Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче еллары Туймазы шәһәре өчен бик уңышлы чор булды. Ул куәтле сәнәгать шәһәре буларак үсте, бик күп яңа завод-фабрикалар төзелде. “Химмаш”, “ТЗГО иА”, бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы, медицина пыяласы заводы, ЖБЗ, картон-кәгазь комбинаты, фарфор, кирпеч, техник углерод заводлары һәм башкалар белән дан тотты шәһәр. Сиксәненче еллар башында анда тагын бер предприятиегә нигез салынды: СССРда берничә генә булган тукылмаган материаллар фабрикасын төзү, сафка бастыру һәм эшләтеп җибәрү Илгизәр Нурмөхәммәтовка йөкләтелде. Күптән түгел шушы предприятиегә 20 ел җитәкчелек иткән Илгизәр Мирхаҗан улы белән очрашырга насыйп булды.
Ул әле дә энергиясе ташып торган, актив, позитив кеше. Үткән гомере илдә барган бик кызыклы да, кызганыч та чорларга туры килгән. Илгизәр Нурмөхәммәтов – ул вакыйгаларны читтән генә күзәтеп тормаган, ә аларның уртасында кайнаган күпкырлы шәхес.
Героебыз 1943 елда Туймазы районының Югары Бишенде авылында туган. Серафимовка эшче яшьләр мәктәбен тәмамлагач, өч ел Совет армиясе сафларында хезмәт иткән. 1966-68 елларда – Туймазы районының “Госстрах” инспекциясендә – участок инспекторы, аннары шәһәр финанс бүлегендә икътисадчы булып эшләгән.
27 генә яшендә шәһәрнең көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына җитәкче итеп тәгаенлиләр аны. Коллективта 500дән артык кеше исәпләнә. Эш күп төрле: кием-салым тектерү-төзәтү, чәчтарашханә, остаханәләр... Сынатмый егет, предприятиегә җан өрә, эшләү дәверендә әллә күпме яңалыклар кертә һәм аны алдынгылар сафына чыгара. Тәүдә – Уфа финанс техникумын, ә 1975 елда Бөтенсоюз финанс-икътисад институтын тәмамлый. Шул ук елда партия эшенә чакырыла, КПССның Туймазы шәһәре комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә.
Әнә шул вакыттан алып партиянең соңгы көннәренә кадәр коммунист булып калуы белән горурлана Илгизәр Мирхаҗан улы. Әйе, бер тапкыр инанган, ышанган кыйбласына хыянәт итә торганнардан түгел ул. Партиянең илне алга җибәрү өчен никадәр тырышуын, шәһәрләрдә калкып чыккан завод-фабрикаларның күплеген үз күзләре белән күргән, шуларны булдыруда җиң сызганып катнашкан кеше.
Шул елларда Свердловскида партиянең Югары мәктәбе курсларын тәмамлый. “Шуңа күрәдер инде, 1980 елда мине яңа төзеләчәк тукылмаган материаллар фабрикасына җитәкче итеп тәгаенләделәр, – ди Илгизәр әфәнде. – Бу фабриканы төзү бөтен Башкортстан өчен яңалык булды”.
Тәүге кадактан төзи башлаган предприятие үз балаң кебектер ул. Илгизәр Мирхаҗан улы нигезеннән алып ахырынача зур бер комплексны тергезүнең никадәр катлаулы икәнен белә. Әле беркемгә таныш булмаган техниканы һәм технологияләрне төбенә төшеп үзләштерергә кирәк була. Мәскәү юлын, министрлыклар бусагасын аз таптамый булачак директор. Фабриканы 20 елга якын җитәкләп аның данын бөтен Русиягә таныта. “РСФСР җиңел сәнәгатенең атказанган эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек була. Бүген аның иң зур горурлыгы да, йөрәк ярасы да шушы фабрика, дисәк, ялгышмабыз.
– Минем өчен зур сынау булды ул предприятиене эшкә кушу. Төзеп бетергәнче күпме көч салынды. Ә ниләр генә җитештерми идек анда?! Менә сез әйтәсез, тукылмаган материалларны хуҗалыкта киң кулландык дип. Сәнәгать күләмендә чыгарылган продукция дә байтак булды. Алар асфальт-бетон түшәмәләрен, юл нигезләрен һәм тау битләүләрен ныгыту мәсьәләләрен хәл итү өчен тәгаенләнде, сулыкларны, шәһәрләрнең яшел зонасын төзекләндерүдә, төрле өслекләрне яшелләндерүдә кулланылды. “Москвич”ның эчке “обшивка”сын тулысынча, “ГАЗель”гә мотор бүлеге, автомобиль сәнәгатенең башка максатлары өчен тукымалар җитештердек. 30 елда төрле тәгаенләнештәге 81 төр тукыма һәм материал чыгарылды. Барлыгы алар 7,8 миллиард сумлык 260 миллион квадрат метр исәпләнә. Бу елларда хезмәткәрләргә күпфатирлы 21 йорт, 280 урынлы балалар бакчасы, Кандракүлдә ял базасы төзедек. Кызганычка каршы, ул вакытта Балтыйк буендагылар кебек шома эш йөртә алмадык шул. Алар кереп, безне кысрыклап чыгарды, – дип уфтана Илгизәр Мирхаҗан улы.
Бу 90нчы еллар була. ФНМ әкренләп заказларын югалта, әмма барыбер елына миллионнарча квадрат метр тукыма җитештерә. Уйлап карасаң, бу бик зур күләм. Ике мең кеше ике сменада эшли. Ә предприятиенең эше көрчеккә терәлгәч, иң зыян күргәне аяк киеме тегүчеләр була. Фабрикада аның эчен дә, тышын да тегәләр. Подкладкалары да зур ихтыяҗ белән файдалана.
– Линолеум җитештерүчеләр дә хафага калды. Алар линолеумның нигезен бездән ала иде. Ясалма күннең нигезен дә җитештердек. Чималсыз калган Мәскәү яны, Белоруссия, Одесса,Тоснодагы предприятиеләр ябылу чигенә җитте. Властька халык байлыгын үзләштерүчеләр килде, хакларны арттыра башладылар. Шулай предприятиене банкротлыкка китереп җиткерделәр. Фабриканы үзләштерергә ниятләре булуын белгәндә мин анда эшләми идем инде. Министрлар Кабинетында идем. Моның өчен җаным әрнеде. Нидер эшләргә дә тырышып карадым, барып чыкмады. 2013 елда ФНМ эшли иде әле, мин аның 30 еллыгына китап чыгарып өлгердем. Кызганычка каршы, 2015-16 елларда җитештерү сүнде, фабрика биналары акрынлап сүтелә...
Башкалага Министрлар Кабинетына эшкә чакырылганчы Илгизәр Мирхаҗан улы 1997-99 елларда Туймазы шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын били. Анда да бик күп авырлыкларны җиңәргә туры килгән. Бик катлаулы булган ул чорда да Туймазыда торак төзелеше темплары киметелми. Шәһәрнең икътисадын күтәрүгә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, тирә-якны матурлауга күп тырышлык салына. Шул вакытта социаль объектлар, дәваханә, балалар дәваханәсе калкып чыга, тимер юл өстеннән юлүткәргеч төзелә башлый. Шәһәрдә күптән кытлык булган су проблемасы хәл ителә.
Бу елларның онытылмас чагу мәдәни бер вакыйгасы – Туймазыга Геннадий Заволокин җитәкчелегендә “Уйна, гармун!” тапшыруы килүе.
– Без аның белән элегрәк танышкан идек, – ди җыр-моңга гашыйк Илгизәр әфәнде. – Мәскәүгә барганда Киноактерлар йортында күп кенә сәхнә осталары белән аралашырга туры килде. Анда мине башкаладагы коллегам – оек-оекбашлар җитештерүче фабрика директоры Семен Левинский алып бара иде. Шунда мин Ренат Ибраһимов, Евгений Моргунов, Геннадий Заволокин һ. б. белән таныштым. Геннадий белән телефоннарны алмаштык, мин аңа “Уйна, гармун!” тапшыруын Туймазыда үткәрәсе килү теләген белдердем. Кыскасы, 1998 елда Туймазыда, республикада беренчеләрдән булып, “Уйна, гармун!” чарасын оештырдык. Анда халык бик теләп һәм күпләп катнашты, күңелле бәйрәм булды. Тапшыруны 1нче каналдан күрсәттеләр. Соңыннан шәһәр хакимиятенә илнең төрле почмакларыннан бик күп хатлар килде.
Уфада Министрлар Советында Финанс-салым сәясәте бүлеген төзү зарурлыгы килеп тугач, Илгизәр Мирхаҗан улын анда җитәкче итеп чакыралар. Гомерен туган җирендә, иркенлектә, табигатьнең иң хозур урыннарында үткәреп өйрәнгән кешене Уфаның тынчу һавасы тиз туйдыра. Октябрьскийда Русиянең Федераль казна бүлеге ачылганнан соң, туган якларына эшкә кайта. Пенсиягә кадәр шушы җиңел булмаган вазыйфада хезмәт куя.
Тормыш иптәше белән уллары Линарны, кызлары Диананы күз карасыдай карап үстерәләр. Хатыны Тәнзилә ханым яшьли генә авыр чирдән вафат булгач, балалар өчен әти дә, әни дә булырга туры килә. Алар тормышта үз урыннарын тапкан. Инде алты оныгын сөеп куана Илгизәр әфәнде.
Хаклы ялга чыккач, тынычлангандыр, дисезме? Булмый торсын әле. Иң элек, ул күптәнге хыялын тормышка ашырган: ихатасында музей булдырган. Бу үзенә күрә бәләкәй генә хуҗалык, борынгы гореф-гадәтләрне чагылдырган авыл өе. Максаты – оныклары тарихны белсен, картәтиләренең нинди шартларда үсүен үз күзләре белән күрсен, тарантасларны, кул тегермәннәрен, сабанны үз куллары белән тотып карасын. “Югыйсә, сез балачакта смартфоннар нинди иде, дигән сораулар бирә башладылар. Менә безнең смартфоннар, дидем. Чыннан да, балалар хәзер шуннан чыкмый. Аларга барысы да кызык”, – дип куанычын белдерә ул.
Аннары Түбәнкүлдә мәчет салырга ярдәм иткән. Әйткәндәй, Илгизәр Мирхаҗан улы 2005 елда хаҗда булып кайткан, дингә, иманга аның үзенең аерым мөнәсәбәте. Тагы да ул – Туймазыда Ветераннар советы әгъзасы. ФНМ ветераннары оешмасы җитәкчесе. “Ветераннар белән туристик сәфәрләргә чыгабыз. “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы буенча Уфада, Бөредә экскурсияләрдә булдык”, – дип әлеге мөмкинлекләрне булдырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтергә дә онытмый аксакал.
Илгизәр Нурмөхәммәтов актив спортчы да. 76 яшендә балалары, оныклары белән Агыйдел буйлап салда йөзәргә җөрьәт иткән. Спартакиадаларда катнаша, даими рәвештә ГТО нормалары тапшыра.
– Үземне бик бәхетле кеше дияр идем, – дип елмая Илгизәр әфәнде. – Хезмәт юлымда тик яхшы кешеләр генә очрады. Үзем дә һәр кешегә булдыралганча ярдәм итәргә тырыштым. Балачагыма, яшьлек елларыма, әти-әниемә бер дога булып ирешсен дип, “Хатирәләр” китабын чыгардым. Бу юнәлештә тагын да планнарым бар. Сиксән яшьтә үземне ничегрәк тояммы? Тик тормасаң, вакыт-вакыт бимазалаган авыруларга бирешмәсәң, кешеләрне яратсаң, юкка-барга күңелеңне төшермәсәң, дөньяның хозурлыгын күрә белсәң, сиксәндә дә тормыш гаҗәеп матур икән ул!