+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
4 декабрь 2023, 11:55

"Бу - соңгы төшкән фотобыз..."

Рөстәм Нәбиев һәлак булган хезмәттәше гаиләсендә булып кайткан.

"Бу - соңгы төшкән фотобыз..."
"Бу - соңгы төшкән фотобыз..."

Ул казарма җимерелгән чакта һәлак булган. Рөстәм дусының әти-әнисен, мәктәбен барып күргән, очрашу үткәргән.

“Белорет шәһәренә барып килдем. Хезмәттәшемнең әти-әнисе янына кереп чыктым. Бу сурәт – безнең соңгы төшкән фото. Иртәгесен ул һәлак булды...

Вадим белән без Омскидагы уку үзәгендә таныштык. Ул шул кадәр гади һәм эчкерсез егет иде, миңа нык ошады, "үземнең" кеше булып китте. Һәрчак сөйләшер өчен темалар таба идек – эш, кызыксынулар, тормышка караш, мөнәсәбәтләр. Тагын да ул белемле һәм акыллы иде.

Мин күп егетләр белән яхшы мөнәсәбәттә булдым, тик Вадим белән чын дуслык барлыкка килде. Бер-беребезгә ярдәм иттек, Туган җирдән еракта терәк булырга тырыштык, һәр эшне бергә башкардык.

Вадим гаиләдә бердәнбер бала булган һәм фаҗигадән соң алты ел үткәч кенә әти-әнисе тагын бер бала табарга җөрьәт иткән. Бала югалту – һәр ата-ана өчен зур фаҗига һәм аннан соң яшәве бик авыр. Әммә мин әле аларның йөзендә елмаю күрәм, барысы да кечкенә Эдгар аркасында.

Алар белән күрешү бик җылы узды. Барышлый мәктәпкә кереп чыктык. Вадим җирләнгән авылда булдык. Укытучылары, балалар мине күптән көтә иде. Очрашу яхшы үтте. Кешеләр минем белән очрашыр, аралашыр өчен килгән. Могҗиза кебек булды. Вакытыгызны миңа бүлгәнегез өчен һәркемгә рәхмәт", – дип язган ул.

Фото: Телеграм.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: