+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
4 август 2023, 06:03

Ниләр сөйли ана кызына?

Бу фото яныннан тыныч кына үтеп китеп булмады...

Ниләр сөйли ана кызына?Ниләр сөйли ана кызына?
Ниләр сөйли ана кызына?

Сөекле җырычыбыз Хәния Фәрхине баккан Фәния апа - дүрт газизен салкын җир куенынан салган ана.

Йөрәккәе парә-парә телгәләнсә дә, ул бүген дә тулы иман белән, якыннарына күңел җылысы, яктылык өләшеп яши. Кызы Фирүзә аны Хәниясе анына алып килгән.

"Син дөньяда яши, дисәләр... Инәүне сиңа алып килдем бүген, йөрәк парәм. Синең таш сыныңа таянып, "Кызым, кызым, йөрәк парәм, рәхмәт сиңа. Әйт әле, нигә мин бик озак яшим икән? Якты дөньяларда яшәүләре рәхәт булса да, арыдым мин, кызым, арыдым", - дигәннәре миңа авыр ишетелде. Инәү, газизем, син янымда, син яшәгәндә мин бит әле сабый, кыз бала. Яшик әле, Инәү, яшик!" - дип язган ул социаль челтәрдә.

Кайгыларның бер мыскалын гына йөрәгегездән ала алсак иде дә бит, Фәния апа...

Ниләр сөйли ана кызына?
Ниләр сөйли ана кызына?
Автор:Резида Валитова
Читайте нас