

"Кояшым минем, сөбханалла, Сине тудырган, гомер биргән туган ягың сиңа атап, мәңге үлмәс, мәңге "Яшел Башкортстан" республика акциясе кысаларында һәйкәлең территориясендә бүген зәңгәр чыршылар утыртты.
Иманым камил, Кояшымның һәйкәле янында үскән чыршы, тирәкләрдә сандугачлар сайрар. Ә без, үз чиратыбызда, Кояшым белән бергә, сулар сибеп, бу матурлыкны үзебез үстерербез.
Акциядә районның барлык теләүче халкы, Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнур Рәфис улы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Азат улы, Башкортстанның Үсеш корпорациясе башкарма директоры Илдар Ринат улы катнаштылар.
Рәхмәтем чиксез сезгә, якташларым, килгән кунаклар. Гомерле, бәхетле булыгыз. Алла бирса, Кояшым белән бу чыршыларны үстерергә вәгъдә бирәбез!", - дип язган ул.