

Уфада
Нурия Халит кызы Измайлова 1949 елның 20 июнендә Башкортстанның Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килә, рәсми туган көне – 1950 елның 1 гыйнвары. Вафаты – быелның 1 июле, Америка Кушма Штатларының Принстон шәһәре.
Шаран районының Базгыя урта мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый Нурия. “Очарга, күчәргә җыеныр мәлләрем”, – дип, дәрвишлек шаукымында Үзбәкстанның Фирганә өлкәсенә чыгып китә, укытучы булып эшләп ала.
1972-78 елларны ул Уфада үткәрде, без бергә эшләдек һәм яшәдек.
Башкортстан китап нәшрияты (хәзер Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты) Уфаның үзәгендә – Совет мәйданындагы Сәнәгать йортында иде. Нәшрият директоры вазыйфасын Нурислам Нуртдинов башкарган вакыт. Әйткәндәй, ул нәшриятка иң озайлы чор – ике дистә еллап җитәкчелек итте, коллективта аны күпләр ихлас хөрмәтләде, яратты.
Китапны дөньяга чыгаруга әзерләү басылып эшләүне, бар булмышың белән кулъязмага “чумуны” таләп итә, шуңадыр да нәшриятта эш ярларыннан артык ташымый, тотрыклы бер үзәндә агыла. Хезмәткәрләр сыналган, бер тупламга укмашкан, очраклы килеп кергәннәр монда берекми дә. Менә шул “тын елга”га ашкынулы, саф дулкын булып килеп кушылды Нурия.
Ул чакта мин Башкорт дәүләт университетында кичке бүлектә тарих факультетында укып йөрим, нәшриятның дәреслекләр һәм уку әсбаплары редакциясендә кече мөхәррир буларак хезмәттәмен. Нурия исә – югары белемле, мәктәптә дә эшләп өлгергән, аны шунда ук башкорт мәктәпләре өчен урыс теле һәм әдәбияты дәреслекләрен нәшерләүче мөхәррир итеп тәгаенләп тә куйдылар. Икәү иңгә-иң терәлешеп, тоташкан өстәлләр артына утырып эшлибез шулай.
Нурия урыс теле һәм әдәбияты буенча махсуслашкан коллегасы, тәҗрибәле мөхәррир, нәшрият ветераны Тамара Яркунова белән дә, дәреслекләрнең авторлары – педагогия фәннәре докторлары, профессорлар Кәбир Закирҗанов һәм Лена Сәяхова белән дә тиз уртак тел табып, син дә мин эшләп китте. Бу олпат затлар Нурияне – үзләренә, яшьлегенә карамыйча, Нурия аларны үзенә тиң күрде шикелле. Гомумән, аңарда абруйлар каршында каушап калу, дәрәҗәләргә табыну сыйфаты юк иде. Җитмәсә, гыйлем багажы да саллы, төпченүчән, сүзнең асылын аңлаучан, сүз кадерен белүчән.
Ул чакларда бер редакциядә чыккан яңа басмаларны икенче редакция мөхәррирләренә тикшерергә, анализларга биреп, бәяләмәне күмәк җыелышларда тыңлау гадәте бар иде нәшриятта. Дуска да, дошманга да сүзен чәчрәтеп әйтүчән Нурия мондый очракларда да хәтта кайсыбердә артык хәтер саклап та тормый, фикерен ярып сала. Киңкүләм сәяси әдәбият редакциясе мөдире, танылган шагыйрь Роберт Пальның мөхәррирлегендә чыккан бер китапны җентекләп укып, мантыйклы тәнкыйть җиткерүенә күпләрнең шаккатып калганы да истә. Усаллану, фикерләр төрлелеген ачуланышуга сәбәп итү түгел бу, “мин беләм”лекне күрсәтү дә түгел, ә яхшыртырга омтылып тәнкыйтьләү иде.
Каләм әһеле буларак, Нуриянең үзенең исеме дә укучыларга шактый танылган иде инде. Җыры да бар хәтта: “Соңгы хат” дип атала. Беренче шигырьләре тугызынчы сыйныфта укыганда ук “Кызыл таң” гәзитендә басылып чыккан. Әле дә шигырь белән “җенләнә”. Мохит тә кулай кебек: нәшриятта әдип-ләр Әмир Гәрәев, Габдулла Байбурин, Агиш Гыйрфанов, Равил Шаммас, Хөрмәт Биккулов, Ирек Кинҗәбулатов, Риф Мифтахов, Рәшит Сабитов һәм башкалар эшли. Буш вакытларда – аралашулар, иҗат хакында әңгәмәләр, бәхәсләр. Иҗатчылар яңа әсәрләрен ишеттерә, Риф Мифтахов еш кына Мостай Кәрим шигырьләрен яттан сөйләп, төзелешенә, эчтәлегенә анализ да ясап куя. Нурия дә укыштыра шигырьләрен. Ул сөйли башласа, яндагылар аеруча җанланып, дәртләнеп китә.
Килеш-килбәте белән дә арбаучан, җәлеп итүчән иде ул: чибәр йөз, зифа буй-сын, кыю караш, гәүдәсен серле яшереп торган куе, озын чәчләр, өстәвенә, үткер һәм җор тел! Ә җырлап җибәрсәме?! Чиксез дәрья – Иделсу хакында моңлана һәм моңландыра иде ул, яратып, еш җырлар җыры “Су буйлап” булды.
Нәшриятта ул елларда хезмәткәрләр каләм-ручка тотып (ул чакта компьютер юк), кулъязмаларга текәлеп кенә утырмый иде. Квартал планы “яна” башласа, оран ташлана: полиграфкомбинатка! Басмаханәгә барып, гадирәк станоклар артына басабыз, китап төрәбез, төрле эшкә кушылабыз. Җәй җитсә – хәзер тарихта калган мәшәкать: колхозларга яфраказык әзерләргә китәбез. Күңел өчен ялга юлланган чаклар да була: ничек рөхсәт алынгандыр, шофер Кәшфулла абый Рәхмәтуллинның йөк машинасының араталап әйләндерелгән әрҗәсенә төялешеп, табигать кочагына, сәйранга чыгабыз, мәтрүшкә, җиләк җыярга барабыз. Анда инде хөррият: җырлар, шигырь сөйләү, такмак әйтешүләр тынып та тормый.
Җиләк җыюда исә Нуриядән уздыра алганнар юк: күз ачып йомганчы чиләге тулган була, кып-кызыл, мөлдерәп кенә пешкәннәрен тапкан үзе! Рәтсез эшне бер дә яратмады Нурия, әштер-өштерне сөймәде.
“Ак хыялның гади чынбарлыкка
Ашар-ашмас чагын сагынам”, –
дип язган кебек, ниятләрдә – ымсындыргыч офыкларга, гамәлләрдә камиллеккә багланды.
Шигырьләрен камилләштерүдә ул остазы санаган, Базгыяда туып-үскән күренекле язучы, тәрҗемәче Йосыф Гәрәйнең ярдәменә таянгандыр, мөгаен. Аларга еш кына баргалап та йөрде Уфада чакта.
Китап буларак, Нуриянең шигырьләр шәлкеме бер үк вакытта – 1977 елда Башкортстанда “Йәш көстәр” тупланмасында, Татарстанда “Кызлар җыры” җыентыгында дөнья күрде. Басмаларда – ике республикадан чордашлары, булачак сүз осталары Салават Рәхмәтулла, Тамара Ганиева, Зөһрә Котлыгилдина, Лена Шагыйрьҗан, Халисә Мөдәрисова, Нәҗибә Әминева һ. б. Нуриянең шигырьләре беренче китапта – 4, икенчесендә – 10, алар кабатланмый. Чәчәкле-чуклы түгел әсәрләре, шул чакта ук автор аларга мәгънәви орлык сала белгән, укучыга уйланырга, гамьләнергә киңлек, җирлек булдырган.
Холыкларда төрлечәрәк булсак та, бер-беребезгә самими тартылганбыздыр, күрәсең, караватка утырышып алгач, шигырьләрен еш кына миңа аулакта укый иде ул.Матбугат хезмәткәрләренең К. Маркс урамындагы, Үзәк универмагка якын тулай торагында Дүртөйле районыннан бер галимнең туганы, “Башкортостан” нәшриятының реклама бүлегендә хезмәттәге Динара Хәбибова белән мин бер бүлмәдәбез. Нурия, башка бүлмәдә яшәсә дә, өчебез бергәбез һәрдаим, ризыклану да бергә. Күмәкләшеп алабыз азыкны, чиратлап әзерлибез. Берчак кибеттә булгач, Нурия:
– Нишләп кәкре кыяр күтәреп кайттың? – дип оялткан да иде. Үзе тормышны ярыйсы күргән, әчесен дә татыган, сабаклар да алган шул:
“Кагылган чаклар да истә,
Һәм сугылган чаклар да”.
Ә минем әле яшьлекнең ал манзарасында кыяр формасына исем китмәгәндер, күрәсең...
Соңрак “Совет Башҡортостаны” гәзите журналисты Факил Морзакаев белән гаилә коргач, комендант тулай торакта сабый белән тотмаячагын алдан ук катгый кисәтеп куйды. Дүрт бүлмәле (ике бүлмә бикле, анда хуҗалар мөлкәте) фатирга күченеп, Нурия белән бергә яшәдек янә. “Кияү” дип өзелеп торды Факилгә, улыбыз Камил тугач, мин өзлегеп дәваханәдә ятканда апасыдай курчалады аны.
– Кырык көн карадым иреңне, – дип шаяртыр иде азак.
Нуриянең җырлары бик күп тә түгел, әмма һәркайсысы тойгыларга бай, образлы, тыңлаучыны хисләр коенына чолгый. Иң таралган җыры – Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артистлары Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева кебек сәхнә йолдызлары да, халык талантлары да тәэсирле башкарганы – “Адаштым”. 2000 елда Казанда чыккан, “Адашкан” дип аталган китабында, тупламаның хикмәтле ачкычы кебек, беренче куелган ул әсәр:
“Ашыгулар ялгышуга була,
Юк шул минем сабыр канатым...
Күңелең – серле урман,
мәхәббәтем – буран, –
Җырлый-җырлый кереп адаштым...”
Нәкъ шулай, ашкынулы-җилкенүле булды Нуриянең ил пәйтәхете Мәскәүгә китүе дә...
Мәскәүдә
Мәскәү күз яшьләренә ышанмый, диләр. Хәер, кияүгә чыгып, ире белән башкалага күченгән Нурия елаклардан түгел иде. Мәскәүдә яшәгән 1979-96 елларда күп нәрсәләр үткәндер башыннан. Әмма бер шигырендә:
“Кояш чыга! Сикереп торам!
Йөгереп торам, биеп торам...
Мин һәр көнне бу дөньяда
Яңа төшкән килен сыман”, –
дип язганынча, язын оя җыйган кош кебек, яңа дөньясын дәртләнеп җайлый башлады ул. Фатир алдылар, уллары Искәндәр белән Солтан туды. Әнилек ләззәтенә кинәнеп: “Һәм рәхәт, һәм кыен, ләкин тормыш гүзәл, халәтем – 18 яшьлек!” – дип язды бер хатында Нурия. Бала тугач, ата-ана өчен “Һаваның һәр күзәнәге бәхет белән тула”, – дип, ана һәм бала хакында фәлсәфи табышлы, образлы әсәрләр иҗат итте.
Ул үзе башкалада “Педагогика” нәшриятына корректор булып эшкә керде. Безнең нәшрияттагы хезмәтен чагыштырып: “Редактор булып интеккәнмен икән, корректорга рәхәт: баш ватасы, нервничать итәсе түгел”, – дип нәтиҗә дә ясады.
Искәндәрен яслегә урнаштыргач, балага үзе күз-колак булыр өчен аның төркеменә тәрбияче булып алынды.
Башкортстан китап нәшрияты белән дә араны өзми, кайбер дәреслекләрне тәрҗемәләде, миннән урысча-башкортча сүзлек соратты. Әдәби иҗат дип янган күңеле ятмагандыр бу шөгыльгә, “Акчага алданып, география тәрҗемә итеп ятарга туры килә”, – дип ризасызлыгын сиздерде. Тәрҗемәнең әҗере дә һуш китәрлек түгел иде...
Мәскәү чоры аның иң колачлы, куәтле иҗат мәле булгандыр, мөгаен. Казанда “Яратам”, “Алтын тарак”, “Мин зур үскәч”, “Минем җәй”, “Иң серле әкиятем”, “Җирдә”, “Ак малай – минем энем” китаплары басылып чыкты, Мәскәүдә урыс телендә “Ива на ветру” җыентыгы дөнья күрде.
1979 елда Татарстан язучылар берлегендә беренче китабын карауга Нурия илһамланып кайтты, канәгать калды:
– Казанда кулъязманы тикшерделәр. “Мондый триумф белән бер секция утырышы да үткәне юк иде әле”, – диделәр. Әллә берсеннән-берсе арттырырга тырышып, мактадылар да мактадылар... Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Нури Арслан: “Союзга алырга кирәк”, – диделәр, китап чыккач, билгеле.
Нуриянең 2500 укучыга, барча милләттәшләргә, якты дөньяга “Яратам” дип ярып салган шул беренче аерым җыентыгы ике елдан соң басылды, алдагы елында ул Язучылар берлегенә кабул ителде.
“Ива на ветру” китабын Нурия үзе юлга-юл урысчага авыштыргач: “Тәрҗемәгә Марина Кудимовага бирделәр, бик талантлы шагыйрә, подстрочникларны яратты”, – дип куанды. Басма дөнья күргәч: “Урысча китап чыкты. Тышы шәп, эче дә ничауа. Татарча чыгарып булмаган байтак әйберләр кереп китте – шунысы ярады”, – дип сөенде.
“Адашкан” җыентыгындагы “Тагын, тагын җырла, Нурия!” дигән баш сүзендә югары уку йортындагы сабакташы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Равил Рахмани шагыйрәнең иҗатына шактый тәфсилле байкау ясый. Һичшиксез, Нурия Измайлованың уйчан йөрәк, хисле зирәк акыл белән язылган, Аллаһ тарафыннан бирелгән табигый талант чагылышы булган иҗат хәзинәсеннән асыл энҗеләрне табып, аларны сәйләндә балкытып, укучыларга күрсәтүче әдәбият белгечләре арытаба да табылыр, шәт.
Нурия белән ул Мәскәүгә киткән көннәрдән хатлашып тордык, сагыныштык. “Сине еш искә төшерәм”, – дип язды, “Нигә хат язмыйсың, кызый? Эре бәрәңге ашадыңмы әллә?” – дип үпкә белдергән чаклары да булды. Уфа, нәшрият яңалыклары белән кызыксынды, хезмәттәшләрне исемләп, сәламнәр юллады, хәлләрен сорашты. Мәскәүгә кунакка чакырды, барганнарны сөенеп, иң якын туганнарыдай кунакчыл каршылады.
1989 елның азагында хезмәттәшем Лилия Насыйбуллина белән Мәскәүдә мөхәррирләр курсында укып алдык. Нурияләргә барып, көткән түгәрәк дөньяларын күрдек, кадер иттеләр.
Кайсыбер йомышларында Нурия мине арадашчы күрде. Урындагы хакимият һәм тәртипләр тәнкыйтьләнгән, җитешсезлекләр төртеп күрсәтелгән мәкаләсен, йомшартмый гына, “Кызыл таң”га әзерләгән идем берчак. Басылып чыккач: “Әнкәй сүкте инде, әмма халыкны үз тормышына ачык күз белән карарга өйрәтүдә ярый”, – дип язды хатында.
Үзгә якын күрүен сиздереп, үсендереп тә куя иде. Моңа куәт – почта аша яңа китабын җибәргәндәге юллар: “Менә синең чынлап та поэзияне аңлаучы, яратучы икәнеңне белгәнгә, алты авторскийның берсен сиңа салам”.
Нуриянең җыйнак кына шигырьләре “Китап” нәшриятында Башкортстандагы татар мәктәпләре өчен дөнья күргән уку китапларында да урын алды.
Принстонда
“Мин утыз яшьтә генә “утрак” тормышта яши башладым. Аңарчы 5-6 авылда, 2 шәһәрдә яшәп өлгергән идем инде. Байтак кына юлларда да йөрелде...” – дип яза Нурия Измайлова “Иң серле әкиятем” китабында.
Инде дә мосафирлык аны коры җирдән җитеп булмас җирләргә – океан аръягындагы Америкага ук, 74 ел гомеренең иң озын дәверен үткәрәчәк, бакыйлыкка күчкәнче 27 ел дәвамында яшәячәк урынга – Принстон шәһәренә алып китте. Карамакка корычтай кырыс, әмма чынында өрфиядәй нечкә күңелле шагыйрә җирсегәндер ят туфракта... Моңсуланган чакларында үзенең җилле-буранлы иҗатында, шигърияттә юаныч тапкандыр.
“Ялгызларны яратмыйлар,
Яшерелгән ялгызлык
Елмайган тешләр артына,
Зарланырга зар булып...
Мин дә тешне кыскан да ул,
Җаным күздән түгелә...
Мин генә җитмәгән икән
Бу ялгызлар илендә!” –
дигән юлларда ачы хакыйкать, Нуриянең җан зары чагыладыр: Америкага бер ел алдарак киткән ире башкага сыена; уллары зур калаларда белем алып, башка штатларда эш таба; Америкага күченгән ике сеңлесе дә бүтән штатларда тормыш кора.
– Монда аптырамыйлар, кайсы штатта яшәү җайлырак тоела, шунда күченәләр дә куялар, – ди иде Нурия.
Америкада төпләнүенә дүрт ел үтүгә шагыйрә, башлыча өр-яңа әсәрләрен туплап, укучыларга күләмле җыентыгын – “Адашкан” китабын тәкъдим итте. Биредә мәхәббәт, бала һәм ана, туган җир кебек элекке, таныш темаларга яңа сәхифә – Американы ачу килеп кушылды. Шагыйрәнең кайгы-борчылулары, хәстәр-хәсрәтләре тирәнрәк, тормышны аңлавы җитдирәк һәм сабыррак тасвирлана яңа әсәрләрдә:
“Океан аръягында
Үлү күпкә җиңелрәк.
Яшәү – очсызрак монда:
Бер тәңкәгә – бер күлмәк.
Гомер кадерсезрәк.”;
“Ак калфакның урынсыз чагы,
Язмышларның узмышсыз чагы.
Ак калфакның бизәксез чагы...
(“Җырларның да кирәксез чагы!”)
Кирәксез, дип әченсә дә, җырларыннан аерылмаган язучының әсәрләре аша без дә ачабыз Американы, яшәештә, көнитмештә төп максат матди нәтиҗә булган мохитне, базар, алу-сату мөнәсәбәтләрен күзаллыйбыз. “Язылмаган хатлар”, “Тауга карап, таулар булып” тупланмаларында бу чалымнар тагы да калкурак гәүдәләнә. Әдибәнең милли хисләре, туган халкыбызга, ана телебезгә кагылышлы кичерешләре дә ят ярларда яңа төсмерләнеш таба.
Әйтергә кирәк, Нурия милләтче дә булмады, милләтен кимсетмәде дә. Гомумән, башкаларны милләте буенча гына түгел, теләсә нинди башка сәбәптән кимсетүне яхшысынмады, дөньяга яратылган һәр адәм кеше буларак санлануга лаек, дип санады ул:
“Ямьсез күреп ямьсез дия күрмә –
Һәр чәчәкнең аның төсе бар.
Сөйкемсез сөяк буламы? –
Һәркемнең әнисе бар!”
Милләтне ул дөньяга тәүге аваз салынган туган җир кебек мөкатдәс, тумыштан Ходайдан бирелгән бүләк итеп кабул итте. Чынлап та, кешеләрнең генә түгел, ару әйберләрнең дә милли сыйфаты табигый ласа, “татар калфагы”, “башкорт балы” кебек сүзтезмәләр юктан бар булганмыни?
“Татарларым!” дип лаф ормады ул, милләтебезгә тугрылыкны саф саклау тойгылары аның күңелендә илаһи бер урын, оҗмахтай төбәк саналган, 7 ел балачагы үткән Иске Күчәрбай авылы, сөекле нәнәсенең “бәп-бәләкәй, ап-ак” өен гомере буена сагыну хисләренә үрелде:
“Бер син, нәнәй, иркәләдең мине,
Бер син көйләп, “бозып бетердең”.
Мин кадерле кеше булу бәхетен
Туган йортта гына кичердем...
Минем илем – үткән гомеремме әллә?
Исләремә төшсә, төш күрәм.
И нәнәем! Мин шул төшләремдә
Газиз булу бәхетен кичерәм.”;
“Ничек кычкырыйм: “Сөям!” дип, –
Киттем туган ягымнан...
Мин илемне сагынам тик,
Мин илемне сагынам”.
“Күчәрбайда ашаган ипи тәмен Америкада да эзләп карадым”, – дип юкка гына белдермәгәндер ул, хикмәт икмәк тәмендә генә дә булмагандыр. Тансыклаткан ул тәм төпкел аңда аяулы балачагы, яклаулы мәлләре, туган авылы, нәнәсе турында хатирәләр уятып, шулай мазасызлагандыр.
Үтә туган җанлы иде Нурия. Уфада, Мәскәүдә чакта да өч сеңлесен – Светлана, Венера, Тамараны һаман кайгыртты, иркәләде, тормышларын көйләште, соңрак ике сеңлесенә Америкага күченергә ярдәм итте. Алар инде Кушма Штатларда балалар, оныклар үстерә. Гәрчә андагы көнкүрешнең күп кенә уңайлылыкларын да беркайчан да кире какмый иде Нурия.
Американы аның шигырьләре аша гына түгел, үзем барып күрү форсаты да бар иде, югыйсә. Илчелек аша рәсми чакыру юллады ул Лилия Сәгыйдуллина белән икебезгә. Лилия барды, йөреп кайтты. Фәнүзә апам авыргач, мин кузгалмадым. Кызыбыз Нурия студентлар программасы буенча бер җәй Америкада Массачусетс штатының Бостон шәһәрендә булды. Шунда мәшһүр адашында, аның американча албакчалы, ике катлы аерым йортында кунакта да булды.
Шәбрәк чагында Нурия, бакча гөлләремне үзем тәрбиялим, түтәлләрдә, туган яклардагы кебек, яшелчә үстереп тә маташам, дия иде. Америкада юк, дип, хуш исле кара карлыган үсентесен дә алган иде берчак, үстерергә ниятләп. Таможнядан үткәрмәгәннәрдер инде...
Нурия Измайлова Ватанга кайтканда күрештек алай. Аны кунак итү мәшәкатьсез – ризыкны талымламый диярлек. Иң яратканы – икмәк, каз итен, бәлешне хуплый янә, кара яндырып пешерелгән мәтрүшкәле чәйне кинәнеп эчә. Ашказаны йончытканга, кефир белән катыкка әвәс.
Кибеткә кереп, икмәкне үзе сайлый иде ул. Ипикәйне бер-бер артлы тотып, иснәп үк карый, хәтта сатучылар аңа шикчел күз сала. Үзе әйтмешли, “мануфактурада” табигый чималдан эшләнгән мамык, йон әйберләрне хушсына.
Бер кайтканында “Кызыл таң”нан Фәния Габидуллина, Лилия Сәгыйдуллина, мин аны Халисә Мөдәрисовага – Нуриман районына, Кызылъярга алып бардык, ул сәфәр турында Фәния язып та чыкты гәзиттә. Нурия белән Халисә бигрәкләр шатланышты очрашуга. Нурия үзенчәлекле ядкарь – үзеннән салып, муенса белән алкаларын бүләк итте Халисәгә.
2013 елда Нурия Измайлованы, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының кунагы буларак чакырып, “Ихлас” мәчетенең конференцияләр залында җәмәгатьчелек һәм матбугат вәкилләре белән очрашу үтте. Җанлы сөйләшү озак кына барды: җыелганнар якташыбыздан яңа шигырьләрен укуны үтенде, четерекле сораулар да бирде.
Дүрт ел элек, 2019 елның июль башында, Нурия илгә соңгы тапкыр кайтты. Лилия Сәгыйдуллинада тукталды, “Китап” нәшриятыннан берничә бик якын ахирәтебез белән генә очрашырга ризалашты. Яшьлектәге истәлекле урыннарны, яңа урамнарны, Габдулла Тукай һәйкәлен иркенләп күрсәтеп йөртте кызыбыз.
– Уфа чибәрләнгән! – дип сокланды Нурия. Бергәлектән, күрешү куанычыннан күңелләр күтәрелде.
Электрон почта аша хәл-әхвәл белешкәләдек ара-тирә. Былтыр ел азагында ул аралашуны ешайтты. Көтмәгәндә гаиләбезгә кагылышлы бер тәкъдим кузгатты. Чынга ашарына өмет тотмаганга, күтәреп алмагач, “Җәһәтлә!”, “Бу бик мөһим!”, “Яхшылыкка тырышам!” – дип үртәлде. Үкенечле: сүзен эш итеп, уйлаган гамәлен кылыр өчен фани дөньялыкта үҗәтләнеп соңгы ашкынуы, талпынуы булгандыр ул, бәлки...
Шигырендә: “Җырлый-җырлый кереп адаштым”, – дип язса да, Нурия Халит кызы язмыш карурманында адашкан көчсез бер зат булмады:
“Мин үзсүзле – агымнарны бордым,
Агым уңаена акмадым.
“Язмыш” дигән сүзне инкяр итеп,
Тормышымны үзем ясадым”.
“Мин шәп кунак булсам иде җирдә,
Яки – шәп җыр”, –
дип юраганы юш килде шагыйрәнең, аһәңле җыр кебек матур әдәби мирас калдырды ул. Күрәзәчелек итеп, әле яшь чакта ук:
“Мин китәрмен тыныч. Ә син,
тормыш,
Уйнап-көлеп, җырлап кал, яме!..
Мин бит сиңа гашыйк булып килдем,
Гашыйк килеш китим, җан атып!
Сөеп китсәм, сагынып тиз
кайтырмын,
Гөлләр булып, хуш ис таратып...” –
дигәне дә рас килә. Берәмле генә шәхесләребезнең берәүсе, милләтебезнең газизәсе, хатирәләрдә кайтыр ул үзен юксынганнар, аны хәтерләгәннәр, аның иҗатына гашыйклар янына, әсәрләре белән күңелләрдә яшәр, ашкынулы җырларын яшь буыннар яңгыратыр...
Динә МОРЗАКАЕВА.