы шагыйрь. Аның үрнәгендә һәр кеше яшәргә, халкы өчен дә эшләргә һәм иҗат итәргә тиеш.
– Мәхмүт ага, генерал булу җиңелме?
– Җиңел түгел.
– Якташларыгызга әйтер сүзегез?
– Димдәге, Ишембайдагы мәктәпләрдә бергә укыган якташларыма сәламемне, Башкортстан халкына иң изге теләкләремне юллыйм.
Рәүф Идрисов.