Ул гына да түгел, ул үзен төрле өлкәләрдә сыный: сәяхәт итә, спорт белән актив шөгыльләнә.
Әле менә терәк-хәрәкәт итү аппараты зарарланган кешеләр арасында җиңел атлетика буенча Бөтенрусия ярышларында беренче урынны яулаган. Спорт ярышлары шушы көннәрдә Чиләбедә уза. Улының уңышлары турында шатлыклы хәбәр белән аның әнисе Зөлфия Дәүләтова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә уртаклашты.
"Республика җыелма командасы составында беренче ярышлар. Һәм шунда ук 1 урын. Молодец, улым!" дип язган ул.
Илназның 100 метрга йөгерүдә алтын медаль алуы билгеле. Әмма үсмернең ярышларда катнашуы моның белән генә тәмамланмый. Аңа шулай ук 400 метрлы дистанцияне йөгерергә туры киләчәк, ә иртәгә, ярышларның финал көнендә, малай 200 метрлы дистанцияне йөгерәчәк.
Ил дәрәҗәсендәге ярышларда Илназ тәүге тапкыр катнаша. Аны котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!