+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
8 ноябрь 2023, 05:05

Әйтер сүзләр йөрәкләрдә калды

Бу соклангыч парның зыялылыгы, мәхәббәт тарихы күп гаиләләргә үрнәк булырлык.  

Әйтер сүзләр йөрәкләрдә калдыӘйтер сүзләр йөрәкләрдә калды
Әйтер сүзләр йөрәкләрдә калды

Өч могҗиза мине әсир
алды –
Җир, янә күк, янә хатын кеше.
Мостай Кәрим.

Башкорт дәүләт университетындагы укытучыбыз Гали Сәетбатталов, ифрат киң күңелле, җор сүзгә юмарт кеше, әллә лекцияләргә сүлпәнрәк йөрүебезне күрепме, әллә шушы мәлдә кайда булуыбызга төрттерепме, вакыт-вакыт әйтеп ала торган иде: “Егетләр, коридордан үткәләп тә югары белемгә ия булган кешеләр бар ул. Әллә сез дә шундый генийлар исәбендәме?”
Чыннан да, вуз аудиторияләрен, кабинетлар, залларны башка бернәрсә белән дә бутый алмыйсың. Биредә сиңа берьюлы пошыну белмәс шаянлык та, җитди уйланулар да, коридорлардагы ыгы-зыгы, кабинетлар белән лабораторияләрдәге серле тынлык, калын портфельләрен кулдан ычкындырмаган профессорларның мәгънәле генә тамак кыруы, үз серләреннән үзләре көлешкән кызларның чыркылдашуы. Студент еллары – һәркемебезнең тормышында кабатланмас бер вакыт. Шушы биш-алты елны соңыннан күңелдән кабат-кабат үткәрәбез, аларда тагын кызыклысын да, күңелсезен дә табабыз. Студентларның күпчелеге кичергән гашыйк булу – үткән гомеребездә янып калган шәм яктысы кебек. Без курсташларыбызны сөйдек, укытучыларыбыз алдында баш ияргә әзер идек һәм шушы тойгылар безне, саф күңелле авыл балаларын да, бәлки, зыялырак, җитдирәк, җаваплырак иткәндер.


Алтмышынчы еллардагы студент тормышының тагын да бер матур үзенчәлеге – театрларның без фәкыйрьләр өчен һәрвакыт ачык булуы. Ышанмасагыз – үз ихтыярыгызда, иллә мәгәр без Башдрамтеатрдагы, Операдагы бер спектакльне дә калдырмадык. Ә Опера һәм балет театрындагы галерка инде – безнеке! Спектакль башлану якынлашуга дулкынлану арта бара. Кайдадыр, сәхнә алдындагы “чокырда”, торбаларын мөңрәтеп һәм скрипкаларын тызылдатып, оркестр тавышын көйли. Һәм менә калку урынга дирижерларның берсе – я Гайнетдин Моталов, я Нариман Сабитов чыгып баса. Фрак кигәннәр, ыспай, сөйкемлеләр, залдагы гади кешеләр өчен ерак.
Яшермим, матур киемдәге, карар күзгә салкын күренгән Нариман Сабитовның һәркемнеке кебек көндәлек тормышы, хатыны, балалары булу ихтималы турында уйламаганмын. Алай дисәң, университетның башкорт-урыс бүлегендә укыганда күрше татар теле һәм әдәбияты кафедрасында күренекле композитор һәм дирижер Нариман Сабитовның җәмәгате Земфира Зариф кызының эшләвен белә идек. Университеттагы мыжгып торган халык арасында да бу искиткеч матур ханымны күрмәү мөмкин түгел иде. Гади генә, әмма һәрчак зәвык белән киенгән, күзләрендә елмаю балкып, Земфира апа коридордан патшабикә кебек, шул ук вакытта самимилек һәм игелеклелек күренеше булып үтәр иде.


Земфира Зариф кызының әтисе, легенда-кеше, Башкортстанда сәламәтлек саклауны оештыручыларның берсе, тоташ галим-медиклар һәм дәвалаучы табиблар династиясе башлыгы, профессор Заһидуллин турында очерк бастырырмын дип ул вакытта уйлый алганмынмы соң? Шулай ук патриархның улы, йөрәк һәм сулыш юлларының чирен искәртү һәм дәвалау, аллергология, курортология һәм тергезү медицинасы буенча күренекле белгеч, профессор Шамил Зариф улы Заһидуллинны да якыннан белдем.
Земфира Зариф кызының тормышы һәм язмышы күңел һәм шатлык авазлары тирән, һич танымаслык боегу белән үрелеп барган якты көйгә охшый. Минем алда – аның улы, билгеле композитор һәм дирижер Рөстәм Сабитов калдырып киткән, төрле елларда язылган мәкаләләр. Аларны укыйм һәм, шөкер, чиксез мактау һәм артык куштанлану тапмыйм. Ләкин яратуыңны әйтү шунысы белән кыйммәт, алар – ихлас күңелдән. Ходайның әмере шулай булгандыр, Уфада туып буй җиткергән Земфира белән Казан егете Нариман беренче гаилә оясын Мәскәүдә үргән. Уфадагы өченче урта мәктәпне тәмамлагач, Земфира Мәскәү дәүләт университетының көнчыгыш телләре бүлегенә керә. Табигать сәләтләрне аңа кызганмый биргән. Янә дә электән зыялылар гаиләсендә белем, югары зәвык, әдәп кайдандыр читтән кертелмәгән, ә һава кебек үк табигый булган, димәк, Земфирага башка тиңдәшләре алдында әхлакый өстенлек биргән.


Аңа шул да ярдәм: курста лекцияләрне күренекле төркиятче, көнчыгыш телләре белгече һәм славист Николай Константинович Дмитриев укый. Башкортстанда бу галимгә мөнәсәбәт һәрвакыт илаһи-илтифатлы булды. Профессор Дмитриев, һичшиксез, башкорт тел гыйлеменә нигез салучы, гомумән, төркияттә аның абруе бик югары. Кыскасы, Земфира Зариф кызы, шундый галимдә укып, төпле белем алган. Шактый көнчыгыш һәм көнбатыш телләрендә мәгълүматлы булу аңа арытаба Башкорт дәүләт университетында гарәп теленнән практик курсны, татар диалектологиясен, урыс һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасын, төркияткә кереш сүзен алып барырга мөмкинлек биргән. 60нчы еллар башында башкорт-урыс бүлегендә чагыштырма грамматика курсын беренче тапкыр хөрмәтле профессорыбыз Җәлил Гыйният улы Киекбаевның, ә гарәп телен башкорт теле гыйлеменә нигез салучыларның берсе Закир Шакир улы Шакировның укытканын хәтерлим. Земфира Зариф кызы Башкорт дәүләт университетында укытучылык эшчәнлеген башлаган елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы белән уртак булган. Югарыда әйтелгән белгечләр аның янында эшләгән.
Тирә-яктагылар, коллегалар шәхесне формалаштыруда зур урын тота, ләкин төп урынны түгел. Бер гаиләдә генә кимчелекләрне, бәлаләрне һәм тойгыларны уртаклашып була. Гаиләдәге тормыш таҗ ачылу күренеше кебек. Ул бөреләнү, чәчәкләнү һәм чәчәк ату.


Земфира Заһидуллинаның әнисе Гайшә Госман кызы белән әтисе Зариф Шакир улы Терегуловлар – шәрәфле морза ырулары нәселләре. Аларның гаиләләрендә һәрдаим зыялылык һәм бер-береңә ихтирам рухы яшәгән. Өлкән Заһидуллин – билгеле табиб, профессор, кафедра мөдире, Гайшә апа Мариинск кызлар гимназиясендә, фармация мәктәбендә һәм, ахыр килеп, Башкорт дәүләт медицина университетында белем алган. Соңрак бер журналист белән әңгәмәдә шулай хәтерләп ала: “Сугыш башланган көндә без Уфа янындарак, “Өршәк” совхозында идек. Шул хәбәрне ишеткәч, кешеләрнең елаганын искә алаган саен калтыранып китәм. Әнием безне көтеп тора алмады, аңа тизрәк Уфага кайтып җитәргә, хәрби комиссариатка барырга кирәк иде. Мобилизация игълан ителгәч, хәрби табиб буларак, госпитальдә ул тәүлекләр буе эшли. Төннәрен, безгә нидер булса ашарга әзерләп, кер юу өчен генә йөгереп кайта. Безне ач үлемнән ул чакта зыялыларга бирелә торган паеклар коткарып алып калды...”
Ил тарихында сизелерлек эз калдырган кырык җиденче ел. Әмма гади кешеләр өчен мөһим вакыйга булып азык-төлек һәм сәнәгать товарларына карточканың бетерелүе, шулай ук акча реформасы калды. Хәер, мондый кырыс чынбарлык әле генә аттестат алган, Мәскәү һәм Көнчыгыш илләр институты дип хыялланган кызның аңына барып җиттеме икән? Шулай да башкаланы беренче омтылыштан ук “яулап” булмый, моңа формаль сәбәпләр була. Земфира Уфага әйләнеп кайта һәм Башкорт дәүләт медицина институтына керә. Әти кеше кызына катгый шарт куя: “Мәскәүдә көчеңне тагын сынап карарга телисең икән, беренче курстан соң зачеткаң тулы тәртиптә булырга тиеш”. Земфира әтисенең ихтыярын тулысынча үти. Икенче уку елын инде ул Мәскәү дәүләт университетында башлый. Шул чакта туганнарның гаилә бәйрәмнәренең берсендә кыз булачак композитор, әлегә Мәскәү консерваториясенең милли студиясе дүртенче курс студенты Нариман Сабитов белән таныша. Матур, якты йөзле, укымышлы егет чибәркәйнең йөрәгенә юлны тиз таба. Якты, барлык дөньяны оныттырган, легендага әверелгән мәхәббәт шулай туа. Казан егете бик сәләтле булып чыга, консерваториянең композиция факультетында, бер үк вакытта дирижерлыкка да укый, П. И. Чайковский исемендәге стипендия дә ала.
Эй, Мәскәү!.. Төпкелдән башкала богемасы мохитенә килеп кергән кеше синдә нинди тойгылар кичерә икән? Бервакыт миңа бу хакта дөньяга танылган геофизик, сугыштан соң И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтында укыган Наил Кәбир улы Юнысов сөйләгән иде. Земфира Зариф кызы да соклануын яшерми: “Мәскәүдә укыган еллар тормышның иң гүзәл мәлләре булып хәтердә калган. Безнең пенал кебек тар гына бүлмәдән бервакытта да кунаклар өзелми. Нариманның курсташлары Андрей Эшпай, Александра Пахмутова, Роман Леденев белән, мөгаен, бер генә концертны да калдырмаганбыздыр. Безгә бөек Сергей Яковлевич Лемешев һәм Иван Семенович Козловскийны “тере килеш” тыңлау бәхете тиде. Аля (Александра Пахмутова), әйткәндәй, кордашым, еш кына рояль янында утыра, ә Нариман җырны күтәреп ала...”


Урыс физигы Лев Арцимович, күп буын студентларының ваемсыз һәм кәеф-сафалы яшәвенә ишарә ясаптыр инде: “Студент – белем белән тутырыла торган савыт түгел, дөрләтеп җибәрелә торган ут”, – дигән. Кыскасы, яшьләрнең тыеп торгысыз дәрте мотлак кайнап торган эш булып үзгәрергә тиеш.
Уфага кайткач, Нариман Сабитов Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры итеп тәгаенләнә. Земфира Зариф кызы исә, улын вакытлыча якыннарына калдырып, Башкорт дәүләт педагогия институтында эш башлый. Читтән карауга гына һәркем үз эше белән мәшгуль кебек, гамәлдә исә Нариман Сабитовның бөтен иҗаты аның беренче тыңлаучысы һәм бәяләүчесе Земфира Зариф кызының фатыйхасын алган. Аның һәммә бәяләүләре дә комплиментлар, ягъни салпы якка салам кыстыру рухында булган икән дип уйларга ярамый. Ул үзенә карата да, якыннарына да, башкаларга да бердәй таләпчән. Чын мәгънәсендәге зыялылык шунда күренә дә инде.
Федор Михайлович Достоевский, бәхет җәфаланулар хакы белән түләнә, дип дөрес әйткәндер. Нариман Сабитов һәм Земфира Заһидуллина гаиләсенә якын булган кешеләр алар арасындагы мөнәсәбәтләр гармониясенә һәрвакыт соклангандыр. Сабырсыз, кызу, кайчак ярып әйтә торган композитор һәм тыйнак, хисләрен тыя алган, нәзакәтле холыклы вуз укытучысы. Әгәр шушы кешеләрне берләштермәсә, Ходай зур хата җибәрер иде. Композитор һәм дирижер Нариман Гыйләҗ улы Сабитов янында аның музасы Земфира Зариф кызы булмаса, иҗаты шулай ук җимешле булыр идеме икән? Гомеренең һәр мәле мәхәббәт белән җылытылган һәм изгеләштерелгән чакта хатын-кыз шулкадәр дә гүзәл, көчле була ала икән. Мондый ханымнар өчен ниндидер киртәләр һәм көчсезлек булмый. Ирле-хатынлы шушы икәү турында журналист Лилия Латыйпова менә нәрсә яза: “Сөюнең беренче бәхетен татып, яшьлекнең романтик хыялларын тормышка ашырып, икәүне бер-берсенә якынайткан еллар, дистәләрчә елларга сузылды.
...Композитор Нариман Сабитов музыкада да, мәхәббәттә дә бердәй талантлы иде. Берсе икенчесенең дәвамы булды, һәм һич көтелмәгән үлемнең килүе генә шул гармонияне җимерде”.
Күренекле башкорт композиторы һәм дирижер Нариман Сабитов Севастопольдә гастрольдә вакытта мәрхүм булды. Аңа кырык алты гына яшь иде. Иркен, шау-шулы, икмәк-тозлы, Уфаның тарихи үзәгендәге фатир кинәт бушап калганда Земфира Зариф кызына кырык бер яшь була. Анда Көнчыгыш кызларында гына була торган матурлык. Тирән кара күзләр, алсу бит алмалары, дулкынланып торучы чәч толымнары, ә үз-үзен тотышында – инсафлы сабырлык һәм бер генә уку йортында да бирелми торган мәртәбәлелек. Акыллы һәм уйлап эшли торган, көчле һәм ихтыярлы Земфира Зариф кызы иҗатчы иренең чамадан ашкан соклануын һәм дәртен акыллы гына итеп җайлый белде. Ире үлгәч, ул тормышта таянычы булырга теләүчеләрдән ярдәм алырга ихтимал иде, әмма Земфира Зариф кызы белән бу турыда сүз кузгатырга кыюлык итүче табылмас иде. Нариманының урынын кемнеңдер алырын ул күз алдына да китермәде.


Нариман Сабитовның өендә рояль тынган һәм Земфира Зариф кызының йөрәгендә һичкайчан җибәрмәс сызлану оялаганнан соң еллар үтте. Ләкин Октябрь революциясе белән Цюрупа урамнары чатындагы Уфада күпләргә билгеле бу йорт кымшанмый тора. Земфира Зариф кызы шунда оланнарын үстерде. Өлкәннәре Илдар, Мәскәү архитектура институтын тәмамлап, галим булып, хәзер Уфа дәүләт нефть университетының Архитектура-төзелеш институтында архитектура кафедрасын җитәкли. Рөстәм исә, әйткәндәй, ул төсе ягыннан хас әтисе, Нариман Гыйләҗ улының юлын дәвам итте. Ул – республикада билгеле композитор, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының дирижерлык пульты артында тора. Шуны да өстәп әйтик: композитор һәм дирижер республикада тәүгеләрдән булып Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясен алган иде. 2010 елда бу бүләк аның улын, Рөстәм Сабитовны да эзләп тапты. Мостай Кәримнең “Ташлама утны, Прометей” трагедиясе буенча куелган балет музыкасы өчен аңа Башкортстанның иң югары премиясе тапшырылды.
Земфира Зариф кызы йөрәген бик сирәк ача. Шулай да теле чишелгән мәлләрдә ул болай дигән: “Язмыш мине иремнән яздырса да, бәхетсез булдым, дип әйтә алмыйм. Ул миңа егерме ел тоташ акылдан язарлык бәхет бүләк итте. Миңа аның яры булу бәхете елмайды. Ул миңа гүзәллек дөньясын ачты, бу гүзәллекнең җәүһәрләрен бүләк итте”.
Җирнең сере бетә.
Күк саега.
Төбе күренер менә
ачылыр да.
Хатын кеше генә
Ачылмас сер,
Тылсым булып калыр
асылында.

Иманым камил, бу юлларны шагыйрь Земфира Зариф кызы Заһидуллинага багышлаган.
Марсель Котлыгалләмов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас