Ул социаль челтәрләрдәге үз битендә видео урнаштырган, анда якшәмбе көненә планнары турында сөйләгән. Беренче эш итеп Радий Хәбиров хатынына Ишембай районының иң матур урыннарының берсен – Колгына авылын күрсәтергә җыена.
Аннары төбәк Башлыгының "ял көне туры" Ишембайда ике паркны төзекләндерү барышын карау белән дәвам итәчәк. Һәм Ишембай районын Бөрҗән районы белән яхшы асфальт юл белән тоташтыр
ачак проектның үтәлешен тикшерәчәк.
- Кызганычка каршы, мин Ногман Мусинны җирләүдә катнаша алмадым, аның Колгына авылындагы каберенә барасым килә. Һәм, әлбәттә, Ишембайда булгач, әти-әниемнең каберенә баш иячәкмен, - дип планнары белән уртаклаша Радий Хәбиров.
Фото: Радий Хәбиров битеннән скрин.