+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 сентябрь 2023, 11:09

"Аның җыры белән радиога чыкмагыз!"

Казандагы "Тәртип" радиосы мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева якташыбыз Хәния Фәрхи җырларын кабатлап җырлаучыларны тәнкыйтьләгән.

"Аның җыры белән радиога чыкмагыз!"
"Аның җыры белән радиога чыкмагыз!"

Ризәлә Исмәгыйлева Хәния Фәрхи вафат булганнан соң артистларның аның җырларын кабатлап яздыруына кискен каршы булын белдерде. «Хәния Фәрхинең бөтен җырларын алып бетерделәр дә радиога күтәреп килделәр. Искитмәле башкаралар, бер сүз дә юк. Искә алу концертларында җырлагыз, һичьюгы үз концертларыгызда башкарыгыз, тик аның җыры белән радиога чыкмагыз», – диде ул. Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Хәния апаның хатирәсен яңартабыз, иҗатын мәңгеләштерәбез бит без, диләр. Юк, мәңгеләштермисез, киресенчә, аның иҗатын үтерәсез. Радио фондына синең исемең белән кереп кала да, җыр киләчәккә ничек җиткерелә аннары? Ул бит җырчының баласы кебек тудырган кадерле җыры. Ул аны заманында авырлык белән иҗат иткән», – диде радионың баш мөхәррире.

Ризәлә Исмәгыйлева артистларны гадел булырга өндәде. «Өлкәнрәк буын җырчылары «юк» дип әйтә белми. Җырын сорап килгән яшьләргә дә «ярар, башкарсыннар, җырлансын, дип рөхсәт бирә». Шәхеснең мирасы киләчәк буынга барып ирешүгә киртә булмагыз, гадел итеп, матур итеп эшләгез», - диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Ә сез бу фикерләр белән килешәсезме, дуслар?

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/rizala-ismagyileva-xaniya-farxinen-iatyn-yanartabyz-diyucelar-kiresenca-any-utera-5876072

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: