+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
11 август 2023, 02:09

Гүзәллек һәм сөю мәңгелек!

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәриповага – 70 яшь.Җитмеш?! Сәхнә­ләрдә очып биеп җырлап йөргән Кушнаренко Сандугачынамы? Районның “Мизгелләр” халык театрының алыштыргысыз актрисасы, “көмеш волонтер”, сәяхәтче, бакчачы, шагыйрә, биш намазлы мөслимә, уңган хатын, сөекле әни һәм дәү әни, туган авылының игелекле кызы Альбина Шәриповага беркем бирми бу яшьне.

Гүзәллек һәм сөю мәңгелек!Гүзәллек һәм сөю мәңгелек!
Гүзәллек һәм сөю мәңгелек!

– Ә үземә бик ошый бу яшем, – ди Альбина Хаматҗан кызы. – Тормыш­ның бик күп яклары, шулай ук, кешеләр “үтәкүренмәле”гә әверелә икән бу чорда. Күп сорауларга җавап эзләп торасы түгел, алар күптән табылган була.

– Тавышыгыз да һич үзгәрми бит, Альбина апа. Каян килгән талант ул?
– Әнкәй, бәгырькәем, бик матур җырлый торган булды. Без үскәндә авыл­да телевизорлар юк иде. Кич­ләрен әни кул эшенә утыра һәм гаҗәеп моңлы итеп җыр суза. Аны тыңлаганда мин үземне әкияти бер дөньяда итеп хис итәм, менә куе урманнарга керәм, аннан чыгып, зур елга агымына кушылып йөзәм, менә кечкенә кош булып талпынам... Үземнең дә җырлап карыйсы килә – кыенсынам, ә әни кебек булдыралмасам?
Радиодан концертлар ишетелеп кала, анда Фәридә апа Кудашева җырласа – зур бәхет. Авылга концерт белән килсә, күк капусы ачыламы ни – һәр аһәңен отып калырга тырыша­сың, менә аның кебек җырласаң иде, дип уйлыйсың... Клуб сәхнәсенә якын­рак булырга тырышып, өлкәннәрнең аяк очына, беренче рәт алдына идәндә утырып караган ул концертлар үзе бер мәктәп булган инде. Сәхнәдә үзеңне Фәридә апа кебек тотарга, аның кебек киенергә, аның кебек үк булмаса да, җырны җиренә җиткереп, үзәккә үткәреп башкарырга... Әлфия Афзалова, Бану Вәлиевадан да күп өйрәнелде.

– Сәхнә алдында идәнгә тезлә­неп сәхнәгә баккан кызчыкта үземне дә танып алдым, Альбина апа. Сез авылга концерт белән килсәгез, артыгыздан калмый йөри идек: көндез – агитбригада белән ындыр табагында, яисә фермаларның “кызыл почмагы”нда, кичен әнкәй ияртсә – клубта, ияртмәсә, качып барып, берәр ярыктан булса да карый идек сезне.
– Әйе, заманында район артист­лары авыллардан кайтып керми иде. Басуларда баянга җырлау, “пакус”лар арасында биюләр, кышларын салкын клубларда сәгатьләр буена куйган концертлар... Анда тамашачы тунга төре­неп утыра, ә син аның алдында юка күлмәк, туфлидән чыгыш ясыйсың. Сәх­нә артына чыгабыз да, кызлар белән бер-беребез­нең кулларын өреп җылытабыз, аркаларны ышкыйбыз, моның өчен җылы үтүкләр дә эшкә җигелә. Каян чирләмә­сен ин-де артист ул шартларда?! Үзем дә бер бик каты авыруга дучар булган идем. Тавыш бөтенләй бетте. Менә шунда инде куркуга калдым. Ә яраткан һө­нәремне югалта язып калгач, аның кадере тагын да артты.

– Сез инде 50 ел шушы һөнәргә тугры. Ә аны сайлау, бу һөнәргә ки­лү ничегрәк булды?
– Беренче тапкыр үзем укыган мәк­тәптә чыктым сәхнәгә. Дүртөйле районы Мәскәү авылы мәктәбенең 4нче сыйныфында укыганда Яңа ел кичә­сендә Ленин турында җырладым. Ошаттылар булса кирәк, шул вакыттан бирле авыл сәхнә­сеннән төшмәдем, дияргә була. Мәктәпне тәмамлагач та, шул сәхнәдән аерыла алмыйча, клуб мөдире булып эшкә калдым. Шунда Кушнаренко Мәдәният йортыннан концерт белән килделәр. Мине җырлатып карадылар да, үзләренә эшкә чакырдылар.
“Кызлар өчен нинди һөнәр инде ул – артист?! Алар арасында бозык бәндәләр күп ди, йөрмисең генә!” – дип каршы төште әткәй белән әнкәй. Әмма минем күңел күптән Кушнаренкода иде инде, аның артыннан аяклар да иярде.
Монда килгәч концертларга билет сатып, кассир-контролер да булдым әле мин. Әмма бик тиз генә сәхнәгә мендем, халык таный башлады. Читтән торып Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт техникумын тәмамладым. Баксаң, ярты гасыр сәхнәдәмен икән...

– Озак еллар бер үк хезмәтне башкарган кешеләрдә була торган бер халәт бар, урыслар “выгорание” диләр, үзебезчә “хезмәт дәрте сүнү” була торгандыр...
– Юууук, каян булсын ул сүнү! Тагын да арта хезмәт дәрте. Күптән түгел 70 яшемне район сәхнәсендә концерт белән билгеләп үттем. Җирдән генә түгел, күктән дә чаптым бугай! Яңа җыр­лар яздырдым, клип төшердек, үземнең шигырьләр белән сценарий төзедем. Аны оештырырга ярдәм иткән район хакимиятенә, хезмәттәшләремә, якыннарыма, бигрәк тә гаиләмә мең рәхмәт. Тагын иҗат итәчәкбез әле, дигән фикер ныгыды, мең шөкер!

Халык арасында Альбина Хаматхан кызы турында һәрвакыт җылы сүзләр яңгырый. Аны яраталар, һәрвакыт яшь булуына сокланалар. Чыннан да, Альбина апа,
Бетерсәң дә,
кабат башласаң да,
Елларыңның фәлән дистәсен,
Канатыңны җилләр каермасын,
Йөзләреңнән шатлык китмәсен.

Хатын-кызның
яшен сорамыйлар,
Гүзәллек һәм сөю –
мәңгелек.
Гомерең буе
яшьлегеңдә яшә,
Дөньябызга
сихри ямь биреп.

Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.

Марат ЛАТЫЙПОВ,
Кушнаренко районы хакимияте башлыгы:

– Альбина Хаматҗан кызы – районыбызның йөзек кашы да, аның тарихы да, бүгенгесе дә. Әле без кечкенә чакта ук сәхнәдә аңа карап соклана идек. Райондагы иң зур чараларны алып баручы, анда үзәк урынны алып торучы да ул булды. Ә аның халык театрында башкарган рольләре?! Тетрәндерә, сокландыра, уйландыра, көлдерә, күңелне күтәрә торганнары да бар аларның. Шунысы мөһим, ул күңел хәзинәсен тамашачыларга гына түгел, яшь буынга да мулдан өләшә. Аннан үрнәк алучылар күп.
Альбина апабыз заман белән бергә атлый, ул “Көмеш волонтерлар” хәрәкә­тенең актив әгъзасы, бүген хәрби хәрә­кәт­тәге егетләребезгә ярдәм оештыручы хәй­риячеләребез сафында да ул. Гомумән, Альбина Хаматҗан кызы булган җирдә һәрвакыт – нур, ул башлаган һәрбер эш нәтиҗәле. Без аны әле озак еллар сафта булыр дип өметләнәбез һәм иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.

Фидрат ШӘРИПОВ, ире:
– Альбинам белән без 1976 елда таныштык. Мин армия хезмәтен тутырып, Чакмагыштан Кушнаренко Мәдәният йортына эшкә килгән идем. Ай, асыл да кош иде инде Альбина коллективта! Бер күрүдән башымны әйләндерде. Гомерлек мәхәббәтемне юлыма чыгарып куйган язмышыма мең рәхмәтлемен. Ул миңа тугры хатын, якыннарыма ихтирамлы килен, җиңги булды. Алма кебек кыз, сөлек кебек ул бүләк итте.
Тормыш һәркемгә дә җиңел бирелми. Безнең дә авыр чаклар булгандыр. Озак еллар бер бүлмәле фатирда яшәдек, бәләкәй генә хезмәт хакына эшләдек. Көне буена эштә, кичләрен авылларга концерт белән чыгып китә идек, район үзәгендә дә чаралар күп була. Әз генә буш вакытында да Альбинам йортыбызны гөл итеп тотты, аның пешергән ашлары һәрвакыт телеңне йотарлык булды, балаларга да төп тәрбияне ул бирде. Хәзер йортыбыз иркен, бакчабыз чәчәк­кә күмелгән, ә күңел түрендә – ханбикәм Альбинам. Бәхе­тебез гомерлек булсын, дип кенә телим.

Халисә МӨХӘММӘДИЕВА,
“Рәйхан” татар клубы җитәкчесе:

– Шушы көннәрдә Кушнаренко районының Мәдәният сараенда Шәриповларның гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Моңа сәбәпләр җитәрлек иде: Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәриповага 70 яшь тулды, ире Фидрат әфәнде белән гаилә коруларына да тиз­дән ярты гасыр булачак. Аларның райондагы иң чагу гаиләләрнең берсе икәнлекләрен бирегә җыелган һәркем белә.
Кичә олуг тантанага әверелде. Гомерен мәдәният өлкәсендә эшләүгә багышлаган Кушнаренко татар театры ветераны, сәхнәдә бик күп образлар тудырган Альбина Хаматҗан кызы – якташларының яраткан артисты, оста җырчы. Аңа карата булган мәхәббәтен белдерергә килгән авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары, туганнары, ветераннар күтәрелде сәхнәгә. Һәркем тарафыннан бу гаиләнең үрнәкле, хезмәт сөючән икәнлеге ассызыкланды. Ир кеше ныклы терәк булганда гына хатын-кыз югары үрләргә менә ала, ә инде ирләрнең бәхете тик хатын-кыздан дигән фикерләр яңгырады.
Татар җырларын җиренә җиткереп, халыкчан башкарган Альбина ханымны котларга Казаннан ук килгән кунаклар булды. Бөтенрусия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллинаның чыгышы гаҗәп эчтәлекле булды, ул иң җылы теләкләрен ишеттерде, бүләкләрен тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин исә юбилярның Конгресс тарафыннан “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнүе турында хәбәр итте.
Милли моңнарга күмелеп, милли бизәкләргә уранып утырган тамашачыларда кичә онытылмаслык тәәссо­ратлар калдырды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас