+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
11 август 2023, 12:54

Милли балетның тәүге карлыгачы

СССРның халык артисты Зәйтүнә Насретдинованың тууына 100 ел.Уфаның Октябрь революциясе урамындагы 9нчы йорт. Әдәбият һәм сәнгатьнең күренекле вәкилләре элек-электән монда күп яшәде. Аларның байтагы белән миңа да әнә шундагы фатирларында очрашып сөйләшү бәхете тиде. Заманы шундый иде бит: ул шәхесләр шулкадәр гади, кечелекле, гәзит хәбәрчесенә карата ихтирамлы булдылар. “Минем турыда Интернетта бөтен нәрсә бар, шуннан ал да яз!” — дигән сүзләрне алар бүген дә әйтмәс иде. Еллар үтә, гомер үтә, ул абыйлар, апалар, хәзер берсе дә юк инде. Аларның исемнәре шул данлы йорт диварындагы мемориаль тактаташларга күчә бара.

Милли балетның тәүге карлыгачыМилли балетның тәүге карлыгачы
Милли балетның тәүге карлыгачы

Республикабызда профессиональ балетка нигез салучыларның берсе, 32 яшендә “СССРның халык артисты” дигән шөһрәтле исем яулаган Зәйтүнә Әгъзам кызы Насретдинова да бик озак еллар биредә яшәде. Алты дистә елдан артык ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләде.
Булачак балеринаның әти-әнисе — хәзерге Бүздәк районының Багады һәм Каран авыллары кешеләре, өйләнешеп Уфага күченеп килгәннәр. Зәйтүнәләре биредә 1923 елның 14 августында туган. Тимер юл вокзалы янында яшәгәннәр, гаилә башлыгы тимер юл обходчигы булып эшләгән. Беркөнне шәһәр үзәгеннән килгән икетуган абыйсы Мәүләви Заитов Зәйтүнәгә: “Сеңлем, син бит биергә яратасың, Ленинградка биюче һөнәренә укырга җибәрергә яшьләре синең чама булган балаларны җыялар икән”, — ди. Кыз икенче көнне үк абзыйсына ияреп шәһәр үзәгенә юл тота. Булачак биючеләрне җыючы Фәйзи Гаскәров дигән егетне эзләп табалар. “Бик ябыксың, йончусың, сине Ленинградка кадәр алып чыгып китү куркындыра бит әле”, — ди тегесе.

Авыр, катлаулы утызынчы елларда да Башкортстан җитәкчелеге һөнәри милли сәнгатьне булдыру, кадрлар әзерләү хәстәрлеге белән яши. 1934 елда Ленинградтагы А. Я. Ваганова исемендәге хореография училищесында башкорт бүлеге ачарга карар ителгәч, Фәйзи Гаскәров бу бүлекнең җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Мәскәүдә укып, СССРның Зур театрында Игорь Моисеев кул астында эшләгән 22 яшьлек белгеч Уфага чакырып кайтарыла һәм урыс балеты осталары белән берлектә биергә сәләтле кызлар, малайларны эзләп республика буйлап чыгып китә. Меңнәр арасыннан 11-13 яшьлек 14 үсмер сайлап алына. Алар арасында Зәйтүнә дә була.

Ф. Гаскәров булачак балет биючеләрен Ленинградка алып китә. Анда аларны җылы каршылыйлар, ил күләмендә билгеле укытучыларга беркетәләр, уңайлы тулай торакларга урнаштыралар. “Ленинградта без үзебезне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек, – дип сөйләгән иде Зәйтүнә Әгъзам кызы. – Республикабызның йөзенә тап төшермәслек итеп тырышып укыдык. Безнең төркемне һәрчак үрнәк итеп куялар иде. Ә бит өйләребездән чыгып киткәндә күбебез урысча сөйләшә дә белми идек. Иртәдән кичкә кадәр сәгатьләп, минутлап исәпләнгән уку режимы, өзлексез күнегүләр, кичләрен тулай торакта күмәкләшеп утырып дәрес әзерләүләр. Биюләр белән генә дә көненә бишәр сәгать шөгыльләнә идек, әмма ару дигән нәрсәне белмәдек. Ленинградта укып үткәргән 7 елымны гомеремнең иң якты мизгеле дип исәплим”.

