

Рәзит Нурлыгаянов 1961 елда Илеш районының Исәмәт авылында туган. Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, аның хезмәт эшчәнлеге “Урожай” колхозында башлана. 1979-84 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында белем ала, аннары агроном булып эшли башлый, хуҗалыкларда партия оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара. 1986 елда Рәзит Баязит улы Илеш районы партия комитеты бюросы тәкъдиме белән “Урожай” колхозы рәисе итеп сайлана.
Яшь җитәкче биредәге хуҗалыкта һәр тармакны шул чордагы иң яңа технологияләр кертүгә һәм фәнни нигездә оештыруга зур көч сала һәм районда ул үзен аграр тармак эшчәнлеген яңа шартларда оештыруда новатор итеп таныта.
Туксанынчы еллар башында колхоз үсемлекчелектә яңа селекция үрнәкләрен сынау буенча фәнни тәҗрибә мәйданына әверелә. 1993 елда биредә аграр институтның җитештерүдәге үсемлекчелек кафедрасы оештырыла. Колхоздагы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Рәзит Нурлыгаянов Казанда фән кандидаты диссертациясен уңышлы яклый.
2006 елда Рәзит Нурлыгаянов эшчәнлеген Кемерово өлкәсендә дәвам итә. Анда ул башта Прокопьевск районындагы “Октябрьский” җәмгыяте директоры итеп тәгаенләнә, аннары район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Чит өлкәдә дә ул галим буларак фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Бер үк вакытта “Россельхозакадемия”нең Себер институтында бүлек мөдире булып эшли. Ә 2007 елдан ул – Кемерово дәүләт авыл хуҗалыгы институты профессоры. 2013-15 елларда аграр галим биредә фәнни-гамәли конференцияләр оештырып, үзен ил дәрәҗәсендәге аграр галим буларак таныта.
2016 елда Рәзит Нурлыгаянов туган ягы Башкортстанга кайта һәм аграр университет профессоры дәрәҗәсендә эшли башлый. Ул – егермедән артык монография һәм китап, 500дән күбрәк фәнни мәкалә авторы. Ул, шулай ук, дистәгә якын фән кандидатын әзерләп, республиканың фәнни куәтен үстерүгә зур өлеш кертте.
Рәзит Нурлыгаянов үзен республика матбугатында талантлы журналист итеп тә күрсәтте. Аның республика һәм район тормышы, туган ягы тарихы, билгеле шәхесләре турындагы язмалары Башкортстан елъязмасын матур сәхифәләр белән тулыландырды.
Рәзит Баязит улы 40 елдан артык “Кызыл таң” гәзите белән аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәде, гәзитнең лауреаты исемнәренә лаек булды. Соңгы елларда галим “Кызыл таң” эксперты буларак, язмаларыбызны төпле фикерләре белән баетты.
Без, “Кызыл таң”чылар да, синең гаиләң, якын туганнарың, хезмәттәшләрең белән бергә авыр югалтудан хәсрәтләнәбез. Син үзеңнең абруйлы исемеңне гәзитебез аша сине белгән укучыларыбыз йөрәгендә, күңелендә дә калдырдың.
Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, якын дустыбыз!
“Кызыл таң” гәзите редакциясе коллективы.