

Иглин районында гына түгел, ә республикада һәм аннан читтә киң билгеле малтабар, җәмәгать эшлеклесе, ат үрчетүче, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәсән Идиятуллин белән студент елларыннан башлап таныш идек. Еш булмаса да, очраша идек. Аның белән әңгәмә кору бик фәһемле була иде. Заманыбыз герое, халкыбызның фидакарь улы Хәсән Идиятуллин нинди генә хәл-шартларда да, вөҗданына тугры калып, көндәлек мәшәкатьләрдән өстен булып, тормыш дөреслеген исбатларга атлыгып торган тынгысыз җан иде. Кызганычка каршы, каты авыру аны арабыздан бик иртә алып китте. Шушы көннәрдә мәрхүмнең улы Сәгыйтьҗан Идиятуллин белән күрештек.
Әтисе мәрхүм булганчы ук хуҗалыктагы төп эшләрне Сәгыйтьҗан алып бара иде. Әтисенең ныклы таянычы булды, эшне оештыру сәләте дә әтисе исән чакта ачылды. Ир баланың әтисе эше белән кызыксынуы гаҗәп түгел, әлбәттә. Күпләр үсеп җитеп, мәктәпне тәмамлагач та, әтиләре хезмәтен дәвам иттерәләр. Әмма бүгенге шартларда авылда ныклы, нәтиҗәле хуҗалыкны алып бару өчен төпле белем кирәк.
Сәгыйтьҗан да университетны тәмамлап кайтып, үз хуҗалыкларында эшли башлады, гаилә корды, ике бала үстерәләр, өченчесен көтәләр. Әйткәндәй, Хәсән Сәгыйтьҗан улы хатыны Филзә Әнвәр кызы белән үрнәкле итеп дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Өлкән уллары Гияз – ветеринария табибы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, кызлары – Айсылу юрист, икенче кызлары Айгөл ярыш атлары тренеры, жокей, Сәгыйтьҗан – гаиләдә төпчек бала. Гомумән, әти-әниләре улларын һәм кызларын дөнья көтү серләренә өйрәткән. Һәрвакыт аларны үз янәшәләрендә йөртеп, авыл тормышы серләренә төшендергән, хезмәткә күнектергән.
– Бу хуҗалыкны оештырганда әтинең аягыннан кирза итек, өстеннән кожан төшмәгән. Без аның эшенең тынгысыз булуын, гаделлек өчен көрәшүен кечкенәдән белеп, күреп үстек. Мин, мәсәлән, ул сайлаган юлдан тайпылмыйча баруымда, яхшы укуымда әтинең роле зур булуын яхшы аңлыйм, – ди Сәгыйтьҗан Хәсән улы.
...Өлкән Идиятуллин 1991 елда тәвәккәлләп, башкорт токымлы атлар үрчетүгә махсуслашкан шәхси крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган. Бүген инде хуҗалыкта Башкортстанда гына түгел, бөтен илгә, чит илләргә сыйфат үрнәге булып танылган мең ярым ат бар. Хуҗалык рәсми рәвештә токымлы маллар үрчетүче статусын алган.
Сәгыйтьҗан Хәсән улы әйтүенчә, хуҗалыкта эшләр күптармаклы. Токымлы атлардан башка, мөгезле эре терлек, кош-корт үрчетәләр, даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, ярышларда катнашалар. Алар кебек призлы урыннар, бәһалы бүләкләр алган башка хуҗалык юктыр да республикада. Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге 23 — алтын, 17 — көмеш, 7 бронза медальгә, күпсанлы кубокларга лаек булганнар. Илебездәге ат заводларының барысы белән дә диярлек эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырганнар.
– Ат үрчетү – шактый чыгымлы һәм тынгысыз шөгыль. Бу эшкә алынырга теләүчеләр күп түгел. Заман авырлыклары, икътисади тотрыксызлык куркыта. Әти әйтә торган иде, безнең шартларда фермерлык эше батырлыкка тиң, дип. Чын мәгънәсендә лидерлар гына ниндидер нәтиҗәгә ирешә ала, – ди Сәгыйтьҗан Идиятуллин.
Менә утыз елдан артык инде, бу хуҗалык җирлегендә һәм барлык чыгымнарны үз өсләренә алып, шартына китереп, чын милли Олы Теләк Сабантуен үткәрәләр. Ул быел да бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Халкыбыз бәйрәме турында бер вакыт өлкән Идиятуллин: “Сабантуй үзенең миллилеген югалтмасын иде, аны ят элементлар белән чүпләргә ярамый. Кайберәүләр өчен бу бәйрәм табигатькә чыгып, шашлык ашап, аракы эчеп кайту өчен бер сәбәпкә генә әйләнеп бара. Ә бит Сабантуй — халкыбызның милли мәдәниятен, җыр-моң куәтен, бай тарихын, игенчелек тантанасын меңнәрчә кешегә җиктерү мөмкинлеге ул. Шушы максаттан оештырабыз бу бәйрәмне”, – дигән иде.
Хәсән Идиятуллин берничә ел элек үз хуҗалыгы территориясендә Геройлар аллеясы төзергә ниятләве белән дә таң калдырган иде. Яшермим, беренче ишеткәндә аның бу теләге ничектер сәер тоелды, гаҗәпләндерде. Ат үрчетү... һәм Геройлар аллеясы? Аның кайчак кыю фикерләре белән сискәндереп тә җибәрүен белгәнгә күрә, сорау-фәлән биреп тормадым. Икенче очрашуда үзе сөйләп китте:
– Геройлар халык хәтерендә якты образ булып яши. Гомер үтә, әмма хәтерне мәңгеләштерү өчен мин нәрсә эшләдем соң, дип бик сирәкләр генә уйлана. Без Бөек Ватан сугышы, халыклар дуслыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерергә булдык. Безнең илдә геройлар күп. Һәр авылда да һәйкәл, бюст куярга, геройлар истәлегенә аллея булдырырга кирәк тә бит. Кайдадыр моны эшләгәннәр, ә кайдадыр юк. Ә без – мин һәм минем гаиләм – моның белән шөгыльләнәбез. Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү өчен...
Шулай итеп, ул Русия күләмендә беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән тугандаш халыклар каһарманнарының сыннарын ясатты. Аларны шушы авылның гаҗәеп табигатьле яланында урнаштырдылар. Зәвык белән төзелгән Батырлар аллеясы барлыкка килде.
Бу уңайдан кече Идиятуллин болай ди:
– Бу безнең төп эшчәнлегебез түгел, әлбәттә. Геройларны сайлап алуга, бюстларның макетларын раслауга бик күп вакыт сарыф итәргә туры килде. Әти әйтә иде, бу безнең гаиләнең гражданлык бурычы, дип. Бу чыннан да шулай. Бигрәк тә әлеге вакытта патриотик тәрбия бик актуаль.
Хәсән Идиятуллин тырышлыгы белән Олы Теләктә авиация мәйданы да булдырганнар иде. Парашют спорты буенча республика чемпионаты узган ел шушында булды. Ярышлар берничә дисциплинада, аерым алганда, төркем һәм ялгыз акробатика буенча узды.
Сабантуй көнне шушы аллеяны да тантаналы шартларда ачтылар. Ярымай формасында итеп эшләнгән аллея буйлап тезелгән мәгърур
бюстлар, аларның гранитка төрелгән постаментларын күздән кичергәч, дуслыкны ныгыта торган эшләрнең никадәр күләмле, чыгымлы, ләкин бик кирәкле һәм тәрбияви әһәмиятле икәнлеге, Сәгыйтьҗан Хәсән улы әйткәнчә, актуаль булуы хәзер яхшырак аңлашыла.
Халык, ил язмышының нигезе – авылларда. Соңгы елларда кендек каны тамган изге җиргә тартылучылар саны арту сөендерә.
Тик, Сәгыйтьҗан кебек яшь һәм булдыклы җитәкчеләр әлегә сирәк. Сәгыйтьҗанны тыңлаганда аны әтисе белән чагыштырып утырам. Ныклы сүзе, кешелеклелеге бар нәрсәдә чагыла. Беркайчан да үзенең авылдашларының проблемаларыннан читтә калмый һәм көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ару-талу белмәс холкы бәрабәренә, ул үз алдына куйган бурычларны нәтиҗәле итеп башкарып чыгачагына шик юк. Ул – Хәсән Идиятуллинның улы бит!
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Иглин районы.