1977 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында режиссер бүлегендә “драма театры режиссеры” белгечлеге буенча Лек Вәлиев белән Фәрдүнә Касыймова курсын тәмамлый. 1976 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында постановка бүлеге мөдире булып эшли. Шул ук вакытта үзе укып чыккан институтта педагогик эшчәнлек тә алып бара.
1982 елда режиссерны А. Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрына эшкә җибәрәләр. Анда ул М. Кәрим, М. Гафури, И. Абдуллин, Т. Миңнуллин һәм башка классик авторларның әсәрләрен сәхнәләштерә.
1986 елда Ә. Сафиуллин Уфага кайта һәм Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы укытучысы буларак эшли башлый. Тагын да бер елдан ул театр факультеты студентлары исәбеннән “Адым” театр-студиясе туплый. Бераздан “Адым” яшьләр театры булып үсә, ә театр-студиядә шөгыльләнүчеләр Милли яшьләр театрына нигез салучылар була.
1989 елда Әбелхәер Сафиуллин яңа театр студиясе булдыра, ул “Нур” дип атала һәм 1991 елда дәүләт статусы ала. Режиссер буларак театрның беренче спектакльләрен куя һәм аларны тамашачы шундук үз итә.
1992-97 елларда, республиканың Мәдәният министрлыгы тәгаенләнеше буенча Ә. Сафиуллин Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры вазыйфасын башкара.
1997 елда Әбелхәер Касыйм улы янә “Нур” театрына баш режиссер буларак эшкә килә һәм биредә 2016 елга кадәр эшли. Берсеннән-берсе матур спектакльләр куя: Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир”, У. Гадҗибәковның “Аршын мал алан”, Р. Сафинның “Киек казлар”, Г. Камалның “Өченче әтәчкә кадәр”, М. Гыйләҗевның “Бичура”, М. Кәримнең “Кичке табын”, “Кыз урлау”, Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”, К. Тинчуринның “Назлы кияү” әсәрләрен һәм башкаларны сәхнәштерә.
Чирек гасыр Башкортстанның дәүләт театрларында эшләү дәверендә Әбелхәер Сафиуллин татар, башкорт, урыс, чит ил драматургларының илледән артык әсәрен сәхнәгә чыгарды. Аның эшләре “Театр язы”, “Колонсак”, “Нәүруз” кебек билгеле фестивальләрдә җиңүләр яулады, театр белгечләре тарафыннан югары бәяләнде. Иң яхшы спектакльләренең язмалары Башкортстан телевидениесенең архив фондында саклана.
Иҗади эшчәнлек елларының күпчелек өлешен Әбелхәер Сафиуллин туган коллективына – “Нур” театрына багышлады, үзе нигез салган театрда идея җитәкчесе һәм яшьләргә тәҗрибәле остаз булды.
Сәвия Сираева,
РСФСРның атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:
– Әбелхәер Сафиуллинны аның академия театрында эшләгән чагыннан беләм. Диплом спектаклендә (“Кызыл йолдыз”) ул минем иремне уйнаган иде. Шулкадәр яраттым ролен! Мин – усал хатын, ә ул юаш ир булды. Мин чыбыркы тотып киләм, аны сөйрәп алып китәм, кыйнап йөрим. Искитмәле хисләр ташкыны! Актер буларак, бик кызыклы кеше иде ул.
Театр студиясе төзеп, төрле җирләрдән җыелган артистлар белән бик матур итеп эшли башлады. Аннары Туймазыга китте, аннары кайтты. Озак һәм күп эшләде. Шулай ук театрны булдыруга искитмәле зур өлеш күрсәткән режиссер Байрас Ибраһимов белән алмаш-тилмәш эшләделәр. Икесе дә нык кадерле кешеләр, икесе дә авыр хәлләр аша узды.
Хатыны Флүрәсен бик яратты, аны югалткач, нык кайгырды. Кызы Ләйсәнне бигрәк тә ярата иде, ахры шуңа, башкача өйләнмәде дә. Шаярып кына димче булырга тәкъдим иттем. Ул исә: “Минем кызым бар, аңа чит кеше бармак төртеп күрсәткәнне теләмим”, – диде. Оныгы өчен өзелеп торды. Ерак гастрольләргә чыкканда гел балаларының, гаиләсенең хәлләрен белешеп барыр иде.
Коллективта гел лояль булды. Үзенә каршы килсәләр дә, кеше йөзен ертканын хәтерләмим. Диндә булды, сүрә-догалар белә иде.
Әбелхәер Сафиуллинның хезмәте театр өчен гаять зур. Студия ачып җибәрүче, озак еллар буе баш режиссер булып эшләүче – бу бәяләп бетерә алмаслык хезмәт. Татарның иң әдәпле баласының берсе булды ул. Аның исеме тарихта лаеклы урынын алып, онытылып калмасын иде, дигән теләктәмен.
Гөлнур Заһидуллина,
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәби-драматургик бүлек мөдире:
– Әбелхәер Касыйм улының “Нур”га, үзенең туган театрына икенче тапкыр кайтып эшли башлавы 1997 елда булды. Аны баш режиссер итеп театрның ул вакыттагы директоры Урал Гыйрфатуллин чакырды.
Иң беренче тотынган эше булып Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” спектакле булды. Ул вакытта театр “Авангард” Мәдәният йортында урнашкан иде. Спектакльләрне элекке УЗЭМИК (РТИ)да күрсәтә идек. Шул спектакль белән театрга яңа иҗатын алып керде, аны өр-яңа биеклеккә күтәрде. “Өч аршин җир” белән театр Казанда узган Кәрим Тинчурин фестивалендә бик матур бүләкләргә лаек булды, театр тәнкыйтьчеләренең югары бәясен алды, тамашачының ихлас сөюен яулады. Спектакль үзе искиткеч тирән фәлсәфәле, психологик әсәр булып туды. Анда режиссер үзенең шушы дәвергә алып килгән тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсен күрсәткәндер, дип уйлыйм. Әлбәттә, һәр спектакль – режиссерның дөньяга карашы. Әбелхәер Касыйм улы да уйлануларын, әйтергә теләгән сүзен шушы сәхнә әсәре аша җиткерде. Мин үзем дә бу спектакльне караганда зур тетрәнү кичерә идем. Көчле спектакль булды.
Моннан соң шундый ук югары дәрәҗәдә, көчле, чагу спектакль белән чыгыш ясады – Аманулланың “Кыйбла кайда?” әсәрен сәхнәләштерде. Искиткеч әсәр булды! Хит! Анда бөтен труппа диярлек катнашты, актуаль, чын мәгънәсендә комедия, тормышка ирония белән караган спектакль булды.
Без озак еллар бергә эшләдек. Һәрвакыт бер-беребезне аңлап, ишетеп, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып хезмәт иттек. Бу елларда рухи яктан нык якынайдык. Аның дусты, сердәше булуым белән горурланам.
Яшь араларыбыз зур булуга карамастан, Әбелхәер Касыйм улы белән якын сердәш идек. Сөйләшеп сүзләр бетми иде. Ул искиткеч якты кеше булды. Шул ук вакытта искиткеч тыйнак та. Үзенең шушы яктылыгын башкаларга да өләшеп килде. Яктылыгы, акыллы сүзләре, матур итеп елмаюы әле булса күз алдымда. Алар барысы да аның югары мәдәнилегеннән килгәндер. Репетицияләрендә һәрвакыт җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Сөйләшеп, киңәшләшеп, бер-бересн ишетеп эшлиләр иде. Үзенең сүзен генә өскә куймады, үзенчә генә эшләргә кушмый иде. Олы башы, яше, дәрәҗәсенә карамастан, шулкадәр гади, кечелекле була белде. Һәр артистның фикерен тыңлады, ишетте. Һәр кешене хөрмәт итеп, яратып иҗат итте. Аның сабырлыгын, кешеләрне кыерсытмавын, аларга кычкырып дәшмәвен, тыңлый белүен, бәлки, кемдер йомшаклык дип кабул иткәндер. Ә чынында исә бу – шәхеснең көчле ягы. Аның өчен һәр кеше кадерле, хөрмәтле иде.
Өстәлендә һәрвакыт Коръән китабы булды. Эш көнен һәрвакыт Коръәннән башлый иде. Догаларны яттан белә, кирәкле сүзләр, киңәшләр бирә иде. Урыны җәннәттә булсын. Театрдагы кабинетын бүген дә аның белән бәйләп күзаллыйм.
Ә. Сафиуллинны озатканчы театрыбызда ниндидер зур хушлашу процесслары булмады. Әбелхәер Касыйм улын – театрга нигез салучы, озак еллар аны әйдәп баручы режиссер булган кешене беренче тапкыр театрда зур хөрмәт белән соңгы юлга озаттык. Ул һәрвакыт беренче булды...
Резидә Фәхруллина,
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:
– Әбелхәер Касыйм улын мин студент елларыннан ук хәтерлим, беләм. Без укыган вакытта ул уку театры директоры булды. Актерлык осталыгы буенча бик матур өзекләр эшли идек.
“Нур” театрында аның белән эшләгән беренче спектаклем Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” трагедиясендә Шәмсегаян роле булды. Иң уңышлы спектакльләремнең берсе дип уйлыйм. Анда гәүдәләндергән ролем белән Кәрим Тинчурин фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә бүләкләндем. Аннары Рафаэль Сафинның “Киек казлар” спектаклендә (Бибигөл), К. Тинчуринның “Назлы кияү” (Гөлбану), Мостай Кәримнең “Кыз урлау” (Сабира), Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” (Катерина) кебек спектакльләрендә уйнаган рольләрем дә матур, бай эчтәлекле булды.
Бик үзенчәлекле, үзенә генә хас халәтле кеше иде. Бик дини, белемле. Матур табигатьле, йомшак күңелле. Кешегә каты кагыла белми иде. Һәрвакыт эзләнүләргә, уйлап табуларга, иҗат итүгә юл куйды. Үзенчә генә эшләүне таләп итмәде.
Кабинетында һәрвакыт нидер яза иде. Яшерен серләре шулай кәгазьгә төшә баргандыр.
Ул театрдан киткәч, күңелдә моңсу бушлык, әйтелмәгән сүзләр калды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул вакытта эшләгән җитәкчеләребез аның юбилеен үткәрергә булды. Халык яратып караган “Гөргөри кияүләре” спектакле белән башта туган районында, аннары театрда бик матур итеп гомер бәйрәмен үткәрдек. Шулкадәр күңеле булды, рәхәтләнеп үзе куйган спектакльне карады. Театрны булдырган кеше буларак та, Кеше буларак та бик хөрмәт иттем аны.
Радик Нурлыгаянов,
югары категорияле травматолог-ортопед,
медицина фәннәре кандидаты,
Башкортстанның атказанган табибы:
– Әбелхәер Касыйм улын “Нур” театрына нигез салучыларның берсе, дип беләбез. Аның белән беренчегә минем туган Илеш районында, Югары Яркәйдә Сабантуйда күрештек. Ул бик яратып “Нур” театры, аның репертуары турында сөйләде. Спектакльләренә чакырды. Мин исә репертуарда комедияләр күп булуы һәм моның белән килешмәвемне белдердем, фәлсәфи әсәрләр юклыгы турында әйттем. Моңа җавап итеп, Әбелхәер Касыйм улы миңа үземә язарга тәкъдим итте. Башкалар дәррәү кул чапты, бик кыен хәлгә калдым. Шулай да килештем. Райондашлар алдында вәгъдә иткәч, кая барасың, Аллаһка тапшырып, эш башладым.
Профессиональ язучы булмагач, курку да булмады түгел. Үз тормышыма якын медицина темасына кагылган “Ак чәчәк – сиңа бүләк” дигән пьеса туды. Әбелхәер Касыйм улы миңа пьеса язганда бик ярдәм итте. Сәхнәгә дә үзе куйды, пьеса театр сәхнәсендә биш ел барды. Аннан аны халык театрлары да куйды. Тормышка, яшәүгә өмет хакында ул.
Минем пьеса режиссер сайлаган әсәрләргә мәңгелек темалар күтәрелүе белән аваздаш иде. Шул Сабантуйдан соң без Ә. Сафиуллин белән якын дуслар булып киттек. Үземнең туган авылга алып кайтып, әткәй-әнкәй белән дә таныштырдым. Әнкәй белән икесе бер көнне туганнар һәм, ни кызганыч, бер үк көнне бакыйлыкка күчтеләр...
Әбелхәер Касыйм улы бик игътибарлы, ярдәмчел, нечкә күңелле, динле кеше, талантлы режиссер иде. Исеме “Нур” театры тарихында, Башкортстан мәдәнияте тарихында югары урын алырга лаек һәм тиеш, дип уйлыйм.
Айгөл Юлъякшина.




