

Фирдүс Тямаевка Идел буе милли гвардиясе исеменнән рәхмәт хаты тапшырылган.
"– Көтелмәгән буләк булды бу. Уфада концертлар вакытына туры килде. Кич белән Казанга кайттым да, бүләкне алгач, кире концертка киттем. Бик зурладылар. Рәхмәт хаты барыбер игътибар бит. Ул бүләкне бирмәсәләр дә ярдәм итүдән туктамаячакмын. Орденнар, "рәхмәт"ләр ишетү өчен эшләмим. Егетләргә ярдәм бик кирәк.
Әлеге вакытта 680 меңгә квадракоптер алдык. Дустым Марат ярдәм итте. Концертлардан кергән акчага "Патриот" машинасын алып җибәрәбез. Егетләр белән һәрвакыт хәбәрдә торабыз. Төшенкелеккә бирелмәскә тырышалар, исән-сау әйләнеп кайтсыннар инде", - дигән Фирдүс.
Фото: социаль челтәрләрдән.