

Дәүләт экспертизасы нәтиҗәсе җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен республиканың рәсми порталында бастырылды.
Мемориалны «Альбит» компаниясе төзиячәк. Ул Ленин исемендәге паркта, ике фонтан арасында, Башкортстан Корылтае бинасы каршында пәйда булачак. Бу гранит террасалар каскады рәвешендә ясалган түгәрәк мемориал булачак, аның үзәгендә Мортаза Рәхимовның 3,9 метр биеклектәге бронза скульптурасы урнашачак. Экс-Президентның артында Башкортстан картасы һәм ул кабул иткән республика Конституциясенең беренче мәддәсе тексты куелачак.
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов быел 11 гыйнварда вафат булды. Аңа 88 яшь иде.
Фото: @club.murtazarahimov