+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
24 октябрь 2023, 05:09

Борынгы тарих бишеге

17 мең ел элек беренче тапкыр кеше аягы баскан мәгарә дөнья археологиясендә сенсация тудырды.

Борынгы тарих бишегеБорынгы тарих бишеге
Борынгы тарих бишеге

“Шүлгәнташ” мәгарәсе – дөнья күләмендәге тарихи әһәмияткә ия уникаль табигать хәзинәсе. Галимнәр аны кешелек цивилизациясенең барлыкка килү үзәге, дип бәяли. Башкортстан өчен аның аерым әһәмияте дә бар. “Шүлгәнташ” башкорт халкының бик борынгы “Акбузат”, “Урал-батыр” һәм башка риваятьләре белән дә бәйле. Хәзер инде тарихи-мәдәни комплекс статусын алган объект – Русиядә палеолит чорындагы кыя сурәтләренә багышланган бердәнбер музей.
“Шүлгәнташ” мәгарәсендәге кыяда ясалган рәсемнәр галереясын 1959 елда билгеле галим Александр Рюмин ача. Шушы вакыттан соң ул ил һәм дөнья галимнәренең игътибарын җәлеп итә башлый. Әмма соңгы елларга кадәр биредә табигать тыюлыгы яисә музей ачу буенча тәкъдимнәр “кәгазьдә” генә кала. 1960 елларда Хөкүмәт тарафыннан бүленгән финанслар да тарихи объектны тиешле дәрәҗәдә сакларга һәм аны дөнья күләмендәге уникаль һәйкәл дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеген бирми. Рәсми документларга караганда, 1961 елдан 1992 елга кадәр табигать тыюлыгы әлеге мәгарәне туристлар өчен ябарга да тырыша, әмма уңышсыз була. 1970 еллар ахырында мәгарәне тикшерүче галимнәр аны Дәүләт эрмитажы карамагына тапшырырга тәкъдим итә. 1980 елларда республикада борынгы рәсемнәрне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсус учреждение оештырылуы “Шүлгәнташ”ның арытабангы язмышында мөһим роль уйный.

Узган елның июлендә Бөрҗән районының сихри матурлыкны үзенә туплаган төбәгендә – Русиядә палеолит чорына караган рәсемнәре белән дан
тоткан бердәнбер мәгарә янәшәсендә “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы ачылды. Дөньякүләм әһәмиятле чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең Федерация Советы рәисе урынбасары Константин Косачев, Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев һәм илнең фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев катнашты. Әлбәттә, тантанада Белоруссия, Монголия, Азәрбайҗан, Казахстанның әйдәүче галимнәре дә катнашуы “Шүлгәнташ” мәгарәсенең дөнья халыклары тарихында мөһим урын тотуын да күрсәтте.

Билгеле, елдан артык вакыт яңа архитектура объекты өчен күп түгел. Әмма яңа статуска ия булган музей комплексы шушы кыска гына вакыт эчендә дә республиканың гына түгел, Русия һәм якын чит илләр туристларының да игътибарын ныграк җәлеп иткән. Тарихи-мәдәни комплекс хәзер Бөрҗән районының туристик үзәгенә әверелеп бара, дисәк тә хата булмастыр. Алда нинди әһәмиятле яңалыклар көтелә? Туристлар агымы урындагы халык яшәешенә нинди йогынты ясый?

“Кызыл таң” гәзитенең бүгенге кунагы – “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы директоры Фәүзил Маликовка шушы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Фәүзил Әлфирович, мәгълүм булуынча, 2014 елда “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни тыюлыгы учреждениесе оештырылган иде. Аның төп максаты – мәгарәне дәүләт дәрәҗәсендә саклауны тәэмин итү һәм “Башкортстан энҗе­се” дип бәяләнгән табигый хәзинәне дөньяга таныту. Зур проектны тормышка ашыру нәрсәдән башланды?

– “Шүлгәнташ” музей комплексы төзелеше 2018 елның ноябрендә башланган иде. Аның гомум мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итә. Комплекс, билгеле булуынча, Бөрҗән районының Морат-Тугай җирлегендә, “Шүлгәнташ” мәгарәсенә керү урыныннан 2 километр ераклыкта урнашкан. Аны фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек музее дип әйтү дә дөрес була торгандыр. Әйткәндәй, әлеге тугайда җәяүлеләр һәм су юлы туристик маршрутлары тоташа.
Комплекс инфраструктурасына үзгәрешләр кертү бирегә килүче туристлар агымын көйләргә һәм шулай ук, мәдәни мирас әһәмиятендәге объектка антропоген көчергәнешен киметергә булышлык итте.

Хәбәр ителүенчә, “Шүлгәнташ” мәгарәсендәге палеолит чорына караган рәсемнәрне 2018 елдан ук ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү буенча эш башланган иде. Билгеле, мондый музей булдыруда ЮНЕСКОның үз таләпләре бар. Соңгы елларда мәгарә эченә туристларны үткәрү тыелды. Аның алгы мәйданчыгы белән генә танышу мөмкинлеге бар иде. Әлеге рәсемнәрнең күчермә­ләрен бары тик “җанлы” музей аша гына күрсәтеп була. Һәм 2018 елда бу эшкә җитди тотынылды.

Проект бик җитди иде. Аның әһәмияте республика һәм Русия белән генә чикләнми һәм Башкортстан Хөкүмәтенең һәрдаим ярдәме зур максатка ирешергә булышлык итте. Әйтергә кирәк, комплексны ачу тантанасындагы чыгышында Русиянең фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев “Шүлгәнташ”ның әһәмиятен билгеләп: “Ата-бабаларыбыз, җир, тарих һәм традицияләр белән бәйле истәлекләр безнең бердәмлегебезне ныгыта. Без Бөрҗән төбәгендәге гаҗәеп серле җирнең фәнни-мәгариф үсешендә зур потенциалга ия булуын күрәбез... “Шүлгәнташ” комплексы экспонатлар саклаган гына түгел, ә җәмгыятьнең тарихи һәм мәдәни асылы белән бәйле урын. Бу – дөнья күләмендәге мәдәни-тарихи әһәмияткә ия үзәк тә”, – дип бәяләде. Безгә менә шушы олы ышанычны акларга һәм шул ук вакытта “Башкортстан энҗесе” булган тарихи урынны колачлырак күрсәтергә кирәк.

– “Шүлгәнташ” музей комплексы ачылу, әлбәттә, ил күләмендәге зур вакыйга. Әмма аның биш ел дәвамында һаман да ЮНЕСКО­ның Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә алмавы нәрсә белән аңлатыла?

– Әлеге процедураның озакка сузылуы аның илнең башка төбәкләрендәге әлеге статуска ия булырга дәгъва итүче объектлардан аерылып торуы белән аңлатыла. “Шүлгәнташ” – ул безгә палеолит чорыннан калган кыйммәтле мирас. Мондый хәзинәне Русиядә табып та булмый. Иң мөһиме – галимнәрнең җитди бәяләмәсе генә аз. ЮНЕСКОның таләпләре бик зур һәм югары. Без башта 2012 елда катнаш табигый-мәдәни мирас номинациясенә заявка биргән идек, әмма Европа галимнәре ЮНЕСКО белгечләре белән киңәшләшкәннән соң, әлеге юлның катлаулы булуын аңлатты. 2018 елда номинациянең төрен үзгәрттек. Халыкара оешмага тиешле документлар әзерләгәндә Мәскәү, Кемерово, Новосибирск галимнәрен җәлеп иттек. Бу мәсьәлә буенча зур симпозиум оештырдык. Әлеге вакытта безнең документлар Федераль дәрәҗәдә карала. Ышанам, ел ахырына кадәр без “Шүлгәнташ” комплексын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү буенча таләпләрне үтәп, заявканы тапшырачакбыз. Әлеге статуска ия булу, билгеле, тарихи мирасыбызны дөнья күләмендәге туристик маршрутларга кертүдә һәм төрле дәрәҗәдәге халыкара чараларда катнашуда яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

– Ихтимал, әлеге сорау “Шүлгәнташ” мәга­рәсе белән якыннанрак танышырга теләүче туристларны да кызыксындыра торгандыр. Әйтегез әле, Фәүзил Әлфирович, борынгы рәсемнәр үрнәген музейда күреп була икән, димәк, киләчәктә табигый тау куышлыгының ишек­ләре ябылачакмыни?

– Юк, әлбәттә. Якыннан танышкан булсагыз, үзегез дә игътибар иткәнсездер, фәлән километр озынлыктагы мәгарәгә аның ахыргы ноктасына кадәр беркайчан да туристлар җибәрелмәде. Мәгарәне ябу турында сүз бармый, ә анда стенага төшерелгән рәсемнәр белән якыннан танышу мөмкинлеге чикләнде. Экскурсияләр әле дә элекке тәртиптә мәгарәгә керү өлешендәге дүрт залда оештырыла. Ә яңа музей комплексында “Шүлгәнташ”ның төпкелдәге заллары белән танышу мөмкинлеге бар. Франциядән килгән рәссамнар безгә борынгы ата-бабалар эшләп калдырган рәсемнәрнең төп үрнәкләре күчермәсен төгәл итеп эшләп бирде. Әйткәндәй, музей экспозициясе рәсем сәнгатенең барлыкка килү тарихы турында кызыклы мәгълүматлар бирә.

Комплекс берничә тематик залга бүленгән. “Таймлайн”, “Медиазал”, “Кыяга төшерелгән сәнгать”, “Археология”, “Табигый-фәнни”, “Саклау” һәм “Урал батыр” дигән тематик өлешләрдә туристларны чын мәгънәсендә борынгы тормыш үрнәкләре белән бәйле ачышлар, кызыклы мәгълүматлар көтә. Музей каршында шулай ук, гыйльми лаборатория, фонд саклаучылар хезмәте эшли һәм экспозициягә килүчеләрне кызыксындырган сорауларга төпле җавап бирә ала. Экспозиция материалларын күрсәтүдә заманча техник чаралар ярдәмендә интерактив технологияләр уңышлы кулланыла.

Мин инде проектны тормышка ашыру кысаларында нинди зур эшләр башкарылуы һәм галимнәр җәлеп ителүе турында тәфсилләп сөйләп тормыйм. Комплексны иҗат итүчеләр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан зур бүләкләргә лаек булды.

Кыскасы, “Шүлгәнташ” мәгарәсенең алгы өлешен­дәге залдагы очрашулар да һәркемнең тәэссорат­ларын баета. Һәрхәлдә, туристлар шулай ди. Мәгарәнең эчке өлешендә туристлар күрә алмаган рәсемнәрнең бар үрнәге дә музейда урын алган.

– Сез сөйләгәннәрдән чыгып, “Шүлгәнташ” мәгарәсе кайчандыр очраклы туристлар танышып киткән урын гына түгел, ә тарихи-мәдәни һәм ял итү үзәгенә дә әверелгән, дигән нәтиҗә ясарга була.

– Музей комплексы төрле экскурсияләр үткәрү белән генә чикләнми. Биредә фәнни-мәдәни, киңкүләм һәм мәгърифәтчелек чаралары еш оештырыла. Кунакларны кабул итү, вакытларын мавыктыргыч итеп оештыру өчен зур көч салабыз. Ике конференцзал, ачык һавада амфитеатр һәм балалар фәнни үзәге эшли. Кече яшьтәгеләр өчен борынгы кешеләр яшәгән тау куышлыгында төрле уеннар оештыру да яңалык булды. Рәссамнар үз сәләтләрен мастер-классларда сыный ала.

Екатерина Дәүләт исемендәге кыя рәсеме сәнгате бүлмәсендә һәм мәгарәнең үзәгендәге осталык дәресләре – ил күләмендәге яңалык. Башка бер төбәктә дә юк ул. Биредә борынгы кешеләрнең ничек итеп буяу табуы һәм алар ярдәмендә таш кыяга рәсем төшерү алымнары белән балалар якыннан таныша ала. Гыйльми хезмәткәрләр биредә малайлар һәм кызларга һөнәри юнәлеш бирү буенча да эш алып бара.

– Фәүзил Әлфирович, мәдәни музей комплексы ачылуга елдан артык вакыт үтте. Яңа статустагы объект туристлар агымына ничек йогынты ясады? Район тормышына бәйле нинди үзгәрешләр булды?

– Беренче туристларны без узган елның 11 июлендә кабул иткән идек. Сүз дә юк, “Шүлгәнташ” мәгарәсенең зур комплекс дәрәҗәсенә күтәрелүе яңалыклар белән кызыксынучылар санын бермә-бер арттырды. Узган елда, мәсәлән, рәсми рәвештә теркәлгән туристлар саны 20 мең булса, быел 1 сентябрьгә 33 меңгә якынлашты. Якынча исәпләүләр буенча, быел районга читтән килүче туристлар саны да 17-20 процентка үсте, һәм без ел ахырына кадәр Бөрҗән могҗизасы белән танышырга теләүчеләр санының 100 меңгә җитүен дә фаразлыйбыз.

Җәй дәвамында комплекска Согуд Гарәбста­ныннан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Белоруссиядән шактый күп кунаклар килде. Арада эре бизнес вәкилләре дә бар иде. Алар табигатьне генә түгел, уңайлы шартларны да ярата. Ошаттылар. Тагын килергә, дусларын да алып килергә вәгъдә иттеләр.
Хәзер Шүлгәнташ комплексы табигать кочагындагы сихри шәһәрчекне хәтерләтә. Табигате, янәшәдәге күлләре ни тора! Янәшәдә генә терәлеп урнашкан авыллар юк. 35 чакрымдагы район үзәге – 25 минутлык юл. Хезмәткәрләр, нигездә, Иске Собханголдан йөреп эшли. Әйтергә кирәк, комплекс ачылгач, өстәмә рәвештә 40 кешене эшкә алдык.

Тагын бер уңай мисалны телгә алырга телим. Комплекс ачылу райондагы булдыклы кешеләргә үз бизнесын ачарга ярдәм итте. Алар туристларга төрле хезмәт күрсәтә. Милли кием-салым, аш-су, уен кораллары белән сәүдә итүчеләр туристлар тормышына бер бизәк бирде. Әлегә кадәр елга буйлап йөзү өчен катамаран табу проблема иде. Элегрәк Уфада су туризмы белән шөгыльләнүчеләрне үзебез эзли идек. Быел район кешеләре бу бизнесны үз кулына алды. Комплекс янәшәсеннән үтүче зур елгада катамаранчылар күбәйде. Мондый шөгыльләр урындагы халыкка да керем бирә.

Дөрес, көз айларында, гадәттә туристлар агымы кими. Әлегә төп проблема – кунакларны салкын айларда да кабул итү мөмкинлегенең чикле булуы. Җылы кунакханәләр җитешми. Ышанам, бу төзелеш бизнесы вәкилләре өчен дә игътибарга лаек хәбәр булырга тиеш.

Комплекс ел әйләнәсенә туристларны кабул иткән очракта, чит ил кунаклары да артачак. Әйткәндәй, быел көз һәм кыш айларында мәктәп балалары һәм өлкән яшьтәгеләр өчен яңа туристик программаларны гамәлгә кертәчәкбез.

– Фәүзил Әлфирович, “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы турында сүз алып барганда, “Урал батыр җире” дигән урынны телгә алмыйча булмый. Алар бер-берсен тулыландырып та тора. Кыскача таныштырып үтсәгез иде.

– Мәгарәнең үзен генә тарихи мирас буларак чикләп күрсәтергә ярамый. “Урал батыр җире” ул гомум мәйданы мәгарәне уратып алган 6,5 мең гектарга җиткән урында борынгы халыклар көн күргән, кәсеп белән шөгыльләнгән мәйдан. “Урал батыр җире” – Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә мәгарә биләмәсен һәм Шүлгән елгасы бассейнын үз эченә алган тарихи урын. Без бу җирләрне дә сакларга һәм аны фәнни нигездә өйрәнергә тиеш. Мәгълүм булуынча, бу урыннар “Урал батыр” һәм “Акбузат” эпосының мифологик сюжетлары белән бәйле. Бу җирләрдә хуҗалык эшчәнлеге алып барылмый. Аны бүгенге табигый хәлендә киләчәк буыннар өчен саклау бурычы куелды. Географик яктан караганда, “Урал батыр җире” үз “канаты астына” мәгарәне, тирә-як җирләрне, Елкычыккан, Ыгышма һәм башка карст күлләрен, Акбулаттан башлап, Гаделгәрәй авылына кадәр булган җирләрне алган. “Урал батыр җире”нә 18 мәдәни-археологик мирас объекты, төрле зурлыктагы бик күп мәгарәләр керә. Аларның барысы да әлегә тиешле дәрәҗәдә фәнни нигездә өйрә­нелмәгән.

– Күптән түгел матбугатта “Шүлгәнташ” музей комплексында “Чолык” музее ачарга әзерлек алып барылуы турында хәбәр булган иде. Аның биредә оештырылуы нәрсә белән бәйле?

– Ул бик кызыклы, һәм шул ук вакытта мөһим проект. Максаты гади – туристларны күбрәк җәлеп итү һәм Башкортстан бренды – умартачылык, тәгаен әйтсәк, чолыкчылык үрнәкләре белән якыннан таныштыру. Чолыкчылык – башкорт халкының борынгы кәсебе. Әгәр без биредә борынгы ата-бабалар тормышын күрсәтәбез икән, ни өчен чолыкчылык белән таныштырмаска? Яңа музейның эскиз проектлары әзер. Төзелеш урыны, финанс мәсьәләләре хәл ителә.
Бу музей чолык рәвешендә төзелгән бинада урнашачак. Алты кырлы тәрәзәләре кәрәзләргә охшаган. Ун метр биеклегендәге бинада дүрт экспозиция залы урнашачак. Мәгълүматлар монитор аша видеоязмалар белән тәкъдим ителәчәк. Ә менә чолыкчылык эшчәнлегендәге барлык эш кораллары да кулдан эшләнгән. Төп идеябез тормышка ашса – биредә кеше үзен “чолык йортында” кебек тоярга тиеш. Биредә үк бал кортлары “тәкъдим иткән” төрле продукцияләр урын алачак. Аларның файдалы үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат та әзерләнә.

Йомгаклап шуны әйтергә телим: “Шүлгәнташ” мәгарәсе кебек урыннар, бәлки, дөньяда тагын да бардыр. Һәрхәлдә, Башкортстандагы уникаль табигый хәзинәбезгә чит илдән килүче галимнәр дә, туристлар да соклануын яшерми. Чөнки без гасырлар дәвамында үз йөзен югалтмаган мәгарәне табигый килеш, үзгәртмичә сакларга тырышабыз. Борынгы тарих белән очрашу, ышанам, һәркемгә үз җиребезнең матурлыгын аңларга һәм аның белән горурланырга ярдәм итәчәк.

Олег Төхвәтуллин.
Бөрҗән районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас