

Бу көннәрдә Сибай концерт-театр берләшмәсе биючеләренә "Башкортстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирүләрен хәбәр иткән идек.
Алгы сызыкта йөргән биючеләр Илсур Юламанов, Наил Шәмсетдинов белән беррәттән, Лариса Хәтмуллина да югары исемгә лаек булды.
Лариса Шайнур кызы озак еллар «Сибай» халык биюләре ансамблендә бии. Аның махсус хәрби операциядә һәлак булган улы Илнар да бу ансамбльнең чагу бизәге иде...
Фото: социаль челтәрләрдән