+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 сентябрь 2023, 05:20

Рәхмәт, Сезгә, Илгизәр Солтан улы!

Педагогия солтаны, укытучыларның укытучысы, хөрмәтле остазыбыз Илгизәр Гыйззәтуллинның вафатына 40 көн тулу уңаеннан.

Рәхмәт, Сезгә, Илгизәр Солтан улы!Рәхмәт, Сезгә, Илгизәр Солтан улы!
Рәхмәт, Сезгә, Илгизәр Солтан улы!

Илгизәр Солтангали улы Гыйз­зәтуллин вафат... Бу хәбәр, чыннан да, аяз көнне яшен суккан кебек булды... Белгән, күргән, аралашкан, язмышыбызда ниндидер хәлиткеч роль дә уйнаган зур шәхесләрнең берсе иде ул. Башкортстандагы татар мәгарифен үстерүгә олуг хезмәтләр салган һәм анда бик югары, шәрәфле урын биләгән мөгаллим. Туган халкын, милләтен, туган телен яратучы милләтпәрвәр һәм гражданин. Туган телнең ялкынлы пропагандисты. Татар телендәге канатлы сүзләрне җыеп, аларның үзенчәлекләрен тикшереп, шуның сүзлеген төзегән энтузиаст-галим. Студентлар һәм коллегалары белән һәрвакыт матур мөгамәләдә булган зыялы шәхес – халыктан чыккан зыялы – интеллигент. Иптәшлекнең, дуслыкның кадерен белүче ышанычлы Кеше. Тирән акыллы, искиткеч тыйнак, башкаларга бернинди дә авырлык йөкли белмәүче эш аты. Кешеләргә ышаныч һәм яшәү көче өстәүче якты шәхес...

Дөньяда кеше булып яшәүнең матур үрнәген күрсәткән, бар булмышы белән Кеше булып кала алганнар затыннан иде Илгизәр Солтан улы. Кеше китә – җыры кала, дигән сүз бар. Башлап аны җырчылар хакында әйткән­нәр­дер. Хәйдәр Бигичев киткәч, Фәридә апа Кудашеваның “күпме җырланмаган җырлары калды”, дип уфтанганы истә. Ләкин бу сүз кешенең башкалар күңе­лендә калган фанилыкта кылган изге гамәллә­ренә дә карый. Кешеләрне ке­ше булырга чакырып торган эш-гамәл­ләр, тоткан юл-мәсләк, шул юллардагы ныклык һәм фидакарьлек. Ул яктан бу әйтем Илгизәр Солтан улына да бик тә туры килә.
Илгизәр Солтан улы белән беренче очрашуым бик-бик истә калган. Димәк, ул беренче күрешүдә үк күңелгә үтеп керүче һәм шунда калучы асыл зат­лардан булган. Без бишенче курста укыганда, ул, университетка килеп, бер студентны Бәләбәй педагогия училищесына эшкә чакыру өчен белешеп киткән. Деканатта сөйләшеп, ике кешедә тукталганнар: Рәиф Закиров һәм мин. Рәиф анда эшкә бару тәкъ­димен кире каккан – ул инде Мәскәү­дәге аспирантура хакында уйлаган. Шулай итеп, кышкы көннәрнең бер­сендә мин Бәләбәйгә, булачак эш урыны белән танышу өчен, юлга чыктым. Алдан сөйләшенгәнчә, мине анда педучилище укытучысы Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин каршы алды.
Пролетарская урамындагы училище белән танышкач, якында гына урнашкан ашханәгә кердек. Ил­гизәр абый белән тамак ялгап чыктык: шунда мин аның тиз-тиз, әм­ма ныклы ашавына игътибар иттем. “Ашаганда кол­агың селкенсен, эшлә­гәндә йөрә­гең җил­кен­сен”, дигән әйтем шунда ук кү­ңелгә килде.
Кырлы стаканнарга салынган чын каймакны бик тәмләп ашаган идек без ул чакта. Сөйләшкәндә дә сүз­нең каймагын гына сайлап, ашыкмый, ипләп кенә сөйли иде булачак остазым. Беренче танышуда ук мин Бәләбәй шәһәренә педучилищега эшкә барырга карар иттем, чөнки анда мине инде якын кеше булып киткән Илгизәр Солтан улы ышанып көтә иде. Диплом яклыйсы һәм аласы гына калган.
Ул мәшәкатьләр дә артта калгач, 15 августта Бәләбәй шәһәренә юлга чыктым. Ерак, кире як. Ят, таныш булмаган шәһәр. Анда мин әлегә бер генә кешене беләм. Хәерле булсын! Килдем, күрдем, җиңдем, дигәнчә килеп чыкмады... Дәресләргә кадәр 15 көн вакыт калган, тулай торактан бүлмә бирделәр, 1нче кат, 102нче бүлмә. Әллә ни эш әлегә юк. Дәрес­ләр бүлен­де: атнага 33 сәгать: татар теле, балалар әдәбияты, методика, практика. Күңелсез, хәзергечә әйтсәк, депрессия. Башкаладан соң Бәләбәй – Бәләбәй инде. Ярый әле төшләр бар, шулар коткара, чөнки төшләреңдә син һаман да студент...
Илгизәр Солтан улы мине әкренләп эш мохитенә кертергә тырыша. Кулыма студентларның иҗади эшләре тупланган альбом тоттырды. Төрле жанрдагы кулъязмалар тупланган. Эш авторла-ры­ның фотолары да теркәлгән. Исем-шәрифләре дә язылган. Берсе истә калды.
Шулай итеп, махсусмы, очраклы рәвештәме булачак тормыш иптәшем белән дә остаз таныштырган булып чыкты. Ул вакытта бу хакта бернинди дә уйлар, ниятләр, хисләр юк әле, лә­кин барыбер игътибар ителгән!
Без өчәү: Илгизәр Солтан улы, Чүпрәленең чыкылдап торган мишәре Фәһим Хәсән улы Минһаҗев (ул бар булмышы белән шагыйрьлеккә дәгъва итә) һәм мин студентларга татар җаны сеңдерергә тиешбез. Шулай эшкә чумдык. Һәм андагы традиция буенча, башлап Илгизәр абыйның дәресләренә кереп утырдык, аның үрнәгенә йөз тоттык. Илгизәр Солтан улы бакча чормасындагы бер кочак “Совет мәктәбе” журналларын миңа тоттырды да шуларны эшемдә файдаланырга фатыйха бирде. Күп иде алар – озак еллар җыелган...
Һәм, әлбәттә, очрашулар, дустанә аралашулар, әңгәмәләшүләр... Алары иң мөһиме дә булгандыр. Аның кул астында мин тагын бер университет үткәнмендер, мөгаен. Бәләбәйдәге ике ел эчендә мин дәрес, практикаларны да чарладым, кандидатлык минимумнары да тапшырдым, кичке марксизм-ленинизм университетының журналистика бүлеген дә кызыл дипломга тәмамладым, сәхнәгә дә чыктым, шактый бай тормыш тәҗрибәсе дә тупладым. Хәзергечә әйтсәк, Бәләбәй бик шәп университет булган минем тормышымда.
Боларны башкарып чыга алуым өчен Илгизәр Солтан улы, Денислам Гайнеслам улы Нуриәхмәтов, директор Исхат Миңнулла улы Салиховлар тудырган коллективтагы эшлекле һәм дустанә мохиткә рәхмәтлемен.
Аннан яшь чак бит, энтузиазм, романтика да булгандыр. Шулчак педучилище тормышына багышланган Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” дип исемләнгән гаять популяр повесте аерым китап булып басылды. Кулдан-кулга йөргән ул китабым студент массасы арасында эреп юкка да чыкты. Әсәрнең геройлары безгә бик якын иде, күпләр өчен Илгизәр Солтан улы андагы образлар­ның үрнәкле гәүдәләнеше дә булгандыр.
Коеп куйган педучилище укытучысы иде ул! Хәзер уйлап куям: педагогик хезмәтнең гомерлек романтигы да бул­ган Илгизәр Солтан улы. Һәм шул энергияне – пассионарлыкны башкаларга йоктырырга да сәләтле әйдаман-остаз да булган. Әлбәттә, андый шә­хесләр һәр өлкәдә дә кирәк, һәм алар бар да. Ләкин остазлыкка зур ихтыяҗ булган уку-укыту һәм тәрбия өлкәсендә аларның роле бәяләп бетергесез. Шундый асыл затлардан иде Илгизәр Солтан улы.
* * *
Аңарда булган уйчан-сынаулы караш башка беркемдә дә юк иде. Сиңа төбәлгән күзләрендә өзлексез фикер чагыла. Әйтер сүзе дә, сораулары да бар. Ул инде сине үзе мөкиббән булган туган тел, әдәбият дөньясына алып кереп, аның гүзәл­легенә сокландырырга да, үзен борчыган хәлләр турында сөйләшергә дә әзер. Ләкин, әлеге дә баягы, искиткеч тыйнаклыгы-иплелеге генә тыеп тора аны аралашу өчен сүз башлаудан. Ә инде уртак темаларга күчеп, тансык бер сөй­ләшү башлануга ул сине телебез җиһанына күчерә – тылсым дөньясына алып керә. Ана телебезнең кабатланмас матурлыгына, байлыгына, камил­легенә тагын-тагын да инандыра.
Ул һәрвакыт үзенең яшәү рәвеше, үрнәге белән Укытучыбыз булып калды. Иншалар яздырса, төпле, фәһемле анализлар ясады. Иншаларыбыздан өзек­ләр җыеп, “Кызыл таң” гәзитендә бастырды. Безнең киләчәгебезне кайгыртып, сиздерми генә алга юл ачты, эшкә, тормышка әзерләде. Зәйфә Салихова кебек шагыйрәләрне, Галия Әхмәтшина кебек ак калфаклы оештыручыларны, билгеле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, журналист­ларны, башка бик күп белгечлек осталарын әзерләде.
Минем укучыларым, дип горурланды ул. Минем укытучым, дип горурланабыз без. Татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләре буенча үткәрелгән гыйльми-мәдәни чараларның үзәгендә булды Илгизәр Солтан улы. Укытучыбызның “Канатлы сүзләр” дип аталган күләмле хезмәте – китаплары күпләр өчен канат. Алар – тар даирә өчен генә түгел, ә һәр милләттәшебез өчен мөһим китаплар.
Остаз-Укытучылар белгеч кенә түгел, Кеше тәрбиялиләр. Хезмәтләре, үз үрнәкләре белән. Исән чакта да, үзләре бакыйлыкка күчкәч тә. Рәхмәт, Сезгә, Илгизәр Солтан улы!

Рәүф Идрисов,
Венера Гыймазова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас