Чарадан җыелган барлык акчалар Эльмираның балаларына тапшырылачак.
Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты оештырыла.
Җырчының администраторы Алсу Хәсәншина әйтүенчә, концертның төп инициаторы һәм оештыручысы – «Барс Медиа» компаниясе.
"Эльмирабызның әнисе Фидания апа, ире Дмитрий, барлык туганнары «Барс Медиа» компаниясенә зур рәхмәтләрен белдерә. Күңел кошыбызның якты истәлегенә оештырылачак чараны бик көтәбез», – дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә.
Ул 2 октябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак. Кичәгә истәлекләр белән уртаклашу, җырларын башкару һәм аны искә алу максатыннан Эльмираның якыннары һәм иҗатташ дуслары җыелачак. Теләгән һәркемне көтеп калалар.