Фигурист Сочида, Илья Авербухның «Мәхәббәт хатлары» гала-шоуында катнашкан. Спортчы тамашачылар алдында хатыны Оксана Домнина катнашлыгындагы номер ахырында пәйда була. Алар кочаклашып, залдагы алкышлар астында боздан чыгып китә.
Тамашачылар аңа басып кул чапкан, кайберләре күз яшьләре белән "Браво!" кычкырган.
"Ярдәмегез һәм изге теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Мин моны сиздем. Миннән һәм безнең командадан зур рәхмәт! Барыгыз да сәламәт булыгыз!" , - дигән Роман бозда.
Бу Костомаровның «Коммунарка»да алты ай авыр дәваланудан, ике инсульттан һәм аякларын ампутацияләүдән соң беренче чыгышы.