+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
12 сентябрь 2023, 05:20

Изгелеге һәм игелеге күңелләрдә саклана

Билгеле җәмәгать эшлеклесе, сәләтле журналист, “Кызыл таң”ның 1967-86 еллардагы мөхәррире Ремель Дашкинның тууына 95 ел.

Изгелеге һәм игелеге күңелләрдә сакланаИзгелеге һәм игелеге күңелләрдә саклана
Изгелеге һәм игелеге күңелләрдә саклана



Кеше китә — җыры кала, диләр. Ә кешенең җыры — дөньялыкта яшәгәндә башкарырга өлгергән эше, иленә, җиренә тугры хезмәте, башкалар күңелендә калган изге һәм онытылмас истәлеге. Адәм баласының кадере үзе киткәннән соң да әнә шул үлчәмнәр белән бәяләнә. Ремель Миргазиян улы да җирдә матур, онытылмас “җыр” калдырып китте. Матбугатка, гәзит эшенә катнашы булган һәркем — профессиональ журналистмы, эшче һәм авыл хәбәрчесеме, әдәбият кешесеме ул – хәтер киштәсендә сакланган гомер елъязмаларын барлаганда “менә болары Дашкин заманында” дигән өлешен чиксез горурлык һәм эчке бер ярату тойгысы белән яңартты, тора-бара янә дә яңартыр әле.

Гәзитебезгә ике дистә елга якын җитәкчелек иткән, аннан соң да дистә елдан артык коллектив белән элемтә­не өзмәгән бу шәхес 1928 елның 12 сентябрендә Чакмагыш районының Яңа Балак авылында туган. Әтисе гомер буе җитәкче вазыйфаларын башкарган. Әнисе — Аблай авылы кызы Фәтхия “Галия” мәдрәсәсен тәмамлап, патша заманыннан ук яшь буынга белем биргән. Дашкин — бу якларда сирәк очраучы фамилия, бу нәселнең күпчелеге Галимов һәм Хәбиров булып йөргән. Әлеге фамилия Миргазиян Фазыл улыннан башланып киткән. Гаиләдәге 6 бала, ата-ана васыятенә тугры калып, аларның гүзәл сыйфатларын үзләренә сеңде­реп үскән һәм гомер кичергән.
Аларга исемнәр заман модасына ияреп кушылган. Иң өлкәннәре — Йолдыз исемле кыз 1922 елда туган. Мәктәптә укыткан, РОНО инспекторы булган. Педагогик стажын 42 елга тутырган. Рифир Дашкин, сугыш чыккач, яше җитмәстән үк үзе теләп, хәрби училищега киткән. Фронтта сапер буларак, 1944 елның 9 маенда Кырымны азат иткәндә нибары 20 яшендә гомере өзелгән. 1926 елгы Зоя партия райкомында эшләгән һәм 50 яшендә вафат булган. 1930 елгы Ая, авыл ху­җалыгы институтын тә­мамлап, агроном булып эшләгән. 1937 елгы Клара 50 елдан артык табиблык хезмәтен үтәгән.
Әти-әнисе, бертуганнары турында миңа 86 яшьлек Йолдыз апа бик тәфсилләп сөйләгән иде.
Ремель 2 яшьтә чакта гаилә район үзәгенә күченгәнлектән, ул шунда үсә, укый. Аның лидерлык, җитәкчелек сәләте бәләкәй чагыннан ук ачыла, мәктәпкә төшмәс борын ук үз янына бала-чаганы җыеп, төрле уеннар оештыра. Әтисе аны югары техник уку йортына кертергә тырышса да, егет­нең сүзе бер була: “Җансыз тимер-то­мыр белән эшләмәячәкмен, миңа өзлексез рәвештә кешеләр арасында кайнау, сөйләшү кирәк, тарихны тирәнтен беләсем килә”.
Урта белем алганнан соң хезмәт юлын ул туган авылы һәм Чакмагыш мәктәпләрендә немец теле, тарих һәм география укытучысы буларак башлый. Активлыгын күреп, нибары 20 яшендә ВЛКСМның Чакмагыш райко­мының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Елдан артыграк эшләгәч, комсомол өлкә комитетының пропаганда бүлеге инструкторы итеп үрлә­тәләр. Бер үк вакытта гәзитләргә актив язышучы Ремель Дашкин 1953 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбенең журналистика бүлеген тәмамлый һәм яңа оештырылган “Ленинсы” — “Ленинец” гәзитенә эшкә кайтарыла, бүлек мө­дире, җаваплы секретарь була. 1956 елның гыйнварыннан 1967 елның ап­ре­ленә кадәр мөхәррирлек итеп, республика яшьләр гәзитенең абруйлы, укымлы, тәэсирле булуына ирешә.
Ремель Дашкин күтәрелештә бул­ган, эше көйле барган “Кызыл таң”га 1967 елның апрелендә мөхәррир булып килә. Таһир Ахунҗанов идеялә­рен, башлангычларын дәвам итә, элек салынган нигезләрне какшамас ныгыта. Редакциядә шактый билгеле журналистлар эшли. Аларны санап үтү дә артык булмас: Расих Ханнанов, Фәйзи Шаяпов, Фәнүн Рамазанов, Тамьян Бикмаев, Муса Мөлеков, Муса Сираҗи, Равил Шаммасов, Рим Идиятуллин, Эдуард Әгъзамов, Вәли Җиһаншин, Әдһәм Мәүлиев, Әхмәт Гайсин, булачак өч профессор — Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов, Илдар Низамов, менә-менә “РСФСР­ның атказанган мәдә­ният хезмәткәре” исеме бирелергә торган алтау — Гата Алмаев, Хәбиб Мамлиев, Әхмәт Насыйров, Мазһар Гыймадиев, Әгъләм Зараев, Мәүли Садретдинов.
Боларның берсе дә җиңел-җилпе генә эшләүче түгел. Һәм бу катып кал­­ган, урындыкка чат ябышып, дер калтырап торган коллектив та түгел. Болар — үз өсләрендә ниндидер экспериментлар үткәргәнне өнәми, саксыз бер сүздән дә барысын да күтәреп бәреп чыгып китәргә дә күп сорамый торган, үзләренең вазыйфаларын гына түгел, хокукларын да белүче кешеләр. Коллектив — тере организм. Кемдер пенсиягә китә, кемдер “яна”, кемнедер университетка укытырга алалар, кемдер язучы булып кына та­мак туйдырырга карар итә. Яшь алмаш кирәк. Һәм Дашкинга кадрлар урамнан килеп керми. Аның коллективына кушыласы кеше тәүдә үзен журналист буларак танытырга тиеш. “Кызыл таң” ул уку комбинаты да, эш белән тәэмин итү бюросы да, хәйрия оешмасы да түгел” дигән принцибына тугры кала мөхәррир. Мин аның тәүге чорындагы приказлар китабын карап чыктым. Үзе килү белән беренче ел ярымда менә кемнәрне эшкә кабул иткән ул: Рәлиф Йосыпов, Мөнир Әһ­лиуллин, Равил Карамов, Әфган Гыйз­зәтов, Рифат Юлдашев, Мариус Максютов, Фәрит Вахитов, Рәшит Сабитов, Рәзил Фазылов, Вафа Мостафин, Фәрит Габдерәхимов, Венера Нәбие­ва. Киң билгеле шәхесләр!
Искиткеч яхшы хәтерле иде мөхәр­рир. Республикабыздагы һәр авылны, һәр колхозны, аларның атамасының ничек язылышын, хәтта җитәкче­лә­ренең исем-фамилияләрен белә иде. Бервакыт Благовещен районындагы Димитров исемендәге колхозны “Дмит­риев” дип язганы өчен бер яшь хезмәткәрне бик каты тиргәгәне истә. “Син ничек болгар революционеры белән филолог галим­нең фамилия­ләрен бутый алдың?” — дип гаҗәп­ләнде. Әйткәндәй, Уфабызда Димитров урамы да, Дмитриев урамы да бар. Һәм кайсысы кем икәнлеген ничә дистә кеше белә икән?
Коллектив кешеләрен вакланып күзәтеп-тикшереп йөрмәсә дә, кем­нең нәрсә белән мәшгуль, нинди уй-максатлар, борчылулар белән яшә­вен сизә иде. Әүлиялеге булганмы әллә? Иртән тиргәгән очракта да, бер-ике сәгатьтән соң, сине бүген күрмәдем бит әле, дип, кулны килеп кыса торган иде. Ачу саклау дигән нәрсәсе булмады.
Байтак мәкаләләрне, укырга керткәч, яраксызга чыгара, гәзиттә басылган хәлдә дә планеркаларда тәнкыйтьли иде. Планеркаларны ул гадәттә: “Уңай якны укучылар һәм югарыдагы җитәкчеләр бәяләсен, без кимчелекләр турында сөйләшик”, — дип башлый иде.
Авторларның, кемнең кем булуына карамастан, чыккан материалларына гадел бәя бирелә. Нәрсә күргән, шуны язып биргән авторны болай дип шелтәли: “Мәләвез районының “Большевик” колхозында ничә гектар арыш яисә бодай чәчелүе, ничә сыер асралуы кемгә кирәк дип уйлыйсың? Ул язмаңнан укучыга эссе дә, суык та түгел. “Большевик”лылар бит аны үзләре дә укымаячак”.
Мин Ремель Миргазиян улы җитәк­челегендә төп-төгәл 11 ел эшләдем. “Кызыл таң”да 48 елга якын бәла-казасыз, аргы-бирге якка сугылмыйча, кереп-чыгып йөрмичә эшлә­вем, адәм рәтле журналист булып, кайбер уңыш­ларга ирешүем өчен аңа да бурыч­лымын. Аның үрнәк алырлык сыйфатлары күп иде — аларның кайбер­ләрен әйтеп үттем инде.
Ул ялкынланып яши, эшли һәм пенсиягә “Кызыл таң”нан чыгарга хыяллана иде. Кызганычка каршы, “үзгәртеп кору” дигән афәт, гәрчә аның ни белән бетәрен күз алдына да китермәгән күп кешеләр, шул исәптән безнең редакциядәге кайберәүләр дә кул чабып каршыласа да, аның хыялын челпәрәмә китерде. Миллионнарча намуслы кешенең тормышын җимергән афәт.
Партия өлкә комитетында утырган кайбер чиновникларның кирәк-ки­рәкмәгән күрсәтмәләр бирүе, иҗат иреген чикләве, гәзит эшчәнлеген тар кысага куып кертергә маташуы, вак-төяккә бәйләнүе кыю, хөр фикерле мөхәрриребезнең ачуын кабарта иде. Бу хактагы тәнкыйть фикерләрен әйт­кәләп тә килде. Кайберәүләр моның өчен үч алырга үз сәгатьләрен көткән булып чыкты. Сукты ул сәгать — үзгәр­теп кору! Аның СССР күләмен-дәге беренче корбаннары Рәшидов, Медунов, Щелоков кебек билгеле шәхесләр иде. Башкортстанда да кемнәрнедер төрмәгә утырттылар, кемдер атылды, кемдер муенын эл­мәккә тыкты... Еракта калган теге заманнардагы кебек, республикаларга, өлкәләргә дә бу юнәлештә күрсәт-мәләр бирелгәндер, хәтта разнарядкалар төшерелгәндер, дип уйларга кирәк. Матбугат басмалары җитәкче-ләреннән дә бер корбан кирәк булгач, теге чиновниклар Дашкиннан башка кешене күздә дә тотмагандыр.
“Кызыл таң” редакциясенә югарыдан килеп, юк-барга бәйләнүләр, тырнак астыннан кер эзләүләр башланды. Эчәргә яраткан бер хезмәттәшебезне (ул эштән киткән иде инде) искә төшерделәр. Беренче секретарьның пленумдагы докладына “Кызыл таң” гәзите һәм тагын бер журнал редак­ция­сендә эчкечелек белән шөгыль-ләнү фактлары очравы турында җөм­ләне кертеп җибәрделәр.
Дашкинның шәһәр яны бакчасына барып та эзләнеп-тикшеренеп йөргән­нәр — йорты законда каралганнан биегрәк, зуррак түгелме, төзелеш материалларын арзанрак бәягә алмаганмы, имеш! Анда гаеп таба алмаганнардыр, чөнки ул бик гадел һәм тыйнак яшәү рәвеше алып бара, хәрәмнән һәм гөнаһтан курка иде.
Ике гәзиттә төгәл 30 ел мөхәррир булып эшләгән, “Почет билгесе” ордены, өч медаль, РСФСР Югары Советы Президиумының һәм дүрт тапкыр (!) БАССР Югары Советы Прези­диумының Почет грамоталары белән бүләкләнгән, КПСС өлкә комитеты әгъзасы, БАССРның дүрт чакырылыш Югары Советы депутаты, БАССР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе буларак гаять зур җәмәгать эшләре алып барган шәхес, ялган гаепләр тагылып, лаеклы ялга чыгарга ике ел ярым калганда урамга чыгарып ташланды.
Искә төшерик: аңардан соңгы ике мөхәрриребезне дә бит шулай кинәт эштән бушаттылар. Муса Мөлековны ниндидер ярамаган темаларга мәка­ләләр бастыруда гаепләделәр. Ләкин аларны атап әйтмәделәр. Коллективтан мөхәррир өстеннән шикаять тә бар, диделәр. Ләкин ул хатны беркем дә күрмәгән һәм аны эзләп тә таба алмадылар.
Менә дигән эшләп йөргән җирен­нән беркем дә, хәтта үзе дә көтмәгән­дә, уйламаганда Расих Ханнановны да җитәкче вазыйфасыннан бушаттылар. Ул инде пенсия яшенә җиткән­лектән, бу мәсьәләдә сүзне кабартып тормадылар. Сәбәбе белән дә кызыксынучы булмагандыр. (“Кызыл таң” һәм “Республика Башкортостан”) гәзитләре җитәкчеләренең 1994 елның көзендә ни өчен вазыйфаларыннан алынуы күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Сәгый­тов­ның 2022 елда басылган “Хәтер ипкеннәре” дигән китабында тәфсил­ләп бәян ителгән).
Гаделсезлек корбаны һәм гаеп­сездән гаепле булып берәр ел эшсез йөргәннән соң Ремель Дашкинга БАССР Матбугат, нәшрият һәм китап сәүдәсе дәүләт комитетының матбугат бүлеге начальнигы итеп эшкә урнашу мөмкинлеген бирәләр. 1988 елда БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе Фәйзулла Солтанов аны үз аппаратына инструктор итеп эшкә ала. Биш елдан, 65 яше тулганда, аңа “Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре” исеме бирелә. 1998 елда Башкортстан күләмендәге Почет грамотасы белән бишенче (!) тапкыр бүләкләнә. Шул ук елда “Кызыл таң” редакциясендә аның 70 яшен тантаналы итеп үткәрдек. Матбугат һәм дәүләт эшләренә төгәл 50 ел гомерен багышлап пенсиягә чыкты.
Биш ай да үтмәстән, 1999 елның башында, хатыны Александра Ильинична кинәт авырып дөнья куйды. Бер елдан Ремель Миргазиян улын инфаркт бәреп екты. Шуннан мантый алмады — 2001 елның 18 маенда безне мәңгелеккә ташлап китте.
Уллары Георгий һәм кызлары Ирина Башкорт дәүләт университетын тәмамладылар. Тормышта һәм җәм­гыятьтә үз урыннарын таптылар.

Расих Ханнанов,
“Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире, шагыйрь һәм прозаик:
— Моңарчы 11 ел “Ленинсы” — “Ленинец” гәзитен җитәкләгән Ремель Дашкин “Кызыл таң”ның мөхәр­рире булып эшли башлады. Беренче көннәрдән үк коллективка яңа сулыш алып килүче яшьләргә юл ачты, алар белән тыгыз элемтәгә керде, тиз үк үз кешегә әйләнде.
Урысча чыгарылган гәзиттән килеп, кыска вакыт эчендә татар телен — үзе кайчандыр мәктәптә үз­ләштергән татар грамматикасын исенә төшерде. Соңга таба ул бу өлкәдә яхшы белгечкә әйләнде. Кай­чак өлкә комитетына урысча отчет язса, аны миңа кертеп: “Мә, Расих, укып чык әле шуны. Мин та­тарча яздым бугай аны”, — дип шаярта иде.
Тиражның арта баруында мөхәрриребез­нең оештыру сәләте зур урын тотты. Ул даими диярлек командировкада булды, гәзит укучылар белән очрашты, алар турында җылы сүз әйтүне һәркайсыбыздан таләп итте. Бу чор, минем уемча, хезмәт кешеләре турында очерклар иҗат итүнең чәчәк аткан чагы булды. Талантлы журналистларыбыз үзләренең очерк юнәлешендәге иҗат мөмкинлекләрен тулы файдалана алды. Аларны редакциягә исемнәре буенча эзләп килделәр. “Журналистны укучы исеме белән белергә тиеш, шуңа ирешегез”, — дип һәрвакыт искә төшереп торды Ремель Дашкин. (2001 ел).

Вилләр Даутов,
БАССР Югары Советы Президиумының элекке секретаре:
— Президиум аппаратына 1988 елда ул инструктор булып эшкә килде. Тәртибе, эшкә җаваплы каравы белән ул тиз арада коллективның ихтирамын яулады. Аның кулы аша үткән документлар, белешмә материаллар, һичшиксез, грамоталы һәм төпле була иде. Урыс, татар, башкорт телләрен камил белүе аның эшендә ярдәм итте. Аеруча сайлауларга әзерлән­гән­дә. Тавыш бирү бюллетеньнәрен, сайлаулар турында законнарны, депутатлыкка кандидатлар плакатларын өч телдә әзерләп бастыруда ул актив катнашты.
1990 елда беренче тапкыр Башкорт­станның халык депутатлары сайлангач, Югары Советның структурасы һәм функциясе үзгәрде. Монда Ремель Дашкин редакция-нәшер бүлегендә баш белгеч булып хезмәт итте. Хәзер инде депутатларның төп эше Югары Совет сессияләрендә законнар иҗат итү һәм аларны кабул итү булды. Сессияләр атналар буе дәвам ит­те. Андагы чыгышларның барысын да түкми-чәчми стенограммага язып барырга кирәк иде. Бу эш Ремель Миргазиян улына тапшырылды. Дөресрәге, бу эшне ул үзе теләп алды. Аның мөхәррирлек осталыгы мон­да бик урынлы һәм кирәкле булды. Гаять зур кү-ләмле, авыр, катлаулы бу эшләрне ул һәрчак үзва­кытында үтәп чыкты. (2001 ел).

Рим Идиятуллин,
шагыйрь һәм журналист:
— Аның кул астында берничә буын журналистлар тәрбияләнде, чыныкты, үсте. Тыштан кырыс булып күренгән Дашкинның күңеле гел ягулы мич кебек җылы иде, аның белән бергә эшләүчеләр шул җылы­лыкны һәрчак тойды. Аның таләпчәнлеге кирәкле дә, алыштыргысыз да сыйфат булып башкаларга да күчте. Үзеннән өлкәннәрнең киңәшенә колак салучы, яшьләрне ихлас өйрәтүче, аларны ялгыш адымнан саклаучы җитәкче булды ул. Яшь-җилкенчәкне ялгыш адымнан тыючы, инде бәла-каза янаганда аларны яклап, гәзит өчен саклап калырга курыкмаучы кеше — үзебезчә әйтсәк, егет иде ул. 19 ел буе республикадагы абруйлы басма — “Кызыл таң”ның туктаусыз эшли торган моторы иде. Аның барлык бу күркәм сыйфатлары аны мәртәбәле һәм хөрмәтле җитәкче итеп танытты, изгелеге һәм игелеге инде гәзит эшеннән аерылган елларда да журналистлардан, дистәләрчә мең укучыдан, язучы, шагыйрь, галимнәр­дән рәхмәт авазы булып үзенә кайтты һәм кайтачак әле.
Чакмагышка туган нигезенә кайткач, мин аның әтисен күреп, бераз гаҗәпләнеп тә куйган идем. Бик яшь чырайлы иде карт. “Безнең нәсел озын гомерле, туксанның өстенә чыгалар, мин дә шуларга охшармын инде”, — дигән иде Ремель ага, елмаеп, шул чагында. Теләге кабул булмады мәрхүмнең... (2001 ел).

Тайфур Сәгыйтов,
язучы һәм публицист:
— Мин аны 1957 елның 16 сентябреннән белә идем — шул көнне кичке рейс белән Белореттан Уфага килеп төштем. Иртүк “Ленинсы” — “Ленинец” редакциясенә килдем. 4 көн элек кенә 29 яшен тутырган Дашкин абый (мин аңа шулай дәшә идем) мине тәрҗемәче итеп эшкә алды.
Гәзитнең төп йөзе урысча чыккан “Ленинец” иде, аның буенча фикер йөртәләр, югарыдан бәһа бирәләр, башкортча вариантын, ягъни дубляжны игътибарга да алмыйлар. Ә Дашкин абый тәрҗемәгә даими игътибар итә, һәр мәкаләне үзе укып төзәтмәләр кер­тә, типографиядән килгән корректураны карап чыга иде.
Бер елдан мин БДУга укырга кердем, гәзиткә еш язышып тордым. Икенче курсны тәмамлагач, авылга кайтырга җыендым да редакциягә хушлашырга кердем. Коридорда мөхәррирне очраттым. —Каникулга авылга кайтырга булдыңмы? Анда әллә ни эш кырмассың. Әйдә, редакциягә тәрҗемәче булып кил. Егетләр отпускыга китә! — диде.
Тыңларга булдым. Ул, юк вакансияне бар итеп, миңа тулы хезмәт хакы түләде. Университеттан соң эшкә алырга да вәгъдә итте. Тагын өч ел сизелми үтте дә китте. Диплом якладым, эшкә тәгаенләү комиссиясенә мөхәррирнең хаты килде, мин хезмәт юлымны “Ленинсы”— “Ленинец”та аның кул астында дәвам иттем. (2001 ел).

Фәрит Фаткуллин.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас