- Шушы көннәрдә Алевтина Георгиевнаның ишеген алыштырдылар. Иске ишектән аерылу аңа бик кызганыч булса да, ул яңа ишеккә нык шатланды. Хәзер ул хәвефсезлектә, чөнки инде берничә тапкыр билгесез кешеләр аның өенә керергә тырышкан. Хәзер аның өчен тынычмын. Бу вакыйга хөрмәтенә Алевтина Георгиевна кекс пешерде. Чәй эчтек, озак сөйләштек...
Калган эшләр буенча: пластик тәрәзәләргә заказ бирдем, 1 ноябрьдә аларны да алыштырачакбыз. Шушы көннәрдә без аның белән бергә кибеткә барып яңа газ плитәсе сатып алачакбыз! Мин аңа ярдәм итәм, үзем шатланам һәм ләззәт алам. Эшләр дәвам итә, - ди Рөстәм.
Рөстәмгә кушылып без дә шатланабыз. Була бит игелекле балалар!