Башкортстанның атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге әгъзасы, Русиянең этнологлар һәм антропологлар ассоциациясе, Язучылар, Журналистлар, Рәссамнар берлекләре әгъзасы, юстициянең өлкән киңәшчесе, 2008-13 елларда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, 2013-18 елларда Русия Федерациясе сенаторы (Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары), Русия Фәннәр академиясенең Башкортстан территориясендәге вәкиллеге җитәкчесе Рафаил Зинуров республикада да, илдә дә киң билгеле шәхес. Рафаил Нариман улы – II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медале, Салават Юлаев ордены, Ш. Ходайбирдин, М. Өметбаев исемендәге премияләр һәм башка югары бүләкләр иясе.
Гомеренең җиденче дистәсенә аяк баскан, гаҗәеп тормыш юлы узган Рафаил Нариман улы белән әңгәмәне аның остаханәсендә кордык. Ул безне ихлас каршы алып, үзенең эшләре, аларның тарихы белән таныштырды, скульптурасын эшләгән һәр батырның тормыш юлы турында бәян итте. Күркәм юбилее уңаеннан Рафаил Нариман улы белән оештырылган әңгәмәбезне гәзит укучыларга да тәкъдим итәбез.
– Рафаил Нариманович, Сез юрист, галим, язучы, скульптор... Шушы өлкәләрнең кайсысы күңелегезгә ныграк якын?
– Аларның һәркайсы күңелемә үзенчә якын. Шулай да, төп һөнәрем якынрак. Ни дисәң дә, әлеге өлкәдә 25 ел хезмәт куйдым.
– Сез Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендә прокуратура тикшерүчесе булып хезмәт юлын башлыйсыз. Аннары инде бер-бер артлы карьера баскычлары буенча күтәрелгәнсез. Сезгә эшегез җиңел бирелә идеме?
– Алай дип әйтмәс идем. Һәр өлкәдәге хезмәтнең үзенең нечкәлекләре, авыр вакытлары була. Хезмәтемдә кешеләргә карата һәрвакыт гадел булырга тырыштым.
– Миңа калса, бу өлкәдәге хезмәтнең төп асылы да, авырлыгы да – көн саен җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бару белән бәйле. Бу кешенең холкын үзгәртәме?
– Тирә-юньдәгеләрнең кешегә йогынтысы кешенең үзенә бәйле. Кемдер башкаларга азрак тәэсир итә, кемдер күбрәк. Җәмгыятьтән дә бөтенләй бәйсез булып калып булмый. Безнең һөнәр ияләре арасында да йомшак һәм киң күңелле кешеләр эшли.
– Прокуратура тикшерүчесе булып эшләгән чорда кешеләрнең аянычлы язмышы белән күп тапкырлар очрашырга туры килгәндер. Шулар арасында әле дә оныта алмаган очраклар булдымы?
– Әлбәттә, булды һәм алар берәү генә түгел. Кайсылары яхшы тәмамланса, кайсылары үкенечле. Шундый очракларның берсе республиканың бер районында булды: хатын-кызны ирен үтергән өчен хөкем иттеләр. Ә ул бу адымга үги әтисеннән кызын көчләттермәс өчен барган. Бик аянычлы, ачы язмышлы хатынга хөкем карары чыгарылгач, минем үземнең дә күзләр яшьләнде.
– Югары Совет Президиумы секретариатының һәм Башкортстан Президенты Хакимиятенең милләтара мөнәсәбәтләр һәм дәүләтара элемтәләр бүлеге мөдире булып эшләгән вакытыгыз илебез тарихында сынылыш чорына – 1991-94 елларга туры килгән. Ул еллар Сезнең тормышта нинди эз калдырды?
– Халкыбызда “Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит” дигән мәкаль бар. Минем тормыш, хезмәт юлым да илгә хезмәттә узды, әле дә шул юлдан барам. Ә инде туксанынчы елларны искә алсак, ул вакытта, чынлап та, җиңелдән булмады. Төрле хәлләр, вакыйгалар булды...
– Рафаил Нариманович, Сез күп җирләрдә, шул исәптән күпсанлы чит илләрдә дә булгансыз. Ул сәфәрләр Сезгә нәрсә бирде?
– Әйе, бик күп тапкырлар чит илләрдә эш сәфәре белән булдым. Аларның саны кырыктан артып китә. Чит җир, анда яшәүче халык, аларның гореф-гадәтләре белән танышу нәрсәгә булса да өйрәтә, үрнәк бирә, күңелне баета. Юкка гына: “Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә”, димиләр бит.
– Башкортстанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы, профессор Рәшит Шәкүр Сезнең гыйльми һәм иҗади эшчәнлек хакында болай дип язды: “Галим һәм язучы Рафаил Зинуровның тарихи-шигъри хезмәтләренең үзенчәлеге шунда ки, ул, кагыйдә буларак, үзенең эшләрен тарихи шәхесләрнең скульптура образлары белән иллюстрацияли яки озата бара. Авторның бу эшләре, бәлки, соңрак фәнни-тарихи һәм әдәби өлкәдә яңа юнәлеш буларак танылыр. Без беренче тапкыр шигъриятнең мең елдан артык вакыт эчендә фәнни чыганакларның зур массасына тарихи күзәтү белән кушылуын күрәбез. Шул ук вакытта, авторның чыганак базасы белән эшләү хәзерге фәндә кабул ителгән барлык таләпләргә җавап бирә. Хәзерге галимнәр һәм язучылар иҗатында бу яңа күренеш. Аның соңгы мондый стильдәге эше – 2023 елда дөнья күргән “Язмышлар китабы. Борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәрге Башкортстан тарихы шигырьләрдә язылган” китабы”. Рафаил Нариманович, тәүге язган шигырегезне хәтерлисезме?
– Әйе, чынлап та шигъри юллар белән язылган фәнни эшләр бездә башка юк. Бу җәһәттән Әрмәнстан тарихы буенча шигъри формада өч томлык хезмәтне, башка кайбер тикшеренүләрне генә атап була. Тәүге шигырь юллары исә мәктәптә укыган чакта язылды.
– Бүген инде Сез 16 китап авторы. “Бүре күзләре” китабы 1993 елда дөнья күргән. Ул тикшерү материаллары нигезендә язылган хикәяләр җыентыгы. Үтә дә җаваплы вазыйфалар башкарган вакытта да иҗатка вакыт бүлә белгәнсез, димәк?
– Беренчедән, иҗат – ул күңел халәте. Икенчедән, яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә, бар нәрсәгә дә вакыт табып була, минемчә.
– Рафаил Нариманович, Сез Русиянең һәм Башкортстанның рәссамнар берлекләре әгъзалары арасында бердәнбер махсус белеме булмаган автор. Бу юнәлештәге сәләтегез кайдан килә?
– Минем махсус белемем булмаса да, иҗади сәләтемне һәм талантымны исәпкә алып, берлеккә кабул иттеләр. Моның белән горурланам. Мәктәп елларында “Куликов сугышы” темасын узгач, скульптуралар ясаганым хәтердә. Аннан соң студент чакта барельеф эшләп, күпләрне хәйран калдырдым. Бу сәләтем, мөгаен, әтиемнең әтисе Локман картәтиемнән киләдер. Мин аны аз гына хәтерлим. Картәтиемнең авыл балаларына балчыктан төрле сыбызгылар ясап биргәнлеген ишеткәнем булды. Аннан соң инде “методом проб и ошибок” скультуралар ясарга өйрәндем. Беренче фигураларымны туган авылым – Иглин районы Түбән Ләмәзе – янында урнашкан Зөлкарнәй тавының ак балчыгыннан ясадым. Соңгы елларда махсус кибеттән сатып алынган балчык белән эш итәм.
– 2015 елның апрелендә Федерация Советында Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитына багышланган шәхси күргәзмәгез зур уңыш белән узды. Анда ШОС һәм БРИКС илләренең милли геройлары тәкъдим ителгән иде. Моннан тыш та дистәдән артык күргәзмәләрегез Уфада, Мәскәүдә, Якутскида узган. Сезнең эшләрегезнең барысы да диярлек күпсанлы халыкларның милли геройларына багышланган. Бу Сезнең төп эш юнәлешеме?
– Милли геройлар – алар халкының азатлыгы һәм гаделлек өчен көрәшкән шәхесләр. Мин үзем дә гаделлек сагында торучы буларак, бу тема миңа якын. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: халыкларның милли геройларына әверелгән батырлар барысы да хөкем ителеп, җәзалап үтерелгәннәр. Менә шушы факт та минем күңелне тетрәндерә. Вакыт узган саен күп батырларның исеме юкка чыга бара. Ә бу алай булырга тиеш түгел! Этнографик һәм антропологик тикшеренүләр нигезендә XVII-XVIII гасырларда башкорт күтәрелешләре җитәкчеләренең һәм катнашучыларының скульптура портретларын ясадым. Салават Юлаев, Карасакал, Сары Мәргән, Сәет-батыр, Алдар-батыр, Батырша, Кинҗә Арсланов, Канзафар Усаев, Каранай Моратов һәм башка милли батырларыбызны сынландырдым. Әлбәттә, башка кыйтгаларның милли батырлары да иҗатымда киң чагылыш тапты. Эшләрем Куергазы, Стәрлебаш, Кырмыскалы, Миякә, Әбҗәлил, Иглин, Яңавыл, Чишмә районнарында куелды. Корея республикасында, Саха (Якутия)дә, Әрмәнстан Республикасы Милли җыелышында һәм башка кыйтгаларда үзләренең лаеклы урынын алды. Эшләремнең күбесен бүләк итеп бирәм.
– “Башкорт фетнәләре һәм индеец сугышлары дөнья тарихында феномен” дигән монографиягез авторның иллюстрацияләре белән дөнья күргән. Остаханәгездә дә индеецларга багышланган сувенирлар коллекциясен күрергә мөмкин. Бу кызыксыну каян килә?
– Балачакта ук курку белмәс, батыр йөрәкле, ирек һәм үз җирләрен яраткан индеецлар турында кинолар карарга, китаплар укырга ярата идем. Шуңа күрә дә бу кызыксынуым арытаба фәнни эшләремдә, иҗатымда да чагылыш тапты.
– Тормышка ашмаган хыялларыгыз булдымы?
– Балачакта бик күп малайлар кебек үк очучы булырга хыялланган идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң романтика эзләп, Бакудагы диңгезчелек мәктәбенә укырга кердем. Ә менә армиядә хезмәт иткәннән соң тормышка аек караш белән карый башладым. Тормышка ашмаган хыяллар – чын хыял булмаганнары. Тырышсаң, барлык хыялларны да чынбарлыкка ашырырга мөмкин. Мәсәлән, мин берничә телне үзләштердем, саксафонда уйнарга өйрәндем. Шулай да, бер хыялым әле булса тынгы бирми: Башкортстанның Яңавыл районыннан Зианчурага кадәр җәяүләп яки велосипедта сәфәр кыласым килә.
– Рафаил Нариманович, галим һәм иҗат кешесе буларак юбилеегызны нинди яңа хезмәтләр белән каршы аласыз?
– “Язмышлар китабы. Борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәрге Башкортстан тарихы шигырьләрдә язылган” китабым дөнья күрде. Аның презентациясе дә булды.
– Рафаил Нариманович, 70 яшь үренә менгәч, узган юлыгызга карап, ниләр әйтә аласыз?
– Гап-гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән бер авыл баласы булсам да, Аллаһка шөкер, зур үрләр яуларга насыйп булды. Тормыш юлымнан, язмышымнан канәгатьмен. Әлбәттә, янымда ышанычлы хезмәттәшләрем, дусларым, якыннарым булмаса, бәлки алай да булмас иде. Иң мөһиме – янымда мине һәрвакыт аңлаган, яклаган, яраткан тормыш иптәшем Розалия булды. Ул гомере буена ак халатын салмыйча, сәламәтлек саклау системасында педиатр булып хезмәт итте. Гаиләбездә ул һәм кыз тәрбияләп үстердек. Рөстәм белән Розалина тормышта үз юлларын табып, матур итеп яшиләр. Ике оныгыбыз бәхетле тормышыбызга тагын да ямь өсти. Шулай булгач, барысына да шөкер кыласы гына кала.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.