Кыю ир-егетләр белән беррәттән, полициядә зур ихтыяр көчле, акыллы һәм, әлбәттә, сылу хатын-кызлар да эшли. Алар полициянең төрле бүлекләрендә хезмәт итә: участковыйлар, патруль, алдан тикшерүчеләр яки җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре.
Эчке хезмәт капитаны Лариса Хәлиуллина 33 ел Бакалы районы буенча Эчке эшләр бүлегенең документ эшләрен алып бару һәм режим төркеме инспекторы-җитәкчесе булып эшли. Лариса районның Иске Маты авылында туып-үсә, урындагы урта мәктәпне тәмамлый. Балачактан милиционер булырга хыяллана, чөнки, дядя Степа, участковый Анискин, милиция полковнигы Зорин кебек уңай образлар рухында тәрбияләнә. Кыю, тәвәккәл булып, тирә-юньдә тәртип урнаштыру теләге көчле була. Шуңа күрә мәктәптән соң туганнары янына Түбән Тагил шәһәренә бара, анда милиция мәктәбе була. Ләкин кызга шәһәр ошамый — ул хыялында аны бөтенләй башкача күрә. Туган авылына кайтып, геолог булу, сәяхәт итү һәм файдалы казылма-ларның яңа яткылыкларын табу турындагы икенче хыялын тормышка ашырырга карар итә.
Октябрьский шәһәренең нефть колледжына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый, ләкин соңрак бу һөнәргә күңеле ятмаганлыгын аңлый.
Узган гасырның 90нчы елларында эшкә урнашу авыр була, беркайда да вакансияләр булмый диярлек. Кыз өметсезлеккә бирелми, эш эзләвен дәвам итә. Бервакыт, туганы белән очрашкач, оешмаларына хезмәткәрләр кирәкмиме дип сораша һәм уңай җавап ала. Шулай итеп, Лариса Бакалы районы милиция бүлегенә эшкә килә. Тәүге сынауны уңышлы уза һәм курьер булып кабул ителә. Башкаручан, пөхтә, тырыш кызны тиздән секретарь-машинистка итеп күчерәләр. Грамоталы, җаваплы, үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән кыз аттестация уза һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Вакыт узу белән милиция полициягә үзгәрә, вазыйфаның атамасы да башкача йөртелә башлый.
Фидакарь хезмәте өчен Лариса Хәлиуллина “Хезмәттә аерым уңышлары өчен” медале, “Милиция отличнигы”, “Бурычка тугрылык өчен”, “Җинаятьчелеккә каршы көрәштә аерым уңышлары өчен”, “Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” бил-геләре белән бүләкләнә.
Полициядә эшләү өчен ирләр холкы булу кирәк, дип раслый ул, һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек һәм яхшы физик әзерлек таләп ителә. Үз белгечлегендә кирәкле сыйфатлар санында грамоталылык, логик фикерләү осталыгы, яхшы хәтер, сабырлык һәм таләп-чәнлекне атый.
— Бүгенге көнгә планлаштырылган эшләрне тәмамламый торып, мин беркайчан да өйгә кайтып китмим. Кирәк булса, иртәнгә кадәр утыра алам, өстәлдә тәртип урнаштыргач кына кайтам, ди эчке хезмәт капитаны. Эш нормалы түгел, даими рәвештә күнегүләр уза, шуңа күрә полициядә хезмәт итәр өчен һөнәрне яратырга кирәк, монда башкача мөмкин түгел, — ди ул.
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.
Бакалы районы.