

Шушы елның 8 августында әтием — билгеле журналист, матбугат ветераны, Журналистлар берлеге әгъзасы һәм районда хөрмәтле кешеләрнең берсе Галиев Солтан Арслан улы вафат булды. Аның искиткеч ныклыгы, авырлыкларны җиңеп чыга белү осталыгы, максатчанлыгы, үз һөнәренә мәхәббәте, тормыш сөючәнлеге, гади кешенең хезмәтенә хөрмәт белән каравы безнең өчен гомер буе үрнәк булып калачак.
Әтием колхозчылар Арслан Әгъзәм улы һәм Хапиза Халит кызы гаиләсендә өченче бала булып туган. Гаиләдә инде ике кыз: Нәфисә белән Маһинур үскән. Алар авыр, әмма дус яшәгән. Гаилә башлыгы төрле вакытта басу эшчесе, урманчы, хат ташучы булып эшләгән. Әтиемнең балалык һәм үсмер чоры сугыш һәм сугыштан соңгы авыр вакытларга туры килгән. 10 яшеннән әтисе белән беррәттән печән чапкан, авыр ир-ат эшен башкарган. 12 яшеннән җир сөргән.
Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәр көтмәгәндә килә. Әтисен фронтка алалар. Шул вакыттан 12 яшьлек Солтан гаиләдә төп ярдәмче булып кала: җир сөрә, көтүче, ат караучы булып эшли. Әнисенә һәм апаларына хуҗалыкта ярдәм итә. Бу елларда ачлык хөкем сөрә, кышкы зәмһәрир салкыннар үзәккә үтә. Ул вакытта аяк киеме булмаганлыктан, әти чабата үрергә өйрәнә. 1943 елның октябрендә Арслан Әгъзам улының хәбәрсез югалуы турында билгеле була. Алга китеп, шуны әйтим: соңыннан әтием бөтен аңлы тормышын әтисенең язмышы турында мәгълүмат эзләүдән туктамады. Күптән түгел генә Галиев Арслан Әгъзам улының госпитальдә авыр яралардан вафат булуы һәм Смоленск өлкәсендә туганнар каберлегендә җирләнүе турында мәгълүмат алдылар.
Авырлыкларга карамастан, әти мәктәптә яхшы укый һәм һәрвакыт белем алу турында хыяллана. Әлшәй районының Чебенле җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Илчегол мәктәбендә дәвам итә, анда 5 чакрым җәяү йөрергә туры килә. 1945 елның язында мәктәпне тәмамлаганнан соң туган колхозында төрле эшләрдә эшли. Ачлык, ялангачлык үзен сиздерә, әлбәттә. Олы апасы, Свердловск өлкәсенә урман әзерләү һәм торф эшкәртүгә китеп, көннәр буе билдән сазлыкта торып эшли, аннары туберкулез белән авырый һәм тиздән үлә, 6 баласы ятим кала.
Әтиебез Солтан Галиевта белемгә тартылу шулкадәр көчле була ки, 1948 елда, имтиханнарны уңышлы тапшырып, ул Дәүләкән педагогия училищесына укырга керә. Туган авылыннан Раевкага кадәр чабатада җәяү атлый, анда әтисенең иске итекләрен кия һәм шул якка хәрәкәт итүче поездларның түбәләрендә Дәүләкәнгә кадәр барып җитә. Өченче курстан әтине Совет Армиясе сафларына алалар. Өч ел Приморье краенда хезмәт итә, яхшы элемтәче-морзист була.
Армиядән кайткач, әти укуын дәвам итә һәм 1955 елда педагогия училищесын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Кыйгы районының Арслан урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. 1958 елда туган Әлшәй районына кайткач, педагогик эшчәнлеген Кункас башлангыч мәктәбендә, ә аннары Чебенле сигезьеллык мәктәбе директоры булып дәвам итә. Монда әти үзенең икенче яртысын, күптән түгел генә Свердловск өлкәсеннән кайткан Миңнехан Сәйга-фар кызын очрата. Әниебез белән алар 65 елга якын бергә яшәде, өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
Шул ук елларда әти Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе факультетына укырга керә һәм аны 1963 елда тәмамлый. 1965 елда әтине
РОНОга инспектор итеп эшкә чакыралар, аннары ул “Ленинизм байрагы” район гәзите редакциясенә дубляж буенча мөхәррир урынбасары булып күчә. Нәкъ менә монда ул үзенең яраткан журналист һөнәрен таба. Гәзит өч телдә чыга, тиражы зур, эше күп була. Әти яхшы материал эзләп, юлда очраган машиналарда, велосипедта, җәяү күпме юллар йөргән, һәм аны һәрвакыт тапкан! Үзенең тамырлары авылдан булганлыктан, аңа авыл хезмәтчәннәре, аларның авыр хезмәте, гаилә традицияләре турында язу кызыклы булган. Әлегә кадәр ул мәкаләләр өйдә папкаларда саклана.
Шул ук вакытта ул Югары партия мәктәбен тәмамлый. Актив иҗтимагый эш алып бара, күп еллар профсоюз оешмасының алыштыргысыз рәисе, “Белем” җәмгыятенең район бүлеге лекторы була, урындагы радио аша район яңалыклары турында сөйли.
Ул хәтта кинәт авыруына, реабилитация кыенлыкларына карамастан, журналистлык эшчәнлеген дәвам итте. Аның мәкаләләре район гәзитендә дә, “Кызыл таң”, “Атна”, “Башкортостан”, “Йәншишмә” һәм башка республика басмаларында да басылып чыкты. Соңгы көннәренә кадәр район яңалыклары белән кызыксынды, “Әлшәй хәбәрләре”н укыды.
Ветераннар тыныч кына китә, үзләре белән кыйммәтле тормыш тәҗрибәсен алып китәләр. Ләкин вакыт бер урында тормый. Тормыш дәвам итә. Иң мөһиме, безнең күңелләрдә ата-аналарыбызга, өлкән буынга ныклык, ихтыяр көче һәм тормышка мәхәббәт үрнәге өчен чиксез рәхмәт сакланачак.
Зилә САДЫЙКОВА-ГАЛИЕВА.