Рөстәм Нәбиев тауга 26 августта күтәрелә башлаячак һәм 3 сентябрьдә тәмамлаячак. Аның өчен бу инде алтынчы яулап алынган тау булачак. Аның белән бергә хатыны Индира да күтәреләчәк. Элегрәк алар Грузиянең Казбек тавына бергә менгәннәр иде.
Блогер әйтүенчә, алар әлеге вакытта әзерлек белән мәшгуль. Бишенче тауны, Аконкагуаны яулап алганнан соң, Рөстәм Нәбиев альпинизмда тәнәфес ясады. Моңа кадәр ул Эльбрус, шулай ук Килиманджаро һәм Манаслуга менде.
Инде бөтенәй туктармы, дип өметләнгән идек тә. Булмады. Уңышлар телибез.