Итекченең – итеге, читекченең читеге юк дигәндәй, журналистлар да үзләре турында язганны яратмый (бу журналистика этикасы буенча да хупланмый). Бары тик аларның берәр күркәм гомер бәйрәменә багышланган мәкаләне генә гәзит-журналлар битендә күрергә мөмкин. Бу юлы менә нәкъ шундый мөмкинлек туды да инде. Бүгенге язманың герое 40 елга якын гомерен журналистикага багышлаган, шуларның 22 елын республикада киң таралу алган һәм иң күп тиражлы гәзитләрнең берсе – “Өмет” яшьләр гәзитенең баш мөхәррире булып хезмәт куйган Рәдис Ногманов. Балачагында табиб булырга хыялланган, ә бүген сүз кодрәтен, көчен, тәмен белгән, аны коралы итеп санаган һәм оста куллана белгән танылган журналист, җитәкче булганчы, ул нинди юллар узган? Янында кемнәр булган? Бүген аны нәрсәләр борчый? Әңгәмәбез шул хакта.
– Рәдис Гыйльван улы, Сезне “Матбугат йорты”ндагы иң көләч йөзле журналистларның берсе итеп беләм. Булмышыгызда зыялылык һәм эчке ныклык та сизелә. Бу каян килә?
– Холкым белән әниемә охшаганмын. Әнием Әнибә Гариф кызының Дүртөйле районының Казаклар авылына Борай районының Кара-зирек авылыннан килен булып төшкән. Ул гомере буена колхозда эшләде: сарык фермасында сарыклар карады, язгы чәчүдән башлап, урып-җыю эшләре тәмамланганчы колхозчыларга аш пешерде. Бу җаваплы эшне елның-елында аңа ышанып тапшыралар иде. Әтием 17 яшендә Бөек Ватан сугышына китә, ә инде 19 яшендә гарипләнеп, туган якларына кайта. Ул да колхозда бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын башкарды. Шулай ук, 20 елдан артык заготовитель булып хезмәт куйды. Ул вакытта хөкүмәт халыктан сөяк, чүпрәк, тимер-томыр, тагын әллә күпме әйбер җыя иде. Вазыйфасына ярашлы, әтигә колхоздан ат бирелә иде. Ул чакта авылда шәхси хуҗалыкларда ат асрарга ярамый иде. Ә дөнья көтәргә, мал-туарга азык хәстәрләргә еш кына ат кирәк. Менә шундый чакларда әтидән ат сорап киләләр иде. Әти каты гына холыклы булганга күрә, ул бик риза булмый иде. Ә инде әнидән сорасалар, ул бервакытта да каршы килмәде, кешеләргә “юк” дия белмәде. Урып-җыю чорында читтән килеп эшләүчеләрне, төзүчеләрне, сатучыларны да безнең йортка яшәп торырга кертәләр иде. Бу да әнинең киң күңеллелегенә бәйле булгандыр, дип уйлыйм.
Әнкәй җыр-моң яратты. Үзе дә җырлый иде. Радиодан яңгыраган җырларны кем башкаруын ялгышмый әйтеп бирә иде. Дүрт кенә сыйныф белемле булса да, әткәй укырга әвәс иде. Гәзит-журналларны күп алдырды. Аларны каләм тотып, билгеләр куеп, баштан азагына кадәр укый иде.
Укырга, җыр-моңга тартылу, Сез әйткән зыялылык әткәй-әнкәйдән киләдер. Әлбәттә, тормыш, эш тә үз тәрбиясен бирә, нык булырга, бирешмәскә өйрәтә.
– Гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгәнсез. Төпчекләр, гадәттә, иркә булып үсә. Сезнең белән дә шулай булдымы?
– Иркә булып үстем дип әйтә алмыйм. Абыйлар һәм апам миннән күпкә өлкәнрәк булганга күрә, авыл җирендә дөнья көткән әти-әнигә барлык эшләрдә дә ярдәмләшеп үстем. Әти нинди генә эшкә тотынса да, үзе янына чакырып ала иде. Шулай итеп, ул мине барлык эшкә дә өйрәтте.
– Мәктәп елларына да бераз тукталыйк әле.
– Безнең авыл табигатьнең бик матур җирендә, урман эчендә урнашкан. Анда башлангыч мәктәп кенә бар иде, шуңа күрә дә дүртенче сыйныфтан күрше Яңа Кәңгеш авылына йөреп укыдык. Анда интернат булса да, урман аша узган юлдан алты чакрым араны көн дә таптадык. Кышын күпчелек очракта – чаңгыда, яз, көз, җәй айларында велосипедта яки җәяүләп барып кайта идек. Йөк машинасына, трактор арбасына утырып бару яки кайту – зур бәхет санала иде. Кәңгештәге сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Иске Яндыз урта мәктәбенә күчтем. Бу авылга туры юл басу аша үтә иде. Ул нибары өч чакрым гына булса да, кап-кара балчыклы басу аша яңгырлы көннәрдә йөрү җиңелдән түгел иде. Шуңа күрә дә яңгырлы, буранлы көннәрдә тугыз чакрымлы урау юлдан атлый идек.
Мәктәп тормышында актив булдым. Барлык чараларда да катнашырга яраттым. Кайсында гармун уйнадым, кайсында алып баручы булдым. Мәктәптә чыккан стена гәзитләренә сурәт төшерүче, мәкаләләр, шигырьләр язучы да мин идем. Унынчыны тәмамлагач, медицина институтына укырга керергә хыялландым.
– Нинди сәбәп белән балачак хыялыгызны үз-гәрттегез?
– Әдәбият укытучысы Рәфидә апаның улы белән параллель сыйныфларда укыдык. Ул миңа: “Рәдис, икегез бергә БДУга барыгыз. Бер-берегезгә терәк булырсыз”, – диде. Дустым документларын – урыс, мин татар бүлегенә тапшырдык. Менә шулай, кайсы юлны сайларга белмичә икеләнгән чагымда укытучымның сүзе хәлиткеч булды.
– Югары уку йортында уку – күңелле студент тормышы да. Ул еллар, бик күпләрнеке кебек, күңелегез түрендә матур истәлекләре белән сакланадыр...
– Әйе, чынлап та, Башкорт дәүләт университетына укырга кергәч, минем өчен яңа дөнья ачылды. Татар, башкорт, урыс төркемнәрендә укучы студентлар үзара тату һәм бердәм булып белем алдык. “Йәншишмә” балалар һәм үсмерләр гәзитенең баш мөхәррире Мирсәет Юнысов, “Сельские узоры” журналының баш мөхәррире булып эшләгән Гыймалетдин Яруллин, мәшһүр диктор Әхәт Мортазин – минем бүлмәдәшләрем булды. Университетта эшләп килгән “Акчарлак” әдәби берләшмәсенә актив йөрдем. Икенче курста укыганда мине аның старостасы итеп сайладылар. Районнарда әдәби очрашулар, концертлар оештырып, чыгыш ясадык. Әлбәттә, укуда да тырыш булдык. Өченче курсны тәмамлагач, мине деканатка чакыртып алдылар. Баксаң, безнең факультеттан биш кешене, шул исәптән мине дә, милли кадрлар әзерләүне максат итеп куеп, Мәскәүгә журфакка укырга җибәрәләр икән. Әти-әни белән киңәшләшергә дип, авылыма кайтып киттем. Туган йортымдагыларга хәлне сөйләп биргәч, алар каршы килмәде, үз фатыйхаларын бирде, һәм моның өчен мин аларга рәхмәтле.
Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетындагы безнең милли төркемгә Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Балтыйк буе республикаларыннан һәм СССРның башка төбәкләреннән студентлар килгән иде. Әйтергә кирәк, безгә, Башкортстаннан килгәннәргә, уку җиңелрәк бирелде, чөнки безнең урыс телен белү дәрәҗәсе башкаларныкыннан күпкә камил иде. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып укыдык һәм яшәдек. Студент елларыннан алып, әлегә кадәр дуслык җепләрен саклап, аралашып яшәргә тырышабыз.
Мәскәү югары уку йортында теория белән практиканың бергә алып барылуы, булачак журналистларның тәҗрибәсен арттыруга зур этәргеч бирде. “Аргументы и факты”, “Комсомольская правда”, “Правда” гәзитләренә барып, андагы эш нечкәлекләрен өйрәнү безнең өчен бик мөһим булды.
Илебез башкаласына куәтле СССРның төрле почмакларыннан килгән һәм шул ук вакытта чит ил студентлары белән аралашу, дус булу, ниндидер темаларга бәхәсләшү дә тормыш тәҗрибәсен арттыруга үз өлешен кертми калмагандыр. Ул чакта әле без илебезнең озакламый таркалачагын белми һәм күз алдына да китерә алмый идек.
– Сез – милли кадр һәм яшь белгеч – татар телендәге басмага эшкә урнашырга тиеш булсагыз да, хезмәт юлыгызны “Һәнәк” журналында башлагансыз. Моның сәбәбен әйтә аласызмы?
– 1987 елда кулыма журналист дипломы алып Башкортстанга кайттым һәм юлламаны тотып, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә килдем. Кызганычка каршы, буш эш урыны булмады. “Матбугат йорты” коридорыннан боегып китеп барганда каршыма Әнгам абый Атнабаев очрады. Ул “Һәнәк” журналының баш мөхәррир урынбасары иде. Мин аңа үз хәлемне сөйләгәч: “Әйдә, “Һәнәк”кә кил. Бездә урын бар. Фельетон язарсың”, – диде. Мин анда ике ел эшләдем. Нәкъ шушы чорда журналист сүзенең көч-куәтенә инандым. Юмор хисем булса да, үткен фельетоннар язу серенә өйрәнсәм дә, үземнең сатирик-юморист түгеллегемне дә аңладым.
Аннан соң инде “Кызыл таң”чылар мине үзләренә чакырып алды һәм андагы хезмәт юлымны көчле журналист Рәзил абый Фазылов кул астында хатлар бүлегендә хәбәрче булып башладым. Ул мине редакторлау серләренә, нечкәлекләренә төшендерде. Рәзил абый төзәтмәләр кертсә дә, һәр авторның стилен саклап калып, җөмләләрне матурлап кына җибәрә иде. Аннан соң Фәнис Гәрәев та Мәскәүдән укып кайтып эшкә урнашкач, “Яшьләр” бүлеге ачып, “Мин яшь” дигән махсус бит чыгара башладык. Бик актив эшләдек.
“Кызыл таң”да ун ел эшләү дәверендә хәбәрчедән баш мөхәррир урынбасары вазыйфасына кадәр зур иҗади мәктәп уздым. Әйе, һәр коллектив үзе тәрбияли. Мәсәлән, мин “Кызыл таң”да шундый зыялы кешеләр белән эшләдем, аларга без, яшьләр, зур хөрмәт белән карый идек. Радик Шәехов, Ралиф Йосыпов, Равил Карамов, Муса Мөлеков – һәркайсы олы шәхес. Без аларның язган мәкаләләрен үзебезгә үрнәк итеп куйдык.
– Тормыш принципларыгыз нинди?
– 1999 елда “Тулпар” республика яшьләр журналына баш мөхәррир итеп тәгаенләнгәч, редакциягә Наҗар абый Нәҗми килеп керде. Ул мине якташы буларак та якын күрә иде. Шунда ул сүз башлады: “Рәдис энем, мин борчылам бит әле. Син бит усал түгел. Җитәкче буларак үзеңне тыңларлармы, эшли алырсыңмы икән?” – диде. Моны ишетеп торган хезмәттәшем: “Сез аны яхшы белмисез икән. Рәдис принципиаль кеше”, – диде. Моны ишеткәч, Наҗар абый: “Не будь жестоким, но будь жестким!” – диде. Җитәкче кешенең принципиаль булуы мотлак, минемчә. Дөреслекне, гаделлекне яклауда журналист принципиаль булырга тиеш.
– Бүгенге көндә Сезне иң борчыган мәсьәлә нәрсә?
– Алар берничә. Беренчесе, дөньядагы бүгенге вәзгыять мине бик борчый. Безнең илдә яшәүче халыклар һәрвакыт тынычлык, дуслык яклы булды. Илебез өчен әлеге авыр һәм сынаулы чор тизрәк үтеп китсен иде. Мин элекке бөтен Советлар Союзы, чит ил студентлары белән бергә белем алдым, алар белән аралаштык һәм илебез белән горурланып яшәдек. СССРны таркатулары зур хата булды. Бүгенге бәлаләрнең башы шуңа бәйле, минемчә. Әтиләребез сугышып, кан түгеп яулаган тыныч тормышта яшәрбез дә яшәрбез дип уйлый идек. Инде алар күргәнне безгә һәм балаларыбызга күрергә язмасын! Мин моны фронтовик улы буларак та әйтәм.
Икенчесе, эшем белән бәйле, чөнки бүгенге журналистика өчен йөрәгем әрни. Мин журналист сүзенең үтемле, нык көчле чагын күрдем, шул чорда эшли башладым. Ә бүген инде сүзнең бәясе төште. Моңа журналистлар үзләре гаеплеме, әллә башкалармы? Бу ачык сорау булып кала. Әйе, яшәешебезгә Интернет килеп керү журналистиканы нык үзгәртте. Шулай да ул басма матбугатны алыштыра алмый, киресенчә, алар бер-берсен тулыландырырга тиеш. Басма матбугат – зыялы матбугат. Монда матур телдә язылган, тикшерелгән дөрес мәгълүмат бирелә, шуңа күрә дә халык басма матбугатка ышана. Чын журналист акыл сатмыйча, халыкны борчыган проблемаларны күтәрә. Ә Интернет челтәрләрендә кем нәрсә тели шуны яза һәм, журналистлардан аермалы буларак, җаваплылык та тоймый. Һәр нәрсәнең үз чиге була, шуңа күрә дә басма матбугатның дәрәҗәсе яңадан күтәрелүенә ышанам. Сүз көченә ышанам.
Бүгенге журналистиканы мин туксанынчы еллардагы бәясе, дәрәҗәсе төшкән илебез Армиясе хәле белән чагыштырам. Мөнәсәбәт үзгәргәч, армия дә куәтләнде. Ә бит корал белән берне егып булса, сүз көче белән меңне егып була. Бүген дә мәгълүмат дөньяны тота. Журналистлар һәрвакыт власть белән халык арасында күпер булды. Менә шул күпер ныклы булсын иде.
– Дусларыгыз күпме?
– Һәркем дус була алмый. Тормыш юлын узганда иң тугрылары гына яныңда кала. Минем дә бар андый дусларым.
– Кулыгызга эш бармаган чаклар буламы?
– Тормыш булгач, була инде. Акыл эшеннән соң, физик хезмәт кирәк. Мин бакча үстерергә яратам. Төрле агачларны үрчетәм, тәрбиялим.
– Гаиләгез белән дә таныштырып үтегезче.
– Тормыш иптәшем Фирдәвес белән Салават Юлаев һәйкәле янында уза торган яшьләр уены – “пятачок”та таныштык. Менә шул очрашудан соң аерылышмадык дисәк тә була. 1985 елда өйләнешеп, гаилә кордык, ике ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Бүген инде ике оныгыбыз бар. Фирдәвес озак еллар “Китап” нәшриятында эшләде.
– Журналист буларак канат ныгыткан, бер дистә ел хезмәт куйган “Кызыл таң” редакциясенә әйтер сүзегез?
– “Кызыл таң” журналистлары белән “Өмет”челәр дус булып, бер-беребезне тулыландырып эшлибез. Бу башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки максатларыбыз уртак – халкыбызга хезмәт итү. Алдагы көннәрдә дә гәзит-журналларга язылучылар артып, бер-беребезгә терәк булып, бер-беребезне зурлап эшләргә һәм яшәргә язсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.