«Звезда» телеканалына биргән интервьюсында ул Омскида казарма җимерелеп, аякларын югалтканнан соң тирән депрессия кичерүен белдерде. Әмма блогер сүзләренчә, ул озакка сузылмаган.
"Депрессия булды, барыбер бу хәлне кичерергә кирәк иде. Бер-ике ай тирән депрессиядә булдым, - дип искә ала Нәбиев.
- Үз-үзеңә кул салу турында уйладыңмы? - дип сорады Запашный.
- Юк, беркайчан да. Мин нинди авырлыклар белән исән калуымны беләм, - дип җавап бирде Рөстәм.- Аякларымны кисү генә үземнең гомеремә "крест" куярга сәбәп түгел. Алар юк, ләкин аларсыз да яхшы, супер яшәргә мөмкин".
Менә бу җавап, ичмасам!