

Уфада туып-үсеп, бу спорт төре белән 10 яшеннән ныклап шөгыльләнә башлаган, дөнья күләмендә зур казанышларга ирешкән милләттәшебез 58 яше туларга 3 ай калганда вафат булды. Соңгы өч дистә елга якын яшәгән Мәскәүдән республикабызга, ата-бабаларының туган җире булган Авыргазы районына, Солтанморат авылына рәсми спорт чараларына да, эше-вазыйфасы буенча да, кунакка да еш кына кайтырга тырыша иде ул. Якташлары да аны зурлады, хөрмәт итте, аның белән горурланды. Ул бит әле күптән билгеле затлы нәселнең дәвамчысы да! Башкортстанның кыскача энциклопедиясендә
(1996 ел) аның исеме картәтисенең бертуган энесе — татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовныкы белән янәшә тора. Анда аның спорттагы уңышларын, югары исемнәрен һәм бүләкләрен санап үтүгә дә киң урын бирелгән.
Башкортстанның спорт данын дөнья күләменә күтәрүчеләрнең берсе булган шәхес истәлегенә язманы совет властеның тәүге елларыннан ук Авыргазы тарафларының танылган укытучысы, Солтанморат мәктәбе директоры булган Шакирҗан Гыйрфан улы Ибраһимовтан (1984-1962) башлау урынлыдыр. Берничә буын якташлары күңелендә тирән эз калдырган асыл зат турында “Кызыл таң”ның 1999 елның 4 һәм 5 август саннарында зур күләмле очерк та бастырып чыгарган идем.
1948 елда район җитәкчелеге аны Ленин ордены белән бүләкләргә дә тәкъдим иткән. Ләкин энесе Галимҗанның хаксыз рәвештә репрессияләнүе аркасында орден бирелми калган. Әдипнең энесе Хәкимҗан (1895-1957) Солтанморатта колхоз рәисе булган.
Шакирҗан аганың балалары да аның һөнәрен сайлаган. Авыргазы, Стәрлетамак мәктәпләрендә яшь буынга белем биргән Фәридә апаны да яхшы яктан гына хәтерлиләр. Ә физика-математика фәннәре кандидаты Камил Шакирҗан улы Башкорт дәүләт университетында укыткан. Кызганычка каршы, 40 яшенә дә җитмәстән, авырып, 1968 елда дәваханәнең операция өстәлендә үлгән. Ике улының кечесе Әнвәргә бу вакытта 3 яшь булган. Елизавета Нигъмәт кызына (тумышы белән Миякә районының Шатмантамак авылыннан) ике улын ялгыз үстерү язмышы төшкән.
1965 елның 27 ноябрендә туган Әнвәр Уфаның Совет районындагы 8нче урта мәктәбендә укый. Бәләкәйдән спорт белән шөгыльләнә. Икенче сыйныфта чагы. Иптәшләре белән тирләп-пешеп футбол уйнаганда күрәләр: бер кеше подъезд ишекләренә белдерү ябыштырып йөри. Малайлар, кызыксынып, барып укый. Шунда якында гына — Ибраһимов бульварында урнашкан “Локомотив” ирекле спорт җәмгыяте рапирада фехтование секциясенә үсмерләрне чакыра икән. Спортның төрләре күп: футбол, хоккей, штанга күтәрү, йөгерү, сикерү, мотоциклда узышу... Ә монысы нәрсә икән?
Спортның безнең халык өчен бигүк билгеле булмаган төренә сүзлекләр ярдәмендә аңлатма биреп үтик. Рапирада фехтование. Икесе дә немец сүзе. Рапира — “рәсми ярышларда кадаулар санын үзеннән-үзе теркәп баручы электроконтакт җайланмасы беркетелгән сыгылмалы кылыч (спорт коралы)”. Фехтование — “спорт рапирасында, шпагасында, кылычында бергә-бер капма-каршы басып көч сынашудан гыйбарәт булган спорт төре”. Татар теленә дә “фехтование, фехтовать итү” дип кергән. Спорт фехтованиесенең төп принциплары ХVII гасырда ук Франциядә барлыкка килгән. Русиядә бу төр ярышлар — 1860 елдан, ә Дөнья чемпионатлары 1937 елдан үтә.
...“Локомотив”тагы спортның таныш булмаган төре секциясенә тәүдә Әнвәрнең өч яшькә зуррак Искәндәр абыйсы йөри башлый. Берничә айдан энекәше дә аңа кушыла. Әнвәр үзе артыннан якын дусларын, яшьтәш-сыйныфташларын да ияртә. Малайлар монда фехтование буенча спорт мастеры, СССРның һәм РСФСРның атказанган тренеры Рәшит Исмәгыйль улы Әюпов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Спортның бу төрен тиз генә үзләштерү мөмкин түгел. Әнвәрнең дә тәүге ике-өч елы илке-салкырак үтә, әллә ни игътибар да итмәгәндәй, тырышлык салмагандай тоела, шунлыктан иптәшләреннән артта кала. Төшенкелеккә дә бирелә башлый. Әмма тора-бара чәмләнүе көчәя. Фехтованиедә ул вакытта сулагайлар бик сирәк очрый. Рамил абыйсы Әнвәргә үзенчә, ягъни сулагай булып калырга киңәш бирә. Чәм һәм омтылыш, фидакарьлек һәм кара тиргә батканчы күнегүләр ясау нәтиҗәсендә тәүге уңышлар килә. Бу вакытта ул — 5нче сыйныф укучысы.
Башкортстанның кыскача энциклопедиясендә Әнвәр Камил улы Ибраһимовның 80нче еллардагы һәм 90нчы еллар башындагы казанышлары тәфсилләп күрсәтелгән. Рәсми чыганак буларак, мәгълүматларны шуннан китерәм. “Рапирада фехтование буенча атказанган спорт мастеры (1988). Команда зачетында Сеул шәһәрендәге Олимпия чемпионы (1988), командада Бөтендөнья универсиадасы (1988), СССР (1987) һәм РСФСР (1986) халыкларының 9нчы җәйге спартакиадалары чемпионы. Бөтендөнья универсиадасы (1985), дөнья чемпионаты (1984), СССР чемпионатларының (1988-89) бронза призеры. Командада 5 тапкыр СССР чемпионы (1987-91). СССРның яшьләр (1982) һәм юниорлар (1984) арасында чемпионы. ЦСКА составында Европа Кубогын (1985) һәм СССР Кубогын (1984, 1990) яулаучы. “Дуслык” Халыкара юниорлар турнирында (1984-85) җиңүче. “Ленинград рапирасы” Халыкара турнирында (1987-88) ике тапкыр җиңүче. Будапешттагы Халыкара турнирда (1992) җиңүче. Русия кубогында (1994) икенче призер. БДБ илләренең җыелма командасы составында олимпия уеннарында (1992) 5нче урын алды. “Локомотив” спорт клубы (1975-84) һәм БАССР Дәүләт спорт комитетының Югары спорт осталыгы мәктәбе тәрбияләнүчесе (тренеры Р. И. Әюпов)”.
Әнвәр Ибраһимовның күкрәген 23 яшендә үк СССРның “Почет билгесе” ордены бизи. Арытабангы елларда СССРның “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале, Русиянең “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале, Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
Яшьлек елларында милләттәшебез Ленинград физик культура хәрби институтында, читтән торып Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Спорт карьерасын тәмамлаганнан соң ул тренерлык эшенә күчә. 2000-04 елларда рапирада фехтование буенча Русиянең яшьләр җыелма командасының, 2005 елның гыйнварыннан 2006 елның декабренә кадәр ирләр җыелма командасының өлкән тренеры була. Аның тәрбияләнүчеләре арасында фехтование буенча олимпия уеннары призерлары Руслан Насыйбуллин белән Реналь Ганиев, шулай ук, алар артыннан килгән көчле спортчылар Дмитрий Петров, Александр Яхин, Антон Иванов, Артур Әхмәтҗанов һәм башкалар бар.
Әнвәр Ибраһимовның хатыны Ольга Величко да фехтование буенча СССРның атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр СССР һәм дөнья чемпионы. Төньяк Осетия университетын тәмамлаган. Аларның улы Камил Ибраһимов, (картәтисе хөрмәтенә кушылган исем) әтисе юлын лаеклы дәвам итеп, фехтование буенча команда составында ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы булган. Бу гаилә кызларына “Камилла” дип исем кушкан. Безнеңчә Камилә була инде.
“Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе Әхнәф Әминев 2007 елның март башында данлыклы спортчыдан интервью алган иде. Шуннан зур булмаган өзекләр китерәм.
Мәскәүгә күченү турында:
“Уфадагы әзерлек һәм физик әзерлек миңа Мәскәүгә кадәр үк Бөтенсоюз үсмерләр дәрәҗәсенә күтәрелергә — СССР беренчелегендә, мәктәп укучылары арасында үткән спартакиадада җиңәргә мөмкинлек бирде... БДУга читтән торып укырга кергән идем. Шул ук елда көзен армия хезмәтен башладым, ЦСКА командасына кабул ителдем. Уфада торып Русия җыелма командасында йөрү шактый катлаулы иде. Шуның өчен Мәскәүгә күчәргә туры килде”.
Республикабызның социаль-икътисади торышы турында:
“Туып-үскән ягымның елдан-ел күркәмләнә баруына чиксез шатмын. Һәр тарафта төзелешләр гөрли, юллар тигез-такыр, басуларда игеннәр гөрләп үсә. Күрше өлкә-республикалар аша узып, Башкортстанга аяк баскач, бу бигрәк тә ачык чагыла. Республикада спортка зур игътибар бирелүенә дә куанам. Монда минем дөньяга танылган тәрбияләнүчеләрем яши... Башкортстанда фехтованиенең дә киләчәге якты”.
Солтанморат турында:
“Әтиемнең туган авылында соңгы тапкыр узган елның җәендә булдым. Тиздән җәмәгатьчелек Галимҗан Ибраһимовның 120 еллыгын билгеләячәк. Башкортстанда, Татарстанда бу уңайдан зур чаралар үтүе көтелә. Аларда катнашырмын дип уйлыйм. Форсат чыкса, Солтанморатка кайтып килергә, анда яшәүче туганнарның, ата-бабаларымның авылдашларының хәл-әхвәлләрен белергә иде. Гомумән, кадерле кешеләремнең гомер кичергән җиренә бару минем өчен изге бурычларның берсе булып тора”.
Фәрит Фаткуллин.