+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
13 октябрь 2023, 02:25

"Сез иң яхшы кеше икәнсез!"

Уфада яшәүче 87 яшьлек Алевтина Бугайчук бу көнне мәңге онытмаячак.

"Сез иң яхшы кеше икәнсез!""Сез иң яхшы кеше икәнсез!"
"Сез иң яхшы кеше икәнсез!"
Аның янына кунакка Рөстәм Нәбиев килде. Һәм фатирын ремонтларга ярдәм итәчәген белдерде. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә видео куйган.

Алевтина ханым ялгызы яши, биш ел элек улын җирләгән. Әлегә кадәр ул фотография төшерү белән мавыга.

Пенсионерның фатиры да үзе белән бергә картайган. Рөстәм кергәндә үк агач ишеккә игътибар итте. Өйдә суык икән. Тәрәзәләрне алмаштырырга кирәк. Газ плитәсе дә искергән. Газчылар алмаштырырга таләп итә.
 
Рөстәм шушы эшләрне башкарырга сүз бирде.  Алевтина ханым шатлыгыннан күз яшьләренә буылып, аңа рәхмәт укыды һәм фотога төшерде.
 
Аннары ул менә шундый сүзләр язып, фотоны Рөстәмгә җибәргән. "Мин бик яхшы кеше белән таныштым", дигән ул.
 
Әфарин, Рөстәм. Изгелек җирдә ятып калмас.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас