Ул 1953 елда Туймазы районының Төмәнәк авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә дә шунда гомер итә. Аны Башкортстанда һәм Татарстанда иҗат кешесе генә түгел, ә милли җанлы, милләтне үстерүгә сүз белән генә түгел, эше белән дә көч куючы шәхес дип беләләр.
Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Иҗатын ул төп эше белән бергә алып бара. Фәнир Гыйльметдин улы – республика торак пунктларын, Русия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен җитәкли. Бу өлкәдә егерме елдан артык уңышлы эшләп килүче, даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе Русиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә.
Җырлар җыентыкларыннан тыш, “Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы.
Тагы да күркәм эшләре арасында Төмәнәк авылындагы таралып барган “Йолдыз” колхозын тергезү, анда архитектура үрнәге булырлык мәчет төзеп кую, “Бабай утары” этнографик-туристик музей комплексын булдыру, анда таланты балалар өчен “Сәләт” лагере оештыру, “Җырлыйк әле!” республика татар фольклор ансамбльләренең традицион конкурс-фестивальләрен, сабантуйлар үткәрү, китаплар бастыру, гәзит-журналларга яздыру һәм башкалар.
Төмәнәк авылы Фәнир Гыйльметдин улы башлангычы белән төзелгән «Бабай утары» ачык һавадагы музей-комплексы белән дан тота. Ачык һавадагы музейны хәтерләтүче утар соңгы өч гасырны бергә тоташтыра. Бабайларыбыз XVIII гасырда яшәгән йортлар да, мунчалар да, терлекләр тотылучы абзарлар да, хәзерге заман корылмалары да бар анда. Кымыз ясау йорты, бал кортлары алачыгы һәм башка каралты-куралар тарихыбызга алып кайта. “Бабай утары”н төрле тарафлардан килгән хөрмәтле кунаклар да, туристлар да югары бәяли. “Бабай утары” этноавылына килгән кунаклар кунакханәдә урнаша ала. Ачык һавадагы музей сирәк очрый торган корылмалары белән дә сокландыра. Гасыр ярымлык тарихы булган җил тегермәне – нәкъ менә шулардан. Аны Фәнир Галимов Чувашстаннан кайтарткан. Борынгы хәлендә ничек булса, шулай корып та куйганнар.
Шулай ук, аның тырышлыгы белән 2017 елда Туймазыда "Төмәнәк" Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылды.
Фәнир Гыйльметдин улын матур гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телибез.
Фото: tatar-congress.org