

Аның исеме ике төрле: Римма-Рәмзия. Әнисе Римма дип атый, ә әтисе Рәмзия куштырып кайта, чөнки кызы Рамазан аенда туа. Ләкин әнисенә бу исем ошамый. “Мин аны өйдә башкача ишетмим!” — дип мәсьәләне кабыргасы белән куя үзсүзле хатын. Шулай булып чыга да. Бөтен туганнары, якыннары өчен ул — Римма. Ә менә паспортында — Рәмзия. Шул сәбәпле кызык хәлләр дә килеп чыккалаган.
Әйткәндәй, Рәмзиянең әтисенең исеме дә икәү. Ул Сергеевна йөри. Ә әтисенең чын исеме Сәмигулла икән. Бөек Ватан сугышында хәрби билетка урыслар өчен бик авыр яңгырашлы исемне Сергейга алмаштыралар. Шуннан китә инде, барлык документларда, шул исәптән балаларның туу таныклыкларында да Сергей исеме.
Сугышларда җиңеп кайткан Сәмигулла Кәшфуллин Уфада гына тынычлап яши торган кеше булмый. Аны ерак җирләр әйди. 1968 елда ул Казахстанга чирәм җирләрен күтәрергә китә. Аның артыннан, Уфадагы фатирын ташлап, өч баласы белән хатыны да иксез-чиксез дала җирләренә кузгала. 1986 елда — әнисен, 1996 елда әтисен җирли Рәмзия. Ә әтисе исән чакта, 1991 елда, алар бергә Алма-Ата өлкәсенә күченәләр. “Ул елларны хәтерлисездер. Монда да бик җиңел булмады, ә Казахстанда ачлык иде”, — ди ханым. Эш тә, акча да юк. Ырынбурда инженер-төзелеш техникумын тәмамлаган кызның яхшы гына һөнәре дә булган. Ул аның буенча бер эре предприятиедә бухгалтер булып эшләгән.
Ә 1992 елда акчасызлык үзәгенә үткән ханым контракт буенча хезмәт итәргә китә. Мотоукчылар взводында артиллериядә 6 ел хезмәт итә. Үзе дә сугышта артиллерист булган әтисе кызының теләгенә каршы килмәгән, балаларны карашам, дигән. Артиллерист кызга атарга, командировкаларга йөрергә, тагы да бик күп хәрби һөнәрләргә өйрәнергә туры килгән. Әтисе үлгәч, Рәмзиянең канатлары киселгән кебек була. Ике бала... барып бәрелергә бер генә туганы да юк, барысы да Башкортстанда. Шуннан анда туган ягына кайту теләге барлыкка килә. Казахстандагы коттеджын сатып, Стәрлетамакта оя корган абыйсы янына кайтып сыена Рәмзия.
Аннары Ялгызкаенда йорт сатып ала хатын. Колхозга эшкә чыга. Ул вакыттагы колхоз рәисе Марат Мөстәкыймов аны “весовой”га эшкә билгели. Пешекче дә була. Бераздан шушы авылда туып-үскән Камил белән тормыш кора. 20 ел яшиләр инде. Шушы арада Нарасыйлар йортыннан 1,5 яшьлек баланы алып тәрбияләгәннәр. Бүген Денис Стәрлетамакта колледжда лаборант-эколог белгечлегенә укый. Рәмзиянең олы кызы Юлия тәүдә бухгалтер белеменә ия булган, аннары педагогия институтын “кызыл диплом”га тәмамлап, районның Баҗык авылында китапханәче булып эшли. Өч кыз үстерә. Рәмзиянең өлкән оныгы МВДның Юридик институтына укырга кергән быел. Икенче кызы Регина — Уфада мәдрәсәдә ашханә мөдире. Аның улын да Рәмзияләр караша. 14 яшьлек үсмер Усолкада гимназиядә укый.
Уллыкка бала алгач, 15 ел өйдә утыра хатын. “Бервакыт авыл Советындагы кызлар Башкортстан Башлыгы грантына проект эшләргә ярдәм итүемне сорады. Баш тартмадым. Үзем теләгәннәрен эшлим, дидем. Һәрвакыт авылда спорт мәйданчыгы булдыру турында хыяллана идем. Беркем дә ышанмады. Ләкин проект әзерләнде һәм җиңеп чыкты. Авылда мәйданчык барлыкка килде”, — ди үҗәт ханым. 2020 елдан ул шушы эшне бөтен булмышын биреп башкара. Бер проекты җиңгән, икенчесе, өченчесе... Аннары авыл Советы рәисе аңа ”Каен” муниципаль унитар предприятиесен җитәкләргә тәкъдим итә. Ул хуҗалыкларга су кертү белән шөгыльләнә. Монда эшләрне җайга салганчы күп вакыт үтә әле. Тәүдә суга лицензия алалар. Әле тарификациягә бирелгән.
— Пенсионерларга һәм инвалидларга арзанрак хакка су керттек. Урамнарны, территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Кешеләр суга түләгән акчага эшлибез: счетчиклар куябыз, краннарны алмаштырабыз. Бүгенгә су авылдагы хуҗалыкларның 70 процентына кертелгән, — ди Рәмзия.
Проектлар эшләүне дә дәвам итә актив ханым. Бер проекты җиңеп, Ялгызкаен мәктәбендә компьютер сыйныфы ачканнар, 20 яңа компьютер кайтарылган. Тагы да авылда мемориаль комплексны төзекләндерү буенча эшләнгән проекты җиңгән. Яңа көч белән аңа тотынганнар. Без килгән көннәрдә эшләр төгәлләнүгә бара иде. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарына мемориал комплекс һәм “кайнар нокта”ларда, шул исәптән СВОда бурычын үтәүчеләргә аерым постамент урнаштырылган. Шушында ук эскәмияләр, чәчәк түтәлләре булдырылган.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, дәрәҗәдәге кешеләрне яугирләргә ярдәм күрсәтү теләге берләштерде. Һәм ул башланганнан алып Рәмзия ханымның да көн тәртибенә үзгәрешләр кертел-гән. Хәзер СВОга гуманитар ярдәм җыеп җибәрү, югалган якташларын эзләп табу аның өчен беренче урында, дисәк тә ялгышмабыз.
“Болар барысы да йөрәк кушуы буенча эшләнә, чөнки бу тема миңа ят түгел, мин үзем хезмәт иткән кеше. Бу эш мобилизацияләнгән яугирләрне озатыр өчен акча җыеп, җылы әйберләр сатып алудан башланды. Аннары ай саен посылка җыярга керештек”, — ди Рәмзия ханым. Ә аннары ул госпитальләрдә ятучы якташ яралыларны эзли башлый. Хәзер инде аңа ярдәм сорап башка авыллардан, районнардан да мөрәҗәгать итәләр.
— Юлык авылыннан Айрат исемле егет югалган иде. Хатыны бер ай эзләп тә табалмагач, миңа авыл Советы башлыгы шалтыратып, ярдәм итүемне үтенде. Мин эзли башладым, кайда хезмәт иткәнен, яраланганын белдем. Компьютерда фамилиясе белән эзлим, госпитальләргә шалтыратам. Тик анда рәсми кәгазь сорыйлар. Шуннан үзебезнең депутат Рөстәм Ишмөхәммә-товка чыктым. Ул Североморск госпиталеның сканын җибәрде. Кесә телефоны буенча табибларга шалтыраттым. Таптым егетне. Исем-фамилиясен, яшәгән урынын язып алдылар. Айратның башы нык яраланган булган, ул сөйләшә алмаган. Гадәттә, аяклары имгәнүчеләрне Тамбов, Хабаровск крае госпитальләренә җибәрәләр. Североморскига башы яраланганнар китерелә. Биш ай хатыны аның белән бергә булды. Айрат сөйләшә, йөри башлады. Аннан кайткач, Уфа госпиталендә бер ай дәваланды. Инвалидлык бирделәр, — ди Рәмзия.
Икенче егет Новосибирскида госпитальдә яткан, аны да эзләп тапканнар. Гомумән алганда, Рәмзия Сергеевнаның тырышлыгы белән дүрт яугирнең язмышы билгеле булган. Гумконвойга авыл белән акча җыялар, кешеләр үзләре дә посылкалар китерә. Авылдашлары белән җыелышып бер “Нива” машинасы да сатып алып җибәргәннәр.
“Бер артиллерист егетебезгә генератор кирәк булды.Үземнең акчага сатып алдым да, авыл чатына яздым. Стәрлетамактан кайтып җиткәнче акчаның яртысыннан күбрәген күчерделәр, ә кичкә барысы да җыелды. Безнең халык шундый актив, ярдәмчел, кечелекле”, — дип елмая Рәмзия ханым.
Ә активлардан да активы ул үзе, әлбәттә. Андый кешеләрне районда да күреп-белеп торалар. Район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов Рәмзияне волонтер буларак СВОга ярдәм итәргә чакырган. Хәзер ул район буенча волонтер исәпләнә. Шулай да авылдашларына ярдәм күбрәк эләгә инде. Мондагы бер гаиләдән ике егет СВОда разведкада хезмәт итә. Күптән түгел берсе шалтыратып, генератор сораган. Генератор, тепловизор, ике рация, бер тартма йон оекбаш җибәрдек, ди Рәмзия. Әйткәндәй, әлеге вакытта Ялгызкаен авылы биләмәсеннән 11 егет СВОда. Кызганычка каршы, берсе һәлак булган.
Хатын-кызның өендәге эшләре дә тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Маллары күп: 2 сыер, 2 бозау, үгез, сарыклар... Ире вахтада, балалар укуда булганда Рәмзиягә ял дигәннәре бик аз тәти. Ял итеп утыра торган кеше дә түгел инде ул. Һәрвакыт юлда булыр, һәрвакыт ниндидер идея белән янып йөрер.
— Рәмзия Сергеевна — безнең авыл өчен зур табыш булды. Ул эшләмәгән, булдырмаган эш юк. “Каен” учреждениесе җитәкчесе, “НКО” башлыгы, авыл Советының инде икенче чакырылыш депутаты. Әйткәндәй, аның өчен сайлаучыларның 90 проценты тавыш бирде. Иң актив депутат, дияргә кирәк. Кайда авыр, ул шунда. Ай саен гуманитар конвой әзерләп җибәрә, яугирләр белән элемтәдә тора, — дип санап китте хезмәттәшенең изге эшләрен Ялгызкаен авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гаян Фәезов. — Районда да аның турында яхшы фикердәләр. Район хакимияте башлыгы Рәмзия Сергеевнаны авыл биләмәләренең иң актив депутаты, дип атады. Үзе дә туры сүзле, гадел Рәмзия. Бер-кемнән дә курыкмый, үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белә. Кирәк икән, республика җитәкчелегенә кадәр барып җитәчәк. НКО мәсьәләләре буенча республика дәрәҗәсендәге әллә ничә чарада катнашты. Ярдәмчеллеге турында аерым әйтәсем килә. Безнең авылга гына түгел, райондагы башка биләмәләргә дә ярдәм итәргә өлгерә, берсен дә кире какмый. Аның һәр сорауга төпле җа-вабы булыр, һәр мәсьәләгә үз фикерен белдерер, чишелешен тәкъдим итәр һәм ахыргача башкарып чыгар. Гаилә-сендә — тугры хатын, яраткан әни, яхшы хуҗабикә. Авылдашыбыз Камил белән сокланырлык дөнья көтәләр.
Әйе, кайчандыр яшәү урыны итеп үзенә бөтенләй ят булган Ялгызкаенны сайлаган иде Рәмзия. Ул ничектер, әмма авыл аңардан уңды. Тормыш тәҗрибәсе, кешелеклелек сыйфатлары, булдыклылыгы белән абруй яулаган, киң күңелле, ачык йөзле, яр-дәмчел Рәмзия белән Ялгызкаен гына түгел, бөтен район горурлана.