

“Күркәм дә, юмарт та Кушнаренко яклары. Илебезгә эштә уңган асыл ул һәм кызлар бүләк иткән бәрәкәтле туфрак ул. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, “Хезмәт даны” ордены кавалеры, партиянең XXVII съезды делегаты, Паша Ангелина исемендәге беренче премия лауреаты һәм башка бик күп дәүләт бүләкләре иясе, җәмәгать эшлеклесе Мөнирә Шәйбәкова — шушы төбәктә үсеп, илебез күгендә якты йолдыз булып балкыган батыр йөрәкле уңган кызларның берсе һәм без бүген аның юбилей кичәсенә җыелдык”, — дип башланды район китапханәсендә үткән матур чара. Аның түрендә юбиляр үзе булса, залга герой белән бергә эшләгән авылдашлары, район җитәкчелеге, башкаладан килгән кунаклар, дуслары, хезмәттәшләре, чын геройны күрергә, аның тормыш юлын белергә, өйрәнергә теләгән, аңа охшарга тырышкан укучылар җыелган иде.
Алар бу кичәдән бик күп фәһем, яшәү дәрте алып кайтып киткәндер дип ышанырга кирәк. Чөнки чыгыш ясаучы һәркем Мөнирә ханымның бөтен тормыш юлына байкау ясап, гомеренең иң авыр да, иң гүзәл дә чорларын искә алды. Мөнирә Габдулла кызының авылдашы, чордашы, Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Кызыл Байрак” ордены кавалеры, 86 яшьлек Харис Нуркаевның чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Ул “Большевик” колхозында эшләгән елларын кызык та, кызганыч та итеп сөйләде. “Мөнирәне миннән дә күбрәк белгән кеше юк. Без аны уч төбендә генә йөрттек, — диде чал чәчле ветеран. — Сигез балалы гаиләдә үсте ул. Аның абыйсы һәм апасы белән дә эшләдем. Ә сез бу гаиләдән ике “Хезмәт даны” ордены кавалеры чыкканын беләсезме? Аның малчылыкта эшләгән апасы да шушы бүләккә лаек булды. Әти-әниләренә шундый тырыш, уңган балалар үстергәннәре өчен рәхмәт”.
Авылдашы, укытучы Ралия Идрисова Мөнирә апаны “авылны гына түгел, республиканы да данлаучы”, дип атады.
— Сиксәненче елларда комсомолның гөрләгән чагы, мин шунда эшлим. Мөнирә Габдулла кызының корыч атны авызлыклавы искиткеч зур, чагу вакыйга булып истә калган. Аның артыннан иярүчеләр дә табылды. Лена Әхиярова белән Раушания Мөхтәсипова да тракторга утырдылар. Алар мәктәпләрдә, клубларда чыгыш ясады, гомумән, яшь буын өчен үрнәк булдылар. Бер тәкъдимем бар: туган авылы Иске Кормашның бер урамына данлыклы якташыбыз Мөнирә Шәйбәкованың исеме бирелсен иде! — диде Ралия ханым.
Аның тәкъдиме алкышларга күмелде, героебызның исемен йөрткән урам туган авылында гына түгел, район үзәгендә дә булырга тиеш, дигән сүзләр яңгырады. Алгарак китеп шуны әйтик, бу мәсьәләдә кушнаренколылар җитди эш башларга җыена һәм матбугат чаралары да моңа актив кушылачак.
Шунысы да игътибарга лаек, юбиляр үзенең бөтен наградаларын, истәлекле бүләкләрен район музеена тапшырган. Алар үсеп килүче буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертә, диде музей директоры Гүзәл Хәмитова.
Әйе, дәрәҗәле бүләкләрен өендә чемоданда бикләп тоткан кешеләр дә бар. Ә алар яшьләрне тәрбияләүдә үз ролен үтәргә тиеш. Кайчандыр кеше фидакарь хезмәте белән шушы бүләкләргә лаек булса, хәзер бу бүләкләр яшьләрне фидакарь хезмәткә өндәргә тиеш. Авыр хезмәттә тир түгеп алган наградаларын музейга тапшыру Мөнирә апаның батырлыгына тагын бер дәлил. Гомумән, алтын-көмешкә, байлыкка, дан-шөһрәткә кызыга торган кеше түгел ул, “мин — герой!”, дип күкрәк кагып та йөрми, “миңа тиеш!” дип таләп тә итми. Гәрчә, хокукы булса да. Район телевидениесе җитәкчесе Заһир Камалетдинов белдерүенчә, гап-гади ике бүлмәле фатирда яши, “Жигули” машинасында йөри. Тыйнаклыгы белән дә күпләргә үрнәк булырлык шәхес.
“Минем буынга гади кешенең хезмәтен күрә белүче җитәкчеләр, ярдәмчел, намуслы хезмәттәшләр белән эшләү бәхете тиде”, — диде Мөнирә Шәйбәкова. Аны эшкә, тракторга утырырга дәртләндергән КПСС район комитетының элекке беренче секретаре, республиканың атказанган агрономы Фәйләс Муллагалиев бу көнне Мөнирә апага булган хис-тойгыларын шигырь юлларына салган иде.
“Тимер арасында эшләп,
Корычтай чыныккансың,
Утта янмый, суда батмый,
Уңгансың, ныгыгансың!
Син, Мөнирә, утлар кебек,
Эштә тынгы белмәдең.
Үрнәкле, алдынгы булдың,
Алгы рәтне бирмәдең.
Бөтен илнең халкы белә,
Дан казандың хезмәттә.
Синең тырышлыгың белән
Халык туйды икмәккә!” — дип юбилярны яшь чакларына алып кайтты аксакал.
“Мөнирә ханымның иң яхшы сыйфаты — намуслылык, тапшырылган эш өчен югары җаваплылык тою”, — диде Кушнаренко муниципаль территориаль сайлау комиссиясе рәисе Флидә Мөхәммәтҗанова. Бу сыйфатлар әле көмеш волонтер булып хезмәт куючы тынгы белмәс Мөнирә апаның канына сеңгән.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең Кушнаренко бүлекчәсе рәисе Илфир Котдусовның, район Хатын-кызлар советы рәисе Минзилә Вәлиеваның, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Газизованың, Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче Фәнисә Фәхретдинованың чыгышлары да күңелләргә үтеп керерлек, күзләрдән яшьләр чыгарырлык булды. Әйткәндәй, әлеге кичәдә юбилярның үзенең дә күзләре еш яшькә манчылды.
Район китапханәсе тантанага юбилярның тормыш юлын, тарихи вакыйгаларны чагылдыручы бай эчтәлекле күргәзмә оештырган иде. Бәйрәм җылы чыгышлар, шигырь-җырлар белән үрелеп, истә калырлык узды. Үз җирендә тырыш хезмәте белән дан казанган Мөнирә Шәйбәкова анда иң бәхетле кеше иде. Алдагы елларда да шулай булсын, Мөнирә апа, сиңа хәерле озын гомер телибез!