Якташларыбыз күренекле белгечләр җитәкчелегендә классик, характерлы, тарихи-көнкүреш биюләре серләренә төшенә бара, бер үк вакытта актер осталыгы классларында шөгыльләнә. Шунысы мөһим: училищеда укыту Ленинградның С. М. Киров исемендәге (Мариинский) театры белән бер юнәлештә алып барыла. Училищеның мәсләге дә шул театрның традицияләрен дәвам итү һәм аның өчен кадрлар әзерләү була бит. Училище укытучыларының барысы да диярлек – театр солистлары яисә аның элекке биючеләре. Балалар театр репертуарындагы барлык спектакльләрне дә карап бара, балетларда кайчак үзләре дә катнаша. Алар Галина Уланова кебек балет йолдызларының чыгышларын карап, алардан үрнәк алып үсә. Парлы биюләргә Зәйтүнәне Чишмә районының Салих авылында туып-үскән чибәр һәм таза үсмер Хәләф Сафиуллин белән бергә куя торган булалар. Табигатьтән бирелгән көчле сәләт һәм тирән акыл өстенә бик тырыш та булган Хәләф училищеда тәүге еллардан ук балетта зур уңыш белән чыгыш ясый. Мәсәлән, 1940 елда Киров театры сәхнәсендә С. Прокофьевның “Ромео һәм Джульетта” балеты әзерләнә. Премьера көнне солистларның берсе кинәт авырып китә һәм Шамакай (Шут) партиясенә... 7нче сыйныф укучысы Хәләф Сафиуллинны чакыралар. Күләме зур булмаса да, техник яктан катлаулы рольне менә дигән башкарып чыга. Шулай итеп, Хәләф зур сәхнәгә Галина Уланова һәм Константин Сергеев катнашлыгындагы балетта аяк баса.

СССРның халык артисты Юрий Григо-ровичның матбугатта 2000 елда дөнья күргән истәлекләреннән: “Без бер заманда укыдык, башкорт бүлеге укучылары белән һәрчак катнашып, аралашып йөрдек. Зәйтүнәне мин Зоя дип йөртә идем, әле дә һаман элеккечә эндәшәм... Училищеның бәләкәй театрында үтә иде безнең барлык чыгышларыбыз. Нинди спектакль куйсак та, Зоя белән Хәләф һәрчак төп рольләрне башкарды. Алар безнең өчен ул чакта ук “йолдыз” иде. Милли төркемнең генә түгел, ә бөтен училищеның горурлыгы иде алар, аларга карап имтиханны кабул итүче комиссия дә, залдагы тамашачылар да, без, бала-чага да соклана идек...”

Башкортстанның балет сәнгате данын күтәрәчәк Насретдинова — Сафиуллин дуэты әнә шулай Ленинградта ук барлыкка килә.
Безнең якташлар диплом эшенә — Дригоның “Тылсымлы флейта” балетын сәхнәләштерүгә бик җитди әзерләнә. Чыгарылыш спектакле 1941 елның 22 июненә билгеләнә. Әмма сугыш башлану планнарны челпәрәмә китерә. Яшьләр туган якка юл тота. Зәйтүнә Насретдинова, Тамара Ходайбирдина, Хәләф Сафиуллин, Фәүзи Саттаров, Галия Хафизова, Рәйсә Дербишева, Фәрит Йосыпов, Нинель Юлтыева Уфага кайтып, опера һәм балет театрының оешып кына килүче балет труппасының төп көчен тәшкил итәләр. Шул ук елны Уфага Украина опера һәм балет театры да эвакуацияләнә. Безнең яшьләр өчен тәүге булган спектакльне украин сәхнә осталары белән бергә әзерләп куялар. Ул еллар хакында Зәйтүнә Әгъзам кызы түбәндәгеләрне сөйләгән иде: “Тәҗрибәле сәхнә осталары белән бергә спектакльләрдә катнашу, аларга тиң булырга тырышу бик нык ярдәм итте. Аларның театрны олы сәнгать храмы, илаһи, изге урын итеп каравы, һәр спектакльгә, сәхнәгә тәүләп чыккандай, тирән дулкынлану белән җитди әзерләнүе гомерлеккә хәтергә уелган. Аннары, театрда озак еллар педагог-репетитор булып элекке балерина, Мариинский театры артисты Елена Войтович эшләде. Ленинград судоверфының баш инженеры булып эшләгән ирен 1937 елда “халык дошманы” дип репрессияләгәннәр һәм Уфага сөргәннәр. Бөтен рольләрне Елена Константиновна белән әзерләдем... Минем өчен ул остаз да, илһам чыганагы да, кайсы чакта ана да булды. Без бер йортта яшәдек. Икәүләп театрдан кайткан чакларда еш кына: “Зәйтүнә, әйдә, мин бик тәмле котлет пешергән идем, кереп чык. Өеңдә кайчан пешерәсең дә, кайчан ашарга утырасың әле син. Әйдә, әйдә”, — дип алып кереп китә иде фатирларына...”

Фәйзи Гаскәров беренче башкорт балеты “Сыңрау торна”ның либреттосын әле студент кына булган Зәйтүнәне күздә тотып яза, төп героиняның исемен дә Зәйтүнгөл дип атый. Музыкасын Лев Степанов иҗат итә. Бу балеттагы Зәйтүнгөл ролендәге Зәйтүнә Насретдинова чын-чыннан зур иҗади уңышка ирешә. Ифрат кешелекле, оялчан, ягымлы һәм бер үк вакытта горур, тәвәккәл, үз бәхете өчен көрәшергә әзер Зәйтүнгөл характерын ачу өчен З. Насретдинова һәр сәхнәдә, һәр эпизодта дөрес һәм ышандырырлык бию һәм сәхнә детальләре таба, героинясының рухи халәтен бик нечкә һәм гади күрсәтә.

Зәйтүнә Әгъзам кызына югары исем-нәрне дә озак көттермичә бирәләр. 1946 елда ул — БАССРның атказанган артисты, 1949 елда — РСФСРның атказанган артисты, 1952 елда — РСФСРның халык артисты.
“ХХ гасырның бию сәнгате даһие” Рудольф Нуриевның җиде яшендә беренче күргән балеты “Сыңрау торна” була. Бу кичтән соң инде ул киләчәк бөтен гомерен балетка багышларга карар кыла. Соңыннан истәлекләр китабында ул болай дип язды: “Бүгенгәчә яхшы хәтерлим: анда күргәннәрем минем күзләремне камаштырды, сихерләде. Уфа театрының ул спектаклендә милли балерина Насретдинова чыгыш ясады... Аны мин әле дә, анык караш белән, искиткеч гүзәл балерина дип исәплим... Башкорт балеты “Сыңрау торна” иде бу...”

Тагын шуны да әйтергә кирәк, 1953 елда театрга эшкә килгән 15 яшьлек Рудольфка Зәйтүнә апа беренче ярдәм кулын суза, “Сыңрау торна”да катнаштырып, Мәскәүгә алып бара, яшь талантны Ленинград хореография училищесына җибәрү хәстәрлеген күреп йөри һәм моңа ирешә.
1947 елда Хәләф Сафиуллин балетмейстер Елена Войтович белән берлектә Петр Чайковскийның данлыклы “Аккош күле” балетын куя, үзе үк принц Зигфрид ролендә чыгыш ясый. Зәйтүнә Насретдинова исә төп партияне — аккошка әверелгән сокландыргыч Одеттаны һәм бер үк вакытта усал тылсымчы Одиллиянең кызы партиясен бии. Шул ук елда СССРның халык артисты Нәҗип Җиһанов белән Фәйзи Гаскәров (Казанда эшләгән чагында) язган “Зөһрә” балетында төп партияләрне башкарган Зәйтүнә белән Хәләф Мәскәүдә драма һәм музыкаль театрлар иҗат яшьләренең Бөтенрусия смотрында республика-бызның классик сәнгатен лаеклы күрсәтәләр.

Һәм менә республикабыз өчен истәлекле 1955 ел. Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате көннәре. Башкала сәхнәсендә — “Сыңрау торна”. Төп рольләрдә — Зәйтүнә Насретдинова һәм Хәләф Сафиуллин. “Аларның биюе — спектакльнең бизәге”, — дип язды ул көннәрдә “Литературная газета”. “З. Насретдинова тудырган Зәйтүнгөл образы үзенең шигъри илһамлылыгы һәм шул ук вакытта эчке көчлелеге белән җәлеп итә. Артистның биюе үзенең йомшаклыгы, формалар сафлыгы, пластик нечкәлеге белән аерылып тора. Насретдинованың чыгышы бигрәк тә драматик сәхнәләрдә тәэсирләндерә...” Монысы инде “Правда” гәзитендәге мәкаләдән.
Зәйтүнә Насретдинова Мәскәүдән
СССРның халык артисты булып кайта. СССР күләмендә балериналардан мондый югары исем алган өченче кеше була ул. Тәүге икесе — Галина Уланова һәм Ольга Лепешинская. Сәнгать бәйрәме йомгаклары буенча башка артистлар да бүләкләнә, шул исәптән Хәләф Сафиуллинга “РСФСРның халык артисты” исеме бирелә.

1965 елның апрелендә Хәләф Гата улын Бакуга балетмейстер-хореографлар киңәшмәсенә җибәрәләр. Якын арада ул театрның балет труппасын җитәкләү эшенә тотынырга тиеш була... 13 апрельдә аның үлеме турында Уфага хәбәр килә. Нибары 44 яшендә бит! Шуннан бирле Зәйтүнә Әгъзам кызы апрель аен яратмады... Сыңар канатлы кош кебек торып калды. Сәхнәгә башка берәү белән чыгу турындагы уйны ул башына да килмәде. Хәләф Гата улы аның тугры тормыш юлдашы, фикердәше, алыштыргысыз партнеры иде бит. Сөекле Хәләфе белән алар безнең театрның чит илләргә чыккан тәүге артистлары исәбендә Германия, Болгария, Венгрия, Польша, Куба, Монголия, Бөек Британия, Шотландия, Ирландия, Корея тамашачылары ихтирамын да яулаганнар иде.

Әйтеп үтелүенчә, Зәйтүнә Насретдинова озак еллар театрдан аерылмады. Берничә буын балет артистларын үзе сайлап алып, Ленинград училищесына укырга урнаштырды. Алар анда укыганда да балаларның үсеше белән даими кызыксына, укытучылары белән бәйләнештә тора, нинди амплуа артистлары булачагын алдан белешеп, сөйләшеп тора иде.

Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа хореография училищесының классик бию педагогы Леонора Куватовадан да остазы хакында фикерләрен белешкән идем. Ул түбәндәгеләрне сөйләде: “Зәйтүнә Әгъзам кызы һәм Хәләф Гата улы белән бер йортта яшәдек. Йорт ихатасында уйнап йөргән чагымда Зәйтүнә Әгъзам кызы очраган саен: “Бәләкәч торнакай, син балерина булырга тиеш!” — дип аркамнан сөеп китәр иде. Аның фатыйхасы белән әниемнәр мине балет училищесына җибәрде. Соңыннан, училище тәмамлап кайткач, үзем сәхнәдән төшкәнче, һәрбер партиямне бергәләп эшләдек. Һәр спектакль аның катнашлыгында үтте: мин сәхнәдә биегәндә һәрвакыт пәрдә артында аның таләпчән карашын тойдым, һәм шушы караш миңа үз-үземә таләпчән булырга, барлык көчемә, тулысынча бирелеп эшләргә ярдәм итте. Ә спектакльдән соң Зәйтүнә Әгъзам кызы мотлак грим бүлмәсенә кереп, уңыш белән котлап, җитешсезлекләрне бик йомшак кына итеп телгә ала, әмма үтә дә зыялы, кешелекле шәхес иде. Шуңа да аны яратмаган кеше булмагандыр, мөгаен”.

Зәйтүнә Насретдинова дистәләрчә еллар буе театрда педагог-репетитор буларак яшь артистларның осталыгын камилләштерүдә бөтен булмышын биреп, аларның уңышларына сөенә-сөенә эшләде. Аның бу хезмәте “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты исеме белән билгеләнде. Аның исеме шулай ук Бөек Британиядәге Халыкара биографияләр үзәге тарафыннан нәшер ителгән “Дөньяның күренекле йөз хатын-кызы” энциклопедиясенә дә кертелгән иде.
Олы талант иясе 2009 елда вафат булды.

Фәрит Фаткуллин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас