+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
28 октябрь 2023, 18:18

Анда сезнең Хәниягез җырлап каршы алыр

Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи музее эшли башлаган көннәрдә аның туганы ниләр кичергәнен үзе генә белә... Бүген ул бу хакта яшерми сөйли.

Анда сезнең Хәниягез җырлап каршы алыр
Анда сезнең Хәниягез җырлап каршы алыр

Билгеле булуынча, музей белән идарә итүче дә, аны тулыландыручы, кунакларны кабул итүче дә - сөекле җырчыбызның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина. Анда булучылар сеңлесе белән апасының охшашлыгына, Фирүзәнең ихласлыгына, кунакчыллыгына таң калып кайта. Әмма болар барысы да аңа җан газаплары аша килгән. Бу хакта социаль челтәрдә ул болай яза:

"Район мәдәният йортыннан эштән китеп, Кояшымның музеенда эшләүне башта бик-бик авыр кичердем. Ярата идем шау-шулы, уен-көлкеле, җырлы-моңлы сәнгать дөньясында кайнап, концертлар алып барырга, җырларга, сценарийлар язарга. Музейны ачкан атна-ун көндә иртәдән кичкә кәдар еладым.

Беренчедән, Кояшымның һәр күлмәгендәге тәмле хушбуй исләре борынымны гына тугел, җанымны айкады, әйтерсең, ул минем янда басып тора, иңнәремә кагыла. "Эххххх, Апау, никләр киттең инде син, монда мин хәзер бер ялгызым юләрләнәм бит", - дип аның белән сөйләшәм. Ул дәшми,  фотосурәте аша тыныч кына миңа "сабыр, сабыр", дип, нурлы карашын сирпи сыман.


Музей кадәр музейны миңа ышанып ачкан якыннарым, район җитәкчеләре апамны ихлас яратканнары өчен бар көчне җыеп, йөрәгемне учка төйнәп эшләргә өйрәнергә кирәген акылым аңласа да, йөрәгем күз нурымның мәңгелеккә киткәнен кабул итми шул. Кешенең йөрәге, соңгы чиктә, барыбер, акылга буйсына. Мин дә, акрынлап бу мохиткә өйрәнә башладым. Эшем күбәйде, халык агыла башлады. Кояшым өчен, үзе кебек нурлы, матур, зәвыклы итәр өчен бар көчемне куйдым. Әлбәттә, Айсылу Нил кызы, коллегаларым ярдәме белән, без Хәния Фәрхинең музее ишеге ачып кергәндә, аның рухы, аның җыры, аны хәтерләткән барлык экспонатлар, һәрберсе аңа лаеклы булсын өчен, җан җылыбызны бирдек.

Ходайга мең шөкер, бүген сабый баладан башлап, бик зур түрәләр, кунаклар да, Кояшымның үзен хәтерләткән, аның еллар буена йортында сакланган кечкенә сувенирлар, ул яраткан китаплар, бизәнү әйберләрен күрү, аның өстәлендә мәтрүшкәле чәй эчеп китү дә моңлы сандугачыбызга мәдхия булыр. Вакыт табып, ихластан яратып килгән өчен дә, "Хәния Фәрхи" музее" дип, алтын хәрефләр белән күрсәтелгән язманы күреп тә, "Хәниябез монда икән бит", дип, очраклы кергән кунакларыбыз өчен дә, музей ишеге һәрвакыт ачык, анда сезнең Хәниягез җырлап каршы алыр".


"Кояшым", дип өзелеп торган сеңлесе булганда, һичшиксез, Хәния Фәрхи кояшы баемаячак, аның моңы әле бик күп еллар өзелмәячәк. Шулай юатыйк күңелне...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: