+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
23 октябрь 2023, 09:26

Тома сукыр кызның якты киләчәге бар

Ләйсән туганда җәрәхәт ала һәм сукыр кала. Әти-әнисе бердәнбер баласына мондый язмыш юрамый, билгеле. Ә ул бөтен дөньяга таныла!

Тома сукыр кызның якты киләчәге бар
Тома сукыр кызның якты киләчәге бар

Нефтекама дәүләт филармониясе солисты Ләйсән Нурыева - тома сукыр җырчы.

Сәламәтлеге начар булуга карамастан, кыз бик мөстәкыйль булып үсә. Җиде яшеннән ул Уфада махсус интернат-мәктәптә укый, анда сукыр кеше өчен кирәкле үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен ала.

Укытучылар шунда ук кызның искиткеч вокаль сәләтен һәм музыкаль ишетүен күрә, аның табигый сәләтен үстерә башлыйлар. Өченче сыйныфта ул Башкортстан Балалар фонды стипендиаты була, 2008 елда аңа ЮНЕСКО артисты исеме бирелә.

Хәзер исә Нефтекама дәүләт филармониясенең яшь солисты Ләйсән Нурыева «Вокал сәнгате» номинациясендә «PRO ЛЕТО» IV төбәкара иҗат конкурсында Гран-при иясе булды һәм вокалистлар арасында иң яхшыларның берсе дип танылды.

Ләйсәнне максатчан булуы, зур уңышларага ирешүе бик күпләргә ныклык өсти, өмет бирә. Җырчыга иҗади уңышлар, якты киләчәк телик.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: