+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
10 ноябрь 2023, 04:16

Һәрвакыт балкып яшә, таң кызы!

Данлыклы механизатор, хезмәт батыры Мөнирә Шәйбәковага – 75 яшь.Кушнаренко районының кайчандыр атаклы “Большевик” колхозында фидакарь хезмәт салган Шәмсинакап һәм укытучы, парторг Габдулла Шәйбәковларның гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килгән Мөнирәгә шофер таныклыгын алган вакытта 20 яшь кенә булган! Унтугыз да булыр иде, яз көне ташкынга эләгеп, сәламәтлегенә зур зыян килмәгән булса. Бу хәлдән соң аның яшьлек хыяллары бөтенләй башка борылыш ала, үзенең табигый үткерлеге, тапкырлыгы һәм туганнарының төпле киңәшләре аркасында кызыкай, авылда калып, механизатор һөнәрен үзләштерергә була.

Һәрвакыт балкып яшә, таң кызы!Һәрвакыт балкып яшә, таң кызы!
Һәрвакыт балкып яшә, таң кызы!

“Сиңа шофер түгел, балерина булырга кирәк”, дигән сүзләр дә ишетә. Әмма ул үзенекен итә. Башта машина йөртә. Хыялы сүрелсен дип бирелгән иске машиналарда эшләсә дә, тиздән колхозның алыштыргысыз хезмәткәренә әйләнә. Күрәсен күргән бензовозда зур бер хуҗалыкның техника паркын ягулык белән тәэмин итә. Бу хакта вакытында “Советская Башкирия” гәзитендә “Та самая Мунира” дигән мәкалә басылып чыга. Бу “егет”, ә аны еш кына башта егеткә саныйлар, буранда адашкан хәбәрчеләрнең “УАЗ”игын олы юлга тартып чыгара. Моннан соң да аның турында язарга Мәскәүдән дә, Уфадан да журналистлар килеп тора.

“Калтырап” торган машиналарда 13 ел эшләгәннән соң, Мөнирә Шәйбәкова өр-яңаларына да утыра. Ә Чакмагышта тракторчылар курсларында укып кайтканнан соң, ул тракторны да үзләштерә, республика җир сөрүчеләр бәйгесендә җиңеп, исемле “Т-150” тракторына да утыра. Бу 1981 елның җәендә булса, 1982 ел йомгаклары буенча районның иң алдынгы 10 тракторчысы исемлегенә керә ул. Тагын бер елдан Шәйбәкова инде, еллык норманы 161,3 процентка үтәп һәм 3100 урынына 5233 эталон-гектар җир эшкәртеп, Паша Ангелина исемендәге призга лаек була. Шуннан соң аның даны туган җиреннән читтә дә тарала һәм ил күләмендә яңгырый башлый.

Мөнирәгә халык та ышаныч белдерә. Уңган атны еш җигәләр, дигәндәй, Мөнирәгә депутат таныклыгы тапшыралар. Якташлары Шәйбәковада ялгышмый, аның ярдәменә таяналар, үзләренең гозерләрен җиткерәләр. Мөнирә халыкның ышанычын акларга тырыша. Коммунистлар партиясенең чираттагы съездына делегат итеп җибәрелгән мәлдә ул, килеп туган һәр очрактан файдаланып, якташларының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тырыша. Кушнаренкода мәдәни-спорт комплексын төзүгә, газ үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә булдыра алганча үз өлешен кертә. Ул елларда чаялыгы, тәвәккәллеге белән алдырган Мөнирә партиянең XXVII съездына делегат итеп сайлангач, Мәскәүдә дә якташларының ихтыяҗын кайгыртып, министрлыкларга мөрәҗәгать итеп, ике “Т-150” тракторы, “Т-130” бульдозеры, “Нива” комбайны, такта яру корылмасы, “КСК-100” кукуруз уру комбайны, үзе кебек механизатор һөнәрен сайлаган ахирәтләренә тәгаенләп, өч “МТЗ-80” тракторы алдыра. Бу эшләрдә аңа Валентина Терешкова үзе ярдәм итә!
Съезддан кайткач та тракторын ташламый әле ул, җирен дә сөрә, саламын да китерә.

Ә инде легендар механизаторның бүгенге тормышы турында сүз йөрткәндә, ул бүген дә безнең арада, ул бүген дә сафта, дип әйтергә була. Районның иҗтимагый-мәдәни тормышыннан читтә калганы юк аның. Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе Мөнирә Габдулла кызын район сәхнәсендә дә, подъездны ремонтлауда башлап йөрүче ролендә дә, “көмеш волонтерлар” сафында да очратырга мөмкин. Башкортстан телевидениесе оештырган “Төбәк лидерлары” проектының “Ватанпәрвәрлек” номинациясендә җиңү яулаган кеше дә әле ул.

Шушы елларда баштан кичкән вакыйгаларны, юлында очраган кешеләр, хезмәттәшләр, якташлар турындагы истәлекләрне бергә туплап, Мөнирә Шәйбәкова “Таң кызы” исемле китап та язды.
Кайчандыр, әле бик күп еллар элек, буыннары да ныгып бетмәгән кыз баланың “корыч ат”ны авызлыклап, егетләрдән дә уздырып эшләвен батырлык, дими, ни диясең?! Хәзерге заманга күчереп карасаң, бигрәк тә. Хезмәт кешесенең башы кадерле дәвердә Мөнирә Шәйбәкова республиканың гына түгел, илнең дә горурлыгы булуга ирешкән. Сайлаган юлына, хезмәтенә тугры яшьләрне нәкъ менә аның мисалында тәрбияләгәннәр.

Заманнар үзгәрде, кайчандыр бөтен ил белән табынган идеяләр юкка чыкты. Әмма хезмәт кешесенең кадере югалмады. Бүген дә Мөнирә Шәйбәковага якташлары олы хөрмәт белән карый, аны “тарихи шәхес” дип белә. Без аңа шушы югарылыкта үзен ышанычлы тотуын, сәламәт һәм имин булуын телибез.

Резида ВӘЛИТОВА.

Мөнирә Шәйбәкова:
– Минем буынга гади кешенең хезмәтен күрә белгән киң күңелле, намуслы хезмәттәшләр һәм җитәкчеләр белән эшләү бәхете тиде. Шуңа да мин үз язмышыма ифрат рәхмәтлемен.

Башкортстанның атказанган агрономы, Кушнаренко районына 1980-90 елларда җитәкчелек иткән Фәйләс Муллагалиев:
– Кешелек җәмгыятенең күренекле, танылган, беренче юл яручы хатын-кызларыннан һәркем үрнәк ала. Жанна д,Арк, Паша Ангелина, Проскофья Малинина, Валентина Терешкова... Безнең республикада – Шаран районыннан колхоз рәисе, Ленин ордены кавалеры Зәйнәп Сәләхетдинова, Илеш районы тракторчы-комбайнчысы, Ленин ордены кавалеры Кифая Галиева... Аларга тиң безнең Мөнирә Шәйбәкова...
Мөнирәне бензовоз машинасы руле артында еш күреп, тракторчыга укырга киңәш бирдем. “Тракторда эшчәнлегеңне, тырышлыгыңны күрсәтеп, йөзең ачылачак”, — дидем. Чыннан да, укып кайтып, “Т-150” тракторында эшләп, зур уңышларга ирешеп, даны илгә таралды. Ул елларда районда 5 механизатор кыз эшләде. Аларның барысын да Мөнирә үз артыннан ияртте. Менә кемгә “Хезмәт герое” исемен бирергә кирәк! Ул беренчеләрдән булып штурвал артына утыручы хатын-кыз булса, хәзер районда бик күп гүзәл затлар машина йөртә. Фидакарь хезмәт үрнәге шулай озын гомерле булсын.

Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова:
– Хатын-кыз механизаторлар республикада санаулы гына булгангамы, бүгенге техника заманында да гадәттән тыш һөнәр ияләре буларак кабул ителә. Дөресен әйткәндә, авыр эш ул. Яшьлек романтикасы белән бу хезмәткә байтак кызлар аяк басса да, Кушнаренкодан басу королевасы Мөнирә Шәйбәкова кебек иң чәмле, иң түземнәр, иң егәрлеләр генә тугры булып кала бу һөнәргә.

Шагыйрә Әнисә Таһирова “Кормаш кызы” дигән күләмле поэмасында:
Күпләр алар.
Мин поэмам өчен
Сайлап алдым бары
тик берсен.
Шушы берәүдә
мин бик күпләрнең
Эшен, төсен күреп йөр(е)дем.
Героиням бик күпләргә охшаш,
Тик үзе бер йолдыз бу җирдә.
Республиканың иң алдынгы
Тракторчысы ул — Гөлирә (Мөнирә).

 

Фото: шщхси архивтан

Һәрвакыт балкып яшә, таң кызы!
Һәрвакыт балкып яшә, таң кызы!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